16+

Эльмира Кәлимуллина: "Беркайчан да татар егетләре белән очрашмадым..."

Ольга Нобоа-Романованың YouTube каналында танылган җырчы Эльмира Кәлимуллина белән интервью дөнья күрде. Әңгәмә барышында Эльмира шәхси тормышы  хакында да сөйләгән.

Эльмира Кәлимуллина: "Беркайчан да татар егетләре белән очрашмадым..."

Ольга Нобоа-Романованың YouTube каналында танылган җырчы Эльмира Кәлимуллина белән интервью дөнья күрде. Әңгәмә барышында Эльмира шәхси тормышы  хакында да сөйләгән.

"Минем әбиемнең әнисе - Ольга Арсентьевна — чиста рус. Бабай аны авылга урлап кайткан, чөнки бик яраткан. Ул вакытта кагыйдәләр башка төрле булган. Әлбәттә алар никах укыткан. Күз алдыңа китерәсеңме, ир-ат мәхәббәте көче ничек булган? Бабай аны яклаган... Ярың синең дин кешесе булу дигән кагыйдә гаиләдә бик нык сеңгән. Миңа калса, дингә бәйле талашлар гаиләдә барыбер булгандыр. Чөнки хатын-кыз татар кешесенә, мөселманга кияүгә чыгарга тиеш дигән әйбер безгә ана сөте белән сеңәдер. Шулай кабул ителгән. Дини йолалардан, кагыйдәләрдән тыш, баланы чукындыру яисә мәчеткә алып бару кебек мәсьәләләрдән башка, тагын әле тормыш бар икәне хакында берәү дә әйткәне булмады. Тормыш. Чын тормыш. Матур, альтернатив яклары белән",- ди Эльмира Кәлимуллина.  
Шул ук вакытта җырчы үзенең татар егетләре белән очрашмавын да искәртә. 

"Минем беркайчан да татар егетләре белән очрашканым булмады. Беркайчан да. Ник икәнен белмим. Миңа кечкенәдән ул татар, мөселман булырга тиеш дип тукыдылар. Тик мин үземне алдый, хиссез яши алмый идем. Әгәр дә кеше миңа ошый икән, ник мин анардан баш тартырга тиеш? Миндә ниндидер рок-н-ролл",- дип белдергән Эльмира Кәлимуллина. 

Җырчы үзенең кияүдә булуын да беренче тапкыр ачыктан-ачык әйткән.

"Мин кияүдә. Тынычландыгызмы? Беренче тапкыр официаль рәвештә әйтәм бу хакта. Мин моны яшергәнем юк, күрсәтеп тә йөрмәдем. Чөнки гаиләм - минем ныгытмам. Кулдан килгәнчә мин аны саклыйм. Тик мин хәзер шундый халәткә җиттем, моның белән башкалар белән дә бүлешә алам",- ди җырчы.

Сүз уңаеннан, Эльмира Кәлимуллина биюче Евгений Ксенофонтовта кияүдә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

2

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading