16+

Урман бете ничә градус җылылыкны ярата?

Сәяхәтләргә җыенганда прививка ясату хәерле.

Урман бете ничә градус җылылыкны ярата?

Сәяхәтләргә җыенганда прививка ясату хәерле.

Татарстанда, май ае күрсәткечләренә нигезләнгәндә, санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы.

Роспотребнодзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина бу турыда “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Язын бет тә уяна

– Татарстанда май аенда грипптан авыручылар 25 кеше генә теркәлде. Бу эпидемия чигеннән 33 процентка түбәнрәк, грипп хәзергә үзенең куәтен югалтты. Ләкин, урман бете кадалу очраклары узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,5 мәртәбәгә артты. 3 июньгә республиканың медицина учреждениеләренә 4660 кеше мөрәҗәгать итте. Быел яз иртә килде. Урман бете 20-25 градус җылылыкны ярата, ә 27-30 градус эсселектә активлыгы сүрелә,– диде Любовь Авдонина.

Мендәрләреңне кояшка эл

Кышкы айлардан соң авылдагы яки бакчачылык ширкатендәге йортка тәүге мәртәбә кергәндә санитар чараларга игътибарлы булыгыз. Любовь Авдонина:”Өйне авыз-борынга битлек каплап, кулларга перчатка киеп җыештырыгыз. Мендәрләрне һәм урын-җир әйберләрен, киемнәрне кояшка чыгарып элегез. Бактерияләр ультрафиолет нурларда үлә. Тычкан кимергән ризыкны, яшелчәләрне ашамагыз”, – дип кисәтте.

Коенырга рөхсәт юк

Республикада 1 июньнән коену сезоны ачылды. Әмма сулыкларга сикергәнче, яр буйларындагы язуларны укып чыгу мәслихәт.

– Бүгенгә республикада әле бер генә пляжның да санитар белешмәсе юк. Казандагы “Түбән елга аръягы” пляжы, Тирән һәм Зур Аккош күлләре санитар таләпләргә җавап бирми. Сулыкларда “Коену тыела!” дигән белдерү урнаштырылган урыннарда коенмау хәерле, чөнки эчәк авырулары йоктырырга мөмкин, – диде Любовь Авдонина.

Китсәң, “кадалып” кит

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сәяхәтләргә җыенганда, шулай ук төрле авыруларны кисәтү максатында, прививка ясатуга җаваплы карарга чакырды. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading