16+

Айрат Зарипов: «Шәһри Казан» үз исеменә тап төшермәде

Хөрмәтле коллегалар! Кадерле дуслар! Дуслар дип әйтүем юкка түгел, газетаны мин күптәннән беләм һәм укыйм, аның эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнешле елларым булды. Төрле вакытларны кичердек, әмма 25 ел буена «Шәһри Казан», иҗтимагый-сәяси газета буларак, үз исеменә тап төшермәде, юлыннан тайпылмады. Республика, Казан тормышы өчен әһәмиятле вакыйгалар, Татарстан һәм башкала тарихы...

Хөрмәтле коллегалар! Кадерле дуслар!
Дуслар дип әйтүем юкка түгел, газетаны мин күптәннән беләм һәм укыйм, аның эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнешле елларым булды. Төрле вакытларны кичердек, әмма 25 ел буена «Шәһри Казан», иҗтимагый-сәяси газета буларак, үз исеменә тап төшермәде, юлыннан тайпылмады. Республика, Казан тормышы өчен әһәмиятле вакыйгалар, Татарстан һәм башкала тарихы газета битләрендә елъязма булып барды. Иң әһәмиятлесе - ул һәрвакытта укучы мәнфәгатьләрен алга сөрде, халык ихтыяҗларын кайгыртты, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда зур роль уйнады, хакимият белән халык арасында күпер булып торды. Социаль проблемалар, сәясәт һәм икътисад, сәнгать һәм мәдәният, тел һәм милләт, тарихи-мәдәни мирасыбыз - «Шәһри Казан» өчен бер тема да чит түгел, ә журналистлар барысын да укучыга профессионалларча җиткерә. Редакция коллективы алга таба да шундый профессиональ һәм объектив булып калыр, үз хезмәтендә журналистиканың иң яхшы үрнәкләрен файдаланыр дип ышанам.
Олы хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен «Шәһри Казан» газетасының чишмә башында торган, аны аякка бастыруга, ныгытуга өлеш керткән олпат журналистларга да җиткерәсе килә. 25 ел элек салынган традицияләр бүген дә саклана, газета шуның белән көчле.
«Шәһри Казан» коллективын, аның ветераннарын һәм укучыларын әлеге матур дата белән ихлас котлыйм! Сезгә яңадан-яңа уңышлар, иҗат дәрте, ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш, гаилә иминлеге телим!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading