16+

«Балачактан кино «җене» кагылды»

Шушы көннәрдә Казан Татар дәүләт Яшь тамашачы театрыннан Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев төшергән «Корыч» дигән фильм тәкъдир ителде.

«Балачактан кино «җене» кагылды»

Шушы көннәрдә Казан Татар дәүләт Яшь тамашачы театрыннан Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев төшергән «Корыч» дигән фильм тәкъдир ителде.

- Илфат, сине Казан Татар дәүләт Яшь тамашачы театрында күп кенә рольләрдә уйнаган артист буларак беләбез. Кино сәнгате белән ничек мавыгып киттең?

- Миңа балачактан ук кино «җене» кагылды. Романтик рухлы булганга күрә кызыксындыргандыр алар. Авыл клубында кино караганда, үзем дә сизмичә, сызгырып җибәрә торган идем. Бигрәк тә Һиндстанның Митхун Чакраборти уйнаган фильмнарны яратып карадым. Ул катнашкан «Танцор диско»ны 4 нче сыйныфта беренче мәртәбә күрдем. Мәктәптә шул чакта Айсылу исемле кызны ошатып йөри идем. Озын тәнәфестә аның каршында нәкъ Митхун Чакраборти кебек кыланып күрсәттем. Шуннан соң ул миннән ояла башлады һәм бөтенләй читләште. Аннары Кытай артисты Брюс Ли уйнаган фильмнарга гашыйк булдым. Үзем дә аның кебек йөгерә, каратэ хәрәкәтләре ясый башладым. Шул чакта үземне кинога төшкәндәй итеп хис итеп йөрдем.

Балачакта ук: «Ник безнең татарда андый кинолар юк икән?» - дип уйлый торган идем. Чаллы театрында эшләгәндә беренче мәртәбә «Сюрприз» дигән фильм төшердем. Шунда Илдар Минхәеров дигән егеттән каратэ серләренә өйрәндем. Аннары Татарстан кинематографлары белән танышкач, үзебездә эшләгән Татарстанның халык артисты Фәнәвил Галиев истәлегенә, аның «Тутык кыңгырау» әсәре буенча фильм төшерергә рөхсәт алдым. Заманында Фәнәвил абый үзе дә шул әсәр буенча фильм төшерү уе белән йөргән иде. Аның хыялын тормышка ашырдык.

- «Корыч» фильмы кайда төшерелде һәм аның сюжеты каян алынды?

- Үзем Дөбьяз авылыннан булганлыктан, төшерү урынын да шуннан сайладым. Аның сценариен Спорт елына багышлап яза башлаган идем. 90 нчы елларда, без мәктәп тәмамлап йөргәндә, нәкъ Сабантуй көнне күрше авыл егете Булат Галиәхмәтов армиядән кайтып төште. Ул безнең мәктәптә укыган иде. Әти белән көрәш карап утырган җирдән артка борылып карасам, читтә Булатка каршы 20ләп егет сугышып ята. Абыйсын кыерсытканнар да, ул шуны яклавы икән. Сугыш чукмарларын бер-бер артлы атып кына бәрә бу. Аннан күпләр көнләште ул чакта. Шуның аркасында, берничә айдан үзен дә үтерделәр. Булат истәлегенә баш рольдә уйнаучыга аның исемен куштым. Әмма кинода минем аны «үтерәсем» килмәде.

- Булат ролен уйнаган егет күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Аны ничек сайлап алдың?

- Әлеге рольдә уйнаучы яхшы каратэчы булырга тиеш иде. Шактый эзләнергә туры килде. Бервакыт хатыным Энҗе интернеттан Әмир абый Камалиевның уллары белән бергә төшкән фотосын күреп алган. Карасам, Сәйдәшнең спорт белән шөгыльләнеп төшкән фотосы да бар иде анда. Егетнең әтисен уйнарга Әмир абыйның үзенә әйттем. Шулай итеп, аталы-уллы бергә уйнады алар. Сәйдәш каратэ буенча чемпион да булып чыкты. Ул сәхнә кешесе булмаса да, бик оста итеп уйнады. Актерлык сәләте бәлки әтисеннән күчкәндер. Татарчасын да әйбәт белә. Чөнки ул татар җанлы гаиләдә тәрбияләнгән. Аның уйнавын караганда әнисе Раушания ханым да, дәү әнисе - танылган шагыйрә Эльмира Шәрифуллина да Сәйдәш белән горурланып утырганнардыр. Бүгенге көндә Сәйдәш Казан дәүләт федераль университетының геология факультетын тәмамлап, Бөгелмәдә эшли.

- Калган рольләргә актерлар ничегрәк сайланды?

- Фильмның уңышы артистлардан тора. Көрәшче егет Тимур роленә сайлаганда күз алдына Рөстәм Гайзуллин килеп басты. Ул да Сабантуйларда көрәшә. Гөлназ Галимуллина безгә эшкә килүгә үк аны Айсылу ролендә күрдем. Гөлназ бик күңел биреп эшләде. Шушы кино өчен генә өч-дүрт күлмәк тектерде.

- Үзең дә анда кечкенә генә роль башкарасың. Башка фильмнарда уйнаганыңны да күрәбез. Беренче мәртәбә кинода төшәргә кем тәкъдим итте?

- Заманында Рамил Төхвәтуллин «Бөркетләр» фильмын төшергәндә милиционерны уйнарга чакырган иде. Аннары Нурания Җамали «Уеннан уймак»ка чакырды. Фәрит Дәүләтшин «Күк капусы ачылганда» фильмында Мурат ролен тапшырды. Ул мине «Печән базары»нда Ак Тукайны уйнаганда күргән булган икән.

- Хатының Энҗе дә, кызларың Илүсә белән Зөбәрҗәт тә фильмнарда уйный. Балаларыгызның сәнгатьне яратулары әллә каян күренеп тора. Алар мәктәптән тыш нәрсә белән шөгыльләнә?

- Икесе дә берничә фильмда күмәк күренешләрдә уйнадылар. Илүсә җырларга ярата, шигырьләр укый, алып баручы буларак та чыгыш ясый. Икесе дә музыка мәктәбендә скрипкада уйнарга өйрәнәләр.

- Син театрда да спектакль¬ләр куясың. Киләчәктә тагын ниләр белән сөендерергә исәбең бар?
- Мин барысы өч спектакль куйдым. Быел да ике кешелек кенә «Мөгез» дигән әсәрне сәхнәләштерергә җыенам. Галимҗан Гыйльманов әсәре буенча «Булат нигә бишлегә укый» дигән фильм төшерә башладым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading