FM-ешлыкта сөйли башлаган иң беренче татар радиосы «Дулкын»га 1 мартта 25 ел тула. Чирек гасыр! Бу радио озын гомерле булмый. Нибары 5 ел гына эшләп кала. Әмма замана өчен бик зур ачыш була ул. Казанлылар нәкъ «Дулкын»ны тыңлар өчен FM-радиоалгычлар сатып ала, хәзерге музыкаль радиоларда ишеткән бик күп жанрлар, алымнар шушы студиядә барлыкка килә, бүген Татарстан матбугатында саллы исеме булган күп кенә журналистлар беренче тапкыр туры эфирга «Дулкын» студиясеннән чыкканнар.
Хезмәттәшебез Данил Сәфәров радионы башлап йөргән кешеләрнең берсе Җәүдәт Гыйльмановның хатирәләрен «Шәһри Казан» өчен язып алган.
– 1996 елның җәендә Бауман урамында бер танышым белән очраштым. Монда ерак түгел якын дустым эшли, шуның янына кереп чыгыйк әле, ди. Мин ул чагында Салават Фәтхетдиновта директор булып эшли идем. Кердек тә танышып киттек. Равил Рөстәмов дигән кеше. Карале, шундый идея бар, татарча радио ачсак, ни уйлыйсың, ди. Планда татарча сөйләп, төрле телләрдәге музыка уйнату. Юк, минәйтәм, ачсак, йөз процент татарча җырлый торган итеп ачарга кирәк. Финанс чыгымнар Равил өстендә иде. Мин исә бу проектның оештыручысы, “аяклары” булдым. Озак йөрдек, бик озак ризалык бирмәделәр, бер түрәгә генә дә 10-15 тапкыр кергәнбездер. Юк һәм вәссәлам!
ЮК ТА ЮК!
Шуннан соң Минтимер Шәймиевка хат язарга дигән уй килде. Яздык. Шул хатны тотып киттек Дәүләт Советына. Ышанасызмы-юкмы, бөтен депутатларны диярлек йөреп чыктым, шушы хатка һәрберсеннән кул куйдырып. Камал театрында 500-600 кеше кул куйды. Депутатлар янына йөргәндә очраклы гына Туфан абый Миңнуллин белән таныштык. Ул минем өчен бөек кеше иде. Хәлне аңа да аңлаттым. Кызыксынып китте. Шунда ук бүлмәсенә Фәндәс абый Сафиуллинны чакыртты. Алар безгә бик зур ярдәм иттеләр. Бик күп ишекләрне “ачарга” булыштылар. Рөстәмов белән икебезне үзләренә депутат ярдәмчесе итеп тә алдылар.
Шушы эшләр белән йөргәндә, Әхмәт Сәлимов дигән кеше белән таныштым. Элеккеге элемтә министрында ике ешлык бар, берсе УКВ, берсе FMда диде. Сөйләшеп карарга киңәш итте. Без бу кеше белән очраштык, сөйләштек. Башта юк, диде. 2-3 ай үгетләдек! Үзебезнекен иттек, ризалашты. Үзе гамәлгә куючы булып калып, аннан ике ешлыкны да алдык. Алуын алдык. Ә эшләргә кеше юк! Шундый чор иде: Татарстанда мондый өлкәдә эшләргә белгечләр юк вакыт. Беркем берни белми. “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе генә бар иде. Ләкин безнең яңача эшлисе килде.
КАСТИНГКА 600 КЕШЕ КИЛДЕ!
1997 ел. Яңа ел бәйрәмнәре узуга газеталарга игъланнар бирдек. Кастингка 600дән артык кеше килде. Аларны берничә көн тыңладык. “Татарстан” ДТРКсында эшләүче танышыбыз аппаратура белән ярдәм итте. Килүчеләргә рус телле газета бирә идек, алар шуны туры эфир вакытында саф татар теленә тәрҗемә итеп сөйләргә тиеш. Күз алдыгызга китерегез, 600 кешедән 8 кешене сайладык! Алар арасында Дилбәр Фәиз, Алмаз Миргаязов (Әмир Исламов), Алмаз Мостафин (соңрак ул Кукмарада радио ачты), Гөлназ Гыйнияова (хәзер ТНВда эшли), Гөлнирә Габдулла, Альберт Галимов, Ләлә Фәйзуллина бар иде дип хәтерлим.
Радионың беренче көннәреннән үк Резеда Миңнулловна Рөстәмова баш мөхәррир булды. Шулай ук кешеләрне эшләргә өйрәтүдә күп еллар радио һәм телевидениедә хезмәт куйган Гөлнара апа Зиннәтуллинаның ярдәме зур иде. Без аны эшкә чакырдык. Үзе дә алып бара иде, яшьләрне дә өйрәтте – икенче әниләре кебек булды, рәхмәт аңа. Тавыш яздыра торган студия кирәк иде, җырлар эзли башладык. Студияне җыярга DJ Шүрәле килде, әмма эше бик барып чыкмады. Аннан Свердловск өлкәсеннән Ильяс Вәлишаһ килде һәм студияне берничә сәгать эчендә җыеп бетерде. 1 мартта 14.00 сәгатьтә «Дулкын» радиосын тантаналы рәвештә ачып җибәрдек.
“БАРЫСЫН ДА ДӨРЕС ЭШЛӘДЕГЕЗ!”
Аңарчы бер атна тест режимында эшләдек. Бер атна буе «Заман» төркеме альбомын әйләндердек. Әгәр шулчак «Заман» бик популяр булып китсә дә, күрә алмас дәрәҗәдә туйдырса да – моның сәбәбе без идек (көлә). Тулы көчкә эшләп киткәч, кешеләр үзләре җырларын китерә башлады. Милли музей, милли китапханәдән пластинкалар алып, милли җырлар язырдык, контент тупладык. Разил Вәлиев ярдәм итте. Аларга бик зур рәхмәт! 500 сәгатьлек контент яздырдык. Кешеләр дә шәхси архивлардан пластинкалар китерә башлады, чөнки игълан биргән идек. Җырчылар башта үз трекларын бирергә ашыкмады. Аңламадылар радионың көчен. Имеш, радиодан ишеткәч, халык аудиокассеталарны алмый. Соңрак үзләре китерә башладылар. Заманында Телерадиокомпанияләр директорлары ассоциациясе оешкан иде. Аның рәисе, “Эфир” ширкәте җитәкчесе Григорьев Андрей Парамонович безгә: “Сез юләрләр, 100% татар телле радионы беркайчан да күтәрә алмаячаксыз” дигәнрәк сүз әйткән иде. Әмма бер елдан соң сүзен кире алды, “Барысын да дөрес эшләдегез!” диде. Казандагы 6-7 радио арасындагы рейтингта без гел өченче урында тора идек. Икенче урынга да менгәләгән булды.
АПАЛАР ҺӘМ ӘБИЛӘР ӨЧЕН
Берсендә ЦУМ кибетенең директоры бүләккә күп итеп аппаратура китерде. Без аптырап калдык. «Дулкын» радиосын тыңлар өчен халык складларыбыздан бөтен радиоприемникларны сатып алып бетерде, озак эшләгез, диде ул. 105,3 ешлыгын хәтта Финляндия дә тота алганнар, тыңлыйлар дигән сүз дә ишетелде. Англиядә яшәп иҗат итүче күренекле язучы Равил Бохараевка хәтле килде безнең янга. Камал театрыннан да килделәр алып баручы эшенә. Фәнис Җиһанша радиога бик күп яңалык керткән кеше. Илдус Фәиз һәм Дилбәр кешеләрнең язмышы турында “Хатлар” дигән тапшыру алып баралар иде. Бик күп кеше, хәтта минем хатыным да, шул тапшыру вакыты җиткәч, бөтен эшен ташлап, бер сәгать буе елап, шуны тыңлап утыралар иде. Ул вакытта “Курай” радиосы да бар иде. Әмма конкурентлык сизмәдек. Аларның аудиториясе яшьләр иде, ә без өлкәнрәкләр, апалар-әбиләр өчен эшләдек. Икенчедән, бездә FM-дулкын бар иде. Ул вакытта Казанда FM-да эшләүче татар телле бердәнбер радио идек без. Күпләр өчен трамплин булдык. Әйтүемчә, бездән соң телевидениегә китүчеләр дә, үз радиоларын ачучылар да булды. 5 елдан соң “Татар радиосы” ачылды. Телевидениебыз да бар иде, әмма аның гомере кыска булды. Мәскәүнең “МТV” каналын трансляцияләде ул. Татарча музыка да куелды. Бер елдан соң, лицензия вакыты бетеп, ябылды.
КҮП СУЛАР АККАН...
Радио да озак яшәмәде. 5 еллап кына. Аңлавымча, Равил Рөстәмов күп чыгымнарны, хезмәт хакларын үз кесәсеннән түләгән. «Дулкын» ябыла дигәч, күпләр демонстрациягә чыкты. Бүген бу ешлыкта “Релакс” эшли дип беләм. Моннан бер-ике ел элек «Дулкын»да бергә эшләгән хезмәттәшләребез белән җыелышып, мәҗлес оештырдык. Бик күп вакыт узган, бик күп сулар аккан. Чирек гасыр бит! «Дулкын» радиосы аша бик күп исемнәр узды: Гөлнирә Габдулла, Альберт Галимов, Гамил Нур, Ләлә Фәйзуллина, Габдрәхим, Ризалә Исмәгыйлева, Рәис Насыйбуллин, Рафис Җәмдихан, Миләүшә Сибгатуллина... Кемнәрнедер оныткан булсам, гафу итегез!
Комментарийлар