16+

Айгөл Сагынбаева: «Биш вакыт намазымны да укып барырга тырышам»

- Әңгәмәләренең берсендә Фән Вәлиәхмәтов: «Татар һәм башкорт эстрадасында беррәттән уңышка ирешеп булмый. Әмма һәр нәрсәнең искәрмәсе булган кебек, монда да ул бар: Айгөл Сагынбаева!» - дигән иде. Ике республикада да танылуның сере нәрсәдә? - Башкортстан - туган җирем, Казан - профессиональ белем биргән, зур сәхнәгә алып чыккан шәһәр. Уфада...

Айгөл Сагынбаева: «Биш вакыт намазымны да укып барырга тырышам»

- Әңгәмәләренең берсендә Фән Вәлиәхмәтов: «Татар һәм башкорт эстрадасында беррәттән уңышка ирешеп булмый. Әмма һәр нәрсәнең искәрмәсе булган кебек, монда да ул бар: Айгөл Сагынбаева!» - дигән иде. Ике республикада да танылуның сере нәрсәдә? - Башкортстан - туган җирем, Казан - профессиональ белем биргән, зур сәхнәгә алып чыккан шәһәр. Уфада...

- Әңгәмәләренең берсендә Фән Вәлиәхмәтов: «Татар һәм башкорт эстрадасында беррәттән уңышка ирешеп булмый. Әмма һәр нәрсәнең искәрмәсе булган кебек, монда да ул бар: Айгөл Сагынбаева!» - дигән иде. Ике республикада да танылуның сере нәрсәдә?
- Башкортстан - туган җирем, Казан - профессиональ белем биргән, зур сәхнәгә алып чыккан шәһәр. Уфада укыр­га алмаган булсалар, Казан колач җәеп каршы алды. Ике телдә дә иркен аралашам. Казанга киткәндә, татарча бер сүз белми идем. Укырга кергәндә дә сорауларга башкортча җавап бирдем. Чыгарылыш имтиханын да башкортча бирдем. Салават абый Фәтхетдинов: «Моң барыбер бертөрле, кайсы телдә җырласаң да ярый», - дигән иде. Татар телен өйрәнүне максат итеп куйгангамы, тел тиз бирелде. Аллага шөкер, телләр өйрәнү миңа җиңел бирелә. Ике республиканы да тигез күрәм, икесенә дә яратып хезмәт итәм.

- Иҗаттан шәхси тормышка күчик. Күп сүзләр йөрде... Янәсе, Айгөл Сагынбаева иреннән аерылган да үзеннән әллә ничә дистә яшькә зур ир‑атка кияүгә чык­кан...
- Язмыштан узмышлар юк, диләр бит. Күрәсең, шушы язмышым мин туганчы ук маңгаема язылып куйган булгандыр. Күрәзәче, им‑томчы ише кешеләргә бөтенләй ышанмыйм, аларга йөрүне дә бик өнәп бетермим. Тик шулай да, Казанга укырга китәр алдыннан бер күрәзәче белән очрашырга булдым. Кулыма карап, алда күрәчәгемне әйтеп салган иде. Ул вакытта аның әйткәнен чынга да алмадым, ә ул шунда ук беренче никахымның уңышсыз булачагы хакында юраган иде. Гаиләбез ни сәбәпле таркалуы тамашачыны борчыйдыр. Бер-беребезне бөтенләй аңламый яшәдек дип әйтә алмыйм: кирәк чагында юл куешып, ярдәм итешеп тордык. Алты ел бергә яшәдек, әмма иптәшем тотып кына бер җирдә дә эшләмәде. Акчага интегеп яшәдек дип әйтүем түгел. Ул гас­трольләрдә минем белән булды, концертлар оештыруда зур ярдәм күрсәтте. Тик балабыз тугач, минем өйдә әни булып, эштән ирен кайтуын көткән хатын буласым килде. Акмаса да, тамып торыр дип, күп түләмәгән очракларда да, кечкенә баламны өйдә калдырып, җырларга чыгып китә идем. Гаиләдә хатын‑кыз матди иминлекне кайгыртучы булгач, авырга туры килде. Зур урыннарда эшләгән танышларым аша аңа эш тә белешеп карадым, абыем да тәкъдим итте, ләкин аларның тәкъдимен ул кире какты. Эшкә урнашып киткән булса, мөнәсәбәтләребез ныгып, ничек тә җайланыр иде. Минем фикеремчә, ир‑ат эшләргә тиеш. Бала хакына соңгы минутларга кадәр тырыштым, тик барып чыкмады. Мәчеткә талак әйтергә баргач та, хәзрәт иптәшемнән: «Ул артист кеше бит, читкә йөргәндер, аерылышу сәбәбе шулмы?» - дип сорады. Ирем аның соравына төгәл «юк» дип җавап кайтарды. Ул миннән бервакытта да шикләнмәде. Шуннан соң хәзрәт белән бәхәсләшә башлады. Кыс­ка гына бу сөйләшүдән дә хәзрәт: «Аерылышу сәбәбен хәзер аңладым», - диде.

Күпләр хәзерге тормыш иптәшем гаиләбез таркалуга сәбәпче булды дип саный. Юк, алар ялгышалар. Әйе, ул - композитор, мин җырчы буларак, без таныш идек. Кирәк чакта үз киңәшләре белән ярдәм итә иде. «Аерылышам», - дигәч тә, ул: «Яхшылап уйла, балагыз бар бит», - дип әйтте. Талак әйтешкәч, концертлар әзерләдем. Хәзерге ирем иганәче буларак чыгыш ясады. Аннары еш аралаша башладык, никахлашып, матур итеп гомер итә башлавыбызны үзебез дә аңламый калдык.

Кызыбыз зыян күрде дип әйтә алмыйм. Шөкер, бар да әйбәт булып чыкты. Иптәшем бик акыллы кеше, кызымны яратты, ул да аңа хөрмәт белән «әти» дип дәшә. Үз әтисе, дәү әнисе, дәү әтисе белән дә очрашып торалар, мин моңа һич каршы түгелмен. Әгәр дә бүгенге акылым булса, ул вакытта, яшь чакта кияүгә чыгарга ашыкмаган булыр идем. Безнең хаталар өчен авыр­лык балага төшә. Хәзер Әмилә «апа» булды, сеңлесе Әйшәгә сөенеп бетә алмый.


Безнең белешмә
Тулы исеме: Айгөл Равил кызы Сагынбаева
Туган көне: 6 июнь, 1983 ел
Туган җире: Башкортстан, Учалы районы, Илчегол авылы
Гаилә хәле: кияүдә, балалары - Әмилә, Әйшә
Яраткан ризыгы: баллы ашлар


- Халык телендә йөргән имеш-мимешләр үзегезгә дә килеп җитәдер? Күңелегезне кырамы?
- Башта бик борчылдым. Ирем: «Сине сөйлиләр икән, димәк, гөнаһларың кими. Сөйләсеннәр, әйдә. Син барыбер хаклыгыңны аларга дәлилли алмыйсың», - дигәч, артык игътибар итми башладым. Ни дисәң дә, бүре улый, кеше йөри тора. Хәзер инде йөрәккә якын алмыйм. Берничә ел элек бу хәлне үзем дә шаккатып кабул иткән булыр идем. Бүген мин тормышымнан канәгать һәм бу иң мөһиме!

- Элек Америка, Бразилия киноларында гына күргән «няня»лар безнең тормышка да үтеп керде. Кеше яллап үз балаңны каратуга нинди мөнәсәбәттәсез?
- Уңай. Нянябыз бар. Әмиләне бераз үсә торгач, ә Әйшәне тәүге көннәреннән үк караша. Югары белемле татар апасы, педагог, балаларны бик ярата. Кыскасы, аңа ышанып баланы калдыра алабыз. Ни өчен няня кирәк?! Декрет дип, өйдә генә ятып булмый бит. Җырлар да яздырырга, костюмнар да тектерергә кирәк. Уфада узган концертларда җырлап та керәм. Няня яллау мөмкинлеге биргән өчен иремә рәхмәтлемен.

- Социаль челтәрләрдә мөселман киемендә фотосессиягез бар. Бу бары тик образмы яисә сез дини юлга бас­тыгызмы?
- Көненә биш вакыт намазның берсен дә калдыр­мыйм. Җомга намазына мәчеткә йөрим. Дини китаплар укыйм. Гарәп телен өйрәнергә җыенам. Ирем - хаҗи. Ул намаз укып, мин укымасам, дөрес булмый. Кыскасы, дин юлына басарга ул әйдәде. Әлегә кадәр ураза тотмадым: узган елны Рамазан аенда йөкле идем, ә быел бала имездем. Хаҗ кылу теләгем дә көчле.

- Бүгенге көндә нинди хыял белән янып яшисез?
- Җырны төп эшем түгел, ә бары тик яраткан шөгылем итеп калдыру - күптәнге теләгем. Төркем җыеп, гастрольләр белән шәһәрдән шәһәргә йөрү уем юк. Язга концертларымны планлаштырам. Тамашачыга яңа образларда күренәсем килә. Бер‑ике чит ил җыры да яздырып йөрим. Күптән концерт куймагангамы, тамашачыга көтелмәгән тамаша ясыйсым килә. Һәрвакыт эзләнү өстендә мин. Яңа клиплар төшерер­гә уем бар. Иптәшем - талантлы композитор, лирик җырлар авторы. Аның барлык җырларын туплап, музыкаль нәфис фильм төшерү хыялы да миңа тынгы бирми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading