Фильмның исеме дә “Тарлан”, ул алда баручы дигәнне аңлата. Фильмның продюсеры, “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова әйткәнчә, “Тарлан”ны төшерү чоры пандемия вакытына туры килгән. Ике ил арасында барып-кайту да шактый мәшәкатькә әйләнгән чор була ул. Режиссер Юлия Захаровага пандемиясе аркасында Самара өлкәсенә кадәр барып, аннары җәяү 3 чакрымга чик аша узып, Казахстанга урау юллар аша барып җитәргә туры килгән.
Шуңа күрә зирәк карт ролен Равил Шәрәфиев түгел, ә казах актеры уйный. Равил агага да фильмда роль бирелә. Гомумән, фильмдагы актерлар барысы да ышандырып уйный. Бернинди ясалмалык та юк. Фильмда катнашкан атлар үзе бер тарих. Миләүшә Айтуганова сөйләгәнчә, фильм Татарстанда да, Казахстанда да төшерелә.
– Фильмда балаларны төшерү кыен. Әмма хайваннарны төшерүнең дә үз нечкәлекләре, үз кагыйдәләре бар. Казахстанда төшерү өчен бер ай чамасы вакыт үтте, ә Татарстанда эш бер атнадан артыграк барды, – ди Миләүшә Айтуганова ат чабышларын төшерү өчен махсус команда белән эшләргә туры килгәнен искә алып. Шулай итеп, Әлки районында ат чабышы һәм сабантуй өлешләре төшерелә. Продюсер әйтүенчә, иң авыр кадрлар безнең республикада төшерелә. Гомумән, ике халык өчен уртак тарихи моментлар фильмда күп чагылыш тапкан. Иң мөһиме – фильмның тәэсире көчле. Бу юлы да залда еламыйча калган кеше сирәк булгандыр. Билгеле, әсәрнең азагы трагик тәмамлана. Әмма аны караганнан соң да, кабат-кабат уйланып йөрисең әле. Адәм баласының тормыш мәгънәсе нидә? Күңелең чиста булмаса, сөенеп яши аласыңмы? Һәрбер җиңү дә бәхет китермәскә дә мөмкин бит. Кинода бала белән өлкәннәр мөнәсәбәте, бабай белән онык тәрбиясе бик матур бирелгән. Бу фильмны бөтен мәктәп укучылары да карарга тиеш.
Комментарийлар