Язучылар берлеге рәисе булып сайланган җитәкчегә әдипләр һәрвакыт зур өметләр баглый. Аннан ниндидер яңалыклар көтә. Без яңа гына рәис булып сайланган Данил Салихов белән очрашып, аның планнары, максатлары турында сөйләштек.
- Данил әфәнде, яңа гына булып узган язучылар корылтаенда үзегезнең җиңүгә ирешәчәгегезгә ышандыгызмы?
- Ышаныч бар иде. Мин бит Язучылар берлегенә иртә килдем. Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Әмирхан Еникиләр вакытында эшли башлаган идем. Аларның җылы карашларын тоеп яшәдем. Әгәр мин кешеләргә начарлыклар эшләгән булсам, сайламаган булырлар иде. Шуңа күрә бәйгегә курыкмыйча чыктым да.
- Урынбасарларыгыз итеп кемнәрне куйдыгыз?
- Берсе - үзем белән бергә эшләгән Рәмис Аймәт. Ул үз эшен бик әйбәт белә. Аның белән эшләргә җиңел. Икенчесе - Расыйх Сабирҗанов дигән егет.
- Язучылар берлеге сезнең өчен ят түгел. Үз алдыгызга нинди бурычлар куярга өлгердегез?
- Эчне пошырган нәрсәләрнең берсе - яшьләр белән эш алып барылмау. Без аларны иҗатка тартырга тиеш. Минем иң элек яшьләрне җыеп сөйләшәсем килә. «Яшь каләмдәш, син ничек яшисең? Фатирың бармы?» - дип, бездә берәр җитәкченең сораганы булдымы икән?! Бүген аларга ничек тә булса ярдәм итәсе иде, чөнки ул, акчасы, фатиры булмаса, башка урынга китәчәк. Аннан соң, язучыларыбызның күбесе - пенсия яшендә. Аларның көнкүрешен яхшырту турында уйларга кирәк - акчаны бераз арттырып түлисе килә.
- Бүген яшьләрне әдәбият мәйданына тартуда конкурслар оештыруның нәтиҗәсе бар, дип уйлыйсызмы?
- Мәгариф министрлыгы белән берлектә, балалар өчен «Илһам» конкурсы оештырдык. Анда жюри рәисе буларак катнаштым. Барысы 2873 эш килде. Чит төбәкләрдән дә катнаштылар. Димәк, язучы булырга теләгән балалар бар.
- Үзегезгә кайсы язучының җитәкче булган чоры якын?
- Бик күпләр Гариф Ахунов чорын сагынып искә алалар. Мин Язучылар берлегенә Ренат Мөхәммәдиев рәис булганда кердем. Беренче китабым шул чорда чыкты. Фоат Галимуллин вакытында тораклы булдым. Һәр чорның үзенә күрә уңай яклары булды.
- Сез, беренче чиратта, язучы, драматург. Бүген язучыларны нәрсә борчый? Әдәбиятта нинди темалар яктыртылырга тиеш?
- Бүген язучыны әхлакның бетүе, байлыкның өстен чыгуы, тел мәсьәләсе, мәктәпләр ябылуы, милләт язмышы нык борчый. Әгәр авылларда мәктәпләр ябылмаса, милләт яши.
- Элек язучылар, мәктәпләргә очрашуларга йөргәндә, патриотик тәрбиягә игътибар итәләр иде. Соңгы вакытта үз иҗатларын гына алгы планга куймыйлармы?
- Әгәр язучы үз әсәрен генә агитацияләсә, ул өстән генә йөзә, дигән сүз. Әхлакый тәрбия белән патриотик тәрбия һәрвакыт булырга тиеш.
- Эшли башлавыгызның беренче көннәрендә үк сезне Татарстан Президенты кабул итте. Ниләр хакында сөйләштегез?
- Рөстәм Нургалиевич бик җылы каршы алды. Ул әдәбиятны үстерергә кирәклеген ассызыклады. Үз казаныбызда гына кайнау түгел, милләтебезне әдәбиятыбыз аша күрсәтергә кирәк, диде. Безнең республикада яшәүче төрле милләт язучыларына игътибарлы булырга, туганнарча яшәргә тиешлегебезне әйтте. Үзе тарафыннан алга таба да ярдәм булачагына ышандырды.
- Бүген язучы булып саналмаган кешеләр дә китаплар чыгара. Укучы аларны яратып укый. Аларның мәнфәгатен күздә тотаргамы, әллә киресенчә, укучыны язучы үз артыннан ияртергә тиешме?
- Халыкта мәхәббәт уята торган китаплар да, мөхәррир кулыннан үтмичә, киресен эшләргә мөмкин. Язучы алдынгы карашлы булырга, фикере белән алдан барырга тиеш.
- Өлкәннәр арасында фәлән китап чыгарып, Язучылар берлегенә керергә хыялланучылар бар, тик аларны кабул итмиләр...
- Язучылар берлегенә кергәндә, профессиональлеккә игътибар ителә. Аның өчен Татарстан китап нәшриятында чыккан ике китап булу шарт. Әгәр акча табып китап чыгарасың икән, аны яхшы мөхәрриргә, тәнкыйтьчегә бирергә кирәк.
- Сер түгел, бүген язучыларның гонорарлары мактанырлык түгел. Бу бөтен каләм әһелләрен дә борчыйдыр.
- Әйе, гонорар - иң авырткан урыннарның берсе. Бу мәсьәлә белән ныклап шөгыльләнәсе бар.
- Үзегез соңгы вакытта ниләр иҗат итәсез?
- «Чукрак» дигән романымны төгәлләдем. Тиздән ул «Казан утлары» журналында басылып чыгачак.
- Нинди әсәрләр укырга яратасыз?
- Уйландыра торган, тирән әсәрләр, шулай ук юмор яратам.
Белешмә
Данил Салихов - танылган драматург, Русия театр әһелләре берлеге әгъзасы. «Яшьлек хатам - йөрәк ярам», «Баязит», «Гыйләҗ тәрәзәләре», «Бәйрәмгалинең сыер тышавы», «Пуля», «Микүләй дәдәйнең бөер ташы», «Узып барышлый», «Капчыктагы Мәгъфия» һ.б. пьесалар, «Яшьлек хатам - йөрәк ярам», «Узып барышлый», «Гыйләҗ тәрәзәләре», «Таш сандык» һәм башка китаплар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе
1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы, Киров исемендәге совхоз җирлегендә туа. 1976 елда авылындагы урта мәктәпне тәмамлап, Казан музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә, Казан театр училищесына күчә һәм 1983 елда аны тәмамлап, Камал театрында актер булып эшли башлый. 1985-1991 елларда Данил Салихов - Тинчурин исемендәге театр актеры. 1992-1993 елларда «Салават күпере» балалар журналында баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1993-1998 елларда - Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары һәм беррәттән (2006 елның июленә кадәр), Татарстан Әдәби фонды директоры. 2006-2010 елларда - Әлмәт язучылар оешмасында җаваплы сәркатип. Рәис итеп сайланганчы, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары иде.
Комментарийлар