16+

"Әдәби Сабантуй"ның абсолют батыры буласың киләме?

Интернетта киң колач җәеп өлгергән #ӘДӘБИМАРАФОН турында күбегезнең ишеткәне, укыганы бардыр. Алай гына да түгел, арагызда катнашучылар да барлыгына иманым камил.

"Әдәби Сабантуй"ның абсолют батыры буласың киләме?

Интернетта киң колач җәеп өлгергән #ӘДӘБИМАРАФОН турында күбегезнең ишеткәне, укыганы бардыр. Алай гына да түгел, арагызда катнашучылар да барлыгына иманым камил.

Шуңа бәйле сөенечле хәбәр! Күптән көтелгән һәм коронавирус инфекциясе аркасында кичектерелеп торган #ӘДӘБИСАБАНТУЕ 2021 елның 27 августында Арча районының үзәк стадионында үткәреләчәк. Биредә агымдагы елның гыйнвар һәм апрель аенда үткәрелгән #ӘДӘБИМАРАФОН финалистларын, Татнетны үстерү фондының башка файдалы проектлары (#СӘЛАМӘТИРТӘ, #АВЫЛЫМГҮЗӘЛЛЕГЕ) финалистларын бүләкләү тантанасы милли бәйрәм форматында үткәреләчәк, дип хәбәр итте “Татнетны үстерү фонды” коммерцияле булмаган оешмасының башкаручы директоры, #әдәбимарафон проектының идея авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин.

Россиякүләм “Әдәби марафон” бәйгесе 2017 елда үткәрелә башлады. 2019 елда ул дөньякүләм бәйгегә әйләнде. Проектның максаты – яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Гадәт якынча 21 көн формалаша дигән фикер бар. Проект кысаларында көн саен татарча әдәби әсәр укырга һәм укыган әлеге әсәрдән иң кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не социаль челтәрләрдә үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанкитапнәшрияты һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк. Марафон квартал саен үткәрелә.

“Әдәби Сабантуй” бәйрәме 8:00-10:00 сәгатьтә бүләккә сөлге җыю йоласы һәм катнашучыларны теркәү белән башланып китәчәк. Сабан туеның төп бәйгесе – “Әдәби көрәш”. Ул “Әдәби Сабантуй” алдыннан бер атна дәвамында онлайн форматта үткәрелгән. Бәйгедә иллегә якын кеше көч сынашкан. Алар арасыннан сайлап алынган 24 финалист Сабан туе мәйданында үз осталыкларын күрсәтәчәк. Соңыннан, язучылардан торган жюри зур мәйданда “Әдәби Сабан туе”ның абсолют батырын билгеләячәк.

Раил Гатауллин сүзләренчә, “Әдәби марафон”да катнашучылар саны артканнан арта бара. Соңгы өч кварталда марафончылар саны 2700дән күбрәк булган. Балаларында китапка карата кызыксыну уяткан өчен кайбер әти-әниләрдән оештыручыга рәхмәт сүзләре ирешеп тора икән. Марафонда катнашучы балаларның максатларына ирешергә өйрәнүләрен, яхшырак билгеләргә укый башлауларын, төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләргә дә ирешүләрен хәбәр итте Раил Мәүлет улы.  

Әйтергә кирәк, әлеге проект төрле төбәк татарларын гына түгел, чит илдә яшәүче милләттәшләребезне дә үзенә җәлеп итә алган. Бельгия, Төркия, Австралия, Германия татарлары да шул исәптә. Моңа кадәр Казанда үткәрелгән йомгаклау чараларына төрле төбәктәге катнашучылар бик теләп, оешкан рәвештә килгәннәр. Бу юлы да чит регионнарның килүе көтелә.

“Әдәби марафонда” иң күп кеше катнашкан район – Саба икән. Әлеге район бәйге башланып киткән вакыттан бирле беренчелекне бирми, ди. “Әдәби Сабантуй”да иң актив дүрт район арасында волейбол ярышы үткәреләчәк.

Шулай ук биредә һәркем өчен чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек башка милли уеннар да көтелә. Теләгән һәр кеше сәхнәдә җырлый, шигырь сөйли, бии, моннан тыш, танылган язучылар белән аралашып, фотога төшә алачак. Балалар өчен аерым бер сәхнә оештырыла. Күп кенә милли уеннар әдәби яктан үзгәреш кичерәчәк дип көтелә. Мисал өчен, чүлмәк ватучы чүлмәк эчендә яшереп куелган кәгазьдәге әдәби сорауга җавап бирергә яисә анда язылган әдәби биремне башкарырга тиеш булачак. Мәйдан тирәли милли эшләнмәләр, китаплар һәм газета-журналлар сату нокталары эшләячәк. Килгән кунаклар милли ризыклардан да авыз итә алачак.
                                                                   

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading