16+

Балалар язучысы һәм журналист Йолдыз Шәрапованың бишенче улы туды

22 ноябрь – Уллар көне. Шушы көнне тагын да ямьләндереп, Йолдыз апаның бишенче “улы”, ягъни китабы дөньяга килде. Чынлап та, каләм әһеленә китап чыгу сабый туу кебек үк дулкынландыргыч, көтеп алынган вакыйга. Яраткан хезмәттәшебезнең сөенечен без дә уртаклашабыз!

“Тәмле сүзләр” дип аталган яңа китапның тышлыгы да, әсәрләре дә, рәсемнәре дә бик “тәмле”. Рәсемнәрне Илдус Әҗемов ясаган. Әлеге китапта Йолдыз Шәрәпованың телебез, динебез, гореф-гадәтләребезгә багышланган, балалар өчен иҗат ителгән шигырьләре тупланган. “Тәмле сүзләр” замана таләпләренә дә җавап бирә – шигырьләрнең кайберләрен QR-код аша тыңлау мөмкинлеге тудырылган.

Йолдыз Шәрәпова – дүрт малай һәм бер кызның сөекле әнисе. Итәк тутырып балалар үстергәнгәдер, ул балалар күңелен, теләкләрен яхшы аңлый, аларга кызыклы булган темаларга иҗат итә. “Тәмле сүзләр” нәни дусларыбыз күңеленә хуш килер дип ышанабыз.

Әлеге китап Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татарстан китап нәшриятендә нәшер ителде. Шунысын да әйтеп үтәсе килә, бу – Абдулла Алиш премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Йолдыз Шәрәпованың балалар өчен уналтынчы китабы.
Фото: шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ??????????

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец, Йолдыз апа!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Йолдыз ханым котлыйбыз сезне шушындый соенечле вакыйга бн.Сезгэ килэчэктэ дэ зур унышларга ирешергэ насыйп булсын.Сез бик гузэл шагыйрэ.Сезнен соенеч безнен дэ соенеч.

        Мөһим

        loading