16+

“Эш күрсәткән ирне ил онытмас, Каберенә эзне суытмас...”

Әлеге үлмәс юлларның авторы батыр шагыйребез Муса Җәлил, чынлап та, бик нык алдан күрүчән, әүлия булган. Ил адында эш күрсәткән ирләрне һәм дә хатын-кызларны ил бүген дә олылый, данлый.

“Эш күрсәткән ирне ил онытмас, Каберенә эзне суытмас...”

Әлеге үлмәс юлларның авторы батыр шагыйребез Муса Җәлил, чынлап та, бик нык алдан күрүчән, әүлия булган. Ил адында эш күрсәткән ирләрне һәм дә хатын-кызларны ил бүген дә олылый, данлый.

“Илең турында уйласаң, гомерең озын була”, - дип өстәп куйган тагын бер батыр шагыйребез Фатих Кәрим дә мең хаклы. Аларның сүзләрен исбатлаган матур мисалны күреп, әле менә җомга көнне генә тагын бер тапкыр сөендек. Халкыбызның кабатланмас моң иясе, сайрар сандугачы, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов каберенә мемориаль кабер ташы кую мәрәсимендә. Рафаэль Ильясов һәм аның хатыны Светлана ханымнарның мәңгелек урыннары Константиновка бистәсе янындагы Мөселман зиратында, янәшә яталар. Ташны да икесенә бергә зур иттереп, ерактан ук күренеп тора торган итеп куйганнар, сүзләрен алтын хәрефләр белән уйганнар. Халкыбыз күңелендә дә шундый ук тирән эз калдырган, милли моңнарыбыз сагында уяу торган, бер генә фальшле нотаны да, булыр булмас җырчыны да микрофонга якын китермәгән фидакаребезнең эшчәнлегенә дә, яшәешенә дә бик тәңгәл килә ул. Мәрҗани мәчете имамы Рамил хәзрәт Миңгәрәевның Коръән сурәләрен тыңлагач, һәйкәл (әйе, ул таш кына түгел, мәгърур һәйкәлгә охшап тора), өстендәге яшел япманы легендар җырчыбызның туганнан-туган сеңелесе Кемероводан кайткан Гөлсинә Абдуллина, 1964 елдан бирле 55 ел бергә эшләгән хезмәттәше, бүген дә яраткан эшенә тугрылыклы Тәүфикъ ага Сәгыйтов һәм җырчының кызы Айгөл Ильясова ачкач, һәркем сокланудан бер мәлгә телсез калды. 

Соңгы араларда олуг шәхесләребезгә кабер ташлары кую матур гадәткә әйләнеп китте. Җитмәсә, алар берсеннән берсе матур, мәгънәле. Әмма бүген ачылганына җиткәнен күргән юк иде әле. Бигрәк зәвыкъ белән, яратып, күңел биреп эшләнгән ул. Эскизын Татарстанның халык рәссамы, Тукай бүләге иясе рәссам Нәҗип Нәккаш иҗат иткән шул, скульпторы – Эмиль Мөхәммәдулин. Китапка язылган дүртъюллыкның авторы шагыйрь Рафис Корбан, аның бөек җырчыга багышланган шигыреннән өзек:
Син татарның җырчы кошы идең,
Җанга шифа булды моңнарың.
Халкың барда аның күңелендә 
Мәңге тынмас синең җырларың. 

Мәрәсимне “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов алып барды. Мондый истәлекле көнне якташлары да кырык эшләрен кырык якка куеп, ерак араларны якын итеп килгән иделәр: Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Айрат Җәләлев, район хастаханәсенең баш табибы Илмас Шиһабетдинов талантлы якташлары белән чиксез горулануларын әйттеләр. Шулай булмаса, әнә Зәкия ханым Вәлитова Сахалиннан кадәр кайтмас иде. Юк, якташлары гына түгел, бөтен татар халкы шундый зур шәхесе булганга сөенергә һәм горурланырга тиеш. Чөнки бары тик бөек халык кына “Тәфиләү”ләр, “Карурман”нар кебек үлмәс моңнарны һәм аларны йөрәкләргә үткәзерлек, мәңге онытылмаслык итеп башкаручыларны тудыра ала.

Әлеге чара киләчәктә дә милли талантларыбызга игътибарны арттырырга, аларны сакларга-якларга кирәклегенә дә бер ишарә булгандыр, шәт. Чөнки Рафаэль Ильясов нинди генә талантлы музыкант, халыкның үз җырчысы булса да, Тукай бүләген ала алмый калган. Бик кызганыч. Ул бүләк аны никадәр илһамландырыр, канатландырыр һәм моннан халкыбыз күбрәк отар, аның рухи хәзинәсе тагын да баер иде. Ярый инде, ул хатаны (хәтта гөнаһ та дияр идем) бүген төзәтергә омтылып, таш куйдылар. Шиһабетдиновлар гаиләсенең, туганнарының якыннарының тырышлыгы белән. Чыгыш ясаучыларның берсе әйткәнчә, (анда күренекле шәхесләр: язучылар, журналистлар, музыка белгечләре шактый иде) ул таш инде аларга түгел, без исәннәргә кирәк.

Зират капкасыннан чыкканда күпләрнең күзендә шундый бер уйны укыдым: “Менә шундый ташлы булырга иде ул!” Иртәме-соңмы барыбызга да шунда барасы. Хәер, аның өчен, шагыйрь әйтмешли, ил алдында эш күрсәтергә кирәк шул. Бүгенге чара милләткә күбрәк эш күрсәтергә, барлык булган талантыңны, гомереңне, көчеңне милләт файдасына багышларга кирәклеген кабат искәртү дә булгандыр кебек миңа. 

Рафаэль Ильясовны искә алу мул табын артында Коръән мәҗлесендә дәвам итте. Ул милли моңнарыбызга уралган хәтер бәйрәменә әйләнде һәм хәтерле халыкның киләчәге бар, булыр дип тә өметләндерде. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading