16+

Баҗай бүләге

Атна ахыры якынлашуга, күңел авылга - туган нигезгә ашкына башлый. Татарстанда хәзер юллар да әйбәт, машиналар да көчле: кошлар кебек очасың гына! Ләкин автотрассалар буйлап сибелгән видеотеркәгечләр синең сагынып ашыгуыңны, ашкынуыңны аңлыймыни ул, тизлекне арттырган өчен чүкеп кенә тора. «Кайткан саен 500 сумлык бензин салам, 600 сумлык штрафка эләгәм», -...

Баҗай бүләге

Атна ахыры якынлашуга, күңел авылга - туган нигезгә ашкына башлый. Татарстанда хәзер юллар да әйбәт, машиналар да көчле: кошлар кебек очасың гына! Ләкин автотрассалар буйлап сибелгән видеотеркәгечләр синең сагынып ашыгуыңны, ашкынуыңны аңлыймыни ул, тизлекне арттырган өчен чүкеп кенә тора. «Кайткан саен 500 сумлык бензин салам, 600 сумлык штрафка эләгәм», -...

Атна ахыры якынлашуга, күңел авылга - туган нигезгә ашкына башлый. Татарстанда хәзер юллар да әйбәт, машиналар да көчле: кошлар кебек очасың гына! Ләкин автотрассалар буйлап сибелгән видеотеркәгечләр синең сагынып ашыгуыңны, ашкынуыңны аңлыймыни ул, тизлекне арттырган өчен чүкеп кенә тора. «Кайткан саен 500 сумлык бензин салам, 600 сумлык штрафка эләгәм», - дип сөйләнгән идем берсендә. Баҗай - җанын да кызганмаучы галәмәт яхшы кеше. «Безнең авылдан читкә бик чыгып йөргән юк, минем машинадагы антирадар синдә йөрсен», - дип, электрон җайланмасын күтәреп килеп тә җиткән. «Кирәк түгел, рәхмәт! Мин моны эшләтә дә белмим», - дип баш тартып карадым. «Антирадарның бәбкә кебек пипелдәвенә, тукран шикелле тукылдавына, чыпчыклар сыман чутылдавына, сандугачтай сайравына игътибар итмә. Әгәр болар, тавык кетәклегенә төлке ташлангандай дәррәү акырыша-бакырыша башлый икән, шул вакытта автомобилеңнең тизлеген кимет», - дип аңлатты баҗай.
Казанга кайтырга чыккач, авыл юлын тыныч кына уздык. Район юлыннан барганда, антирадар бер-ике машина янында пипелдәп алды да туктады, ә М-7 автотрассасында, гомумән, бертуктаусыз пипелдәргә кереште. «Ватыктыр бу прибор. Юл читендә видеотеркәгеч күренми бит», - дип, хатын белән нык аптырашта калдык. 10-15 километр ара узгач, антирадарның пипелдәве-тукылдавы башны авырттыра башлады. Баҗай дөрес әйткән икән, әй, сәгатенә 100-110 километр тизлектә җилдергән бер мәлдә антирадардагы «җанварлар» берьюлы кычкырышырга тотынды. Тизлекне киметүдән мәгънә юк иде инде, видеотеркәгечкә шәп эләктек. Әле штрафка борчылу хисе юк, антирадар эшли икән, дип сөендек. Бара-бара, колак тәмам тонды. Антирадар тавышын түгел, хатын кычкырганны да ишетмим. Хәләл җефетемнең: «Видеотеркәгечне 130 белән узып киттең», - дип әйтеп азаплануы булган икән. Шуннан соң приборны бөтенләй сүндереп куйдым. О-о-о, у-у-у, нинди рәхәт тынлык! Антирадарны тозлап-борычлап сүгүгә артык бирелеп китеп, Казанга кергәндә тагын бер-ике урында видеотеркәгечкә эләктем.
Икенче кайтканыбызда антирадарны баҗайга кире бирдем. «Тавышы башны авырттыра. Без алай тиз йөрмибез бит», - дигән булдым. Антирадар куеп барып, 800 сум штраф ясаганны әйтеп тормадык. Файдам тиде дип сөенгән баҗайның кәефе кырылмасын, дидек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading