16+

Эх, Саба читекләре, дип җырларбыз тиздән...

Арча читекләре, кызганыч ки, тарихта калды, ә Саба күнчелек эшен башларга җыена.

Эх, Саба читекләре, дип җырларбыз тиздән...

Арча читекләре, кызганыч ки, тарихта калды, ә Саба күнчелек эшен башларга җыена.

Татарстан – милләтләр йорты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә игълан ителгән 2023 ел – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына йомгак ясалды. Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова әйткәнчә, ел дәвамында 5 мең мәдәни чара оештырылган.
- Мәдәният өлкәсендә 15 ел эшлим. Мәсьәләләр “Мәдәният” илкүләм проекты дәрәҗәсендә гамәлгә ашырыла башлар, дип? уема да китермәгән идем. Мәдәнияткә теләктәшлек күрсәткәне өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт! Республикада быел гына да 4 театр ачылды. Буа дәүләт театрын ачу тантанасында Рөстәм Нургалиевич үзе дә катнашты. Мәдәни тәрбиянең нәтиҗәсе еллар узгач кына күренә, мәдәният ул – киләчәкне кайгырту, - диде Ирада Әюпова.

Татарстанда төрле милләт вәкилләре дус-тату яши, эшли һәм иҗат итә. Русларның – “Каравон”, чувашларның – “Уяв”, мариларның – “Гырон быдто”, мордваларның – “Семык”, татар крәшеннәренең -  “Питрау”, славян халыкларының – “Иван Купала” бәйрәмнәре колачлы рәвештә үткәрелде. Бу бәйрәмнәр республикада традицион рәвештә ел саен уздырыла.

“Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы” конкурсы кысаларында Казанда республиканың 43 муниципаль районы үзешчәннәре “мәдәни башкала” символик исемен яулау өчен чыгыш ясады. Әлеге концертларда теге яки бу районда яшәгән төрле милләтләрнең җырларын, биюләрен һәм һөнәрчеләрен күрергә мөмкин булды.
“Цифрлы мәдәният” эшчәнлек юнәлешендә быел инде 1250 китапның электрон варианты да ясалган.

Артистлар авылда канат яра
- “Ак калфак” һәм “Гаилә тарихында – гасыр авазы” фестивальләре, авылларның мәдәният йортлары арасында театр конкурсы үткәрдек. Россия Президенты Владимир Путин белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендәге “Мәдәният” илкүләм проекты ярдәмендә районыбызда 10 мәдәният йорты яхшылап төзекләндерелде, - диде Биектау районы хакимияте башлыгы Равил Хисаметдинов.
Әгерҗе районы хакимияте башлыгы Ленар Нургаянов та видеоэлемтә аша мөрәҗәгать итеп, үзләрендә “Семык” бәйрәменең бик уңышлы һәм колачлы узганлыгын әйтте. Мари халкының милли бәйрәме булса да, анда Татарстаннан һәм Мари Республикасыннан 35 фольклор коллективы катнашкан.

Алабуга театр сорый
Алабуга мәдәният-сәнгать көллияте студентлары “Алабуга шәһәрендә театр оештырылсын иде” дип, видеоконференциягә сорау-мөрәҗәгатьләрен җибәрде. Актанышта да шундый ук хыял бар икән. Әлбәттә инде мәдәният министры Ирада Әюпова иртәгә үк театр ачарга вәгъдә бирмәде.
- Татарстанда дәүләтнеке булмаган 10 театр эшли. Монда кадрлар кытлыгы да килеп баса. “Земский работник культуры” дигән программа булдыру турында федераль дәрәҗәдә фикерләшүләр бара хәзер. Буа театры, мәсәлән, 1913 елда барлыкка килгән, ләкин 1917 елдан соң гына эшләп киткән. Хәзер Раил Садриев җитәкчелегендә Буа театры иҗади күтәрелештә. Мәдәниятта да әйдаманнар кирәк, - дип фикер йөртте Ирада Әюпова.

Буа дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев үзләренең яңартылган биналарын шул төбәктәге районнар һәм күрше-тирә республикалар халкының “мәдәни боҗрасы” итеп әверерлерергә хыяллануларын әйтте. 

Үрчегез, һөнәрчеләр!
“Татарстан мәдәният ресурс үзәге” учреждениесе директоры Алсу Мифтахова таныштырганча, республикада төрле милләтләр балаларының иҗат фестивальләре, халык промыселы күргәзмәләре үткәрелгән.
- Спектакльләрдә, концертларда, шулай ук бәйрәмнәрдә читекләр кирәк. Республикада читекләр җитештереләме? - дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.
- Кызганыч, Арчада читек ясау бетте. Читекләрне аерым һөнәрчеләр генә ясый бүген. Саба районына өмет зур, анда күн эшләнмәләре җитештерә башларга ниятлиләр, - диде Алсу Мифтахова.
2024 елда халык промыселы һөнәрчеләренең исемлеге тупланачак. 
- Һөнәрчеләрне барлау – минем идея, чөнки кадрлар әзерләү мөһим. Читекләр мәсьәләсендә дә эш кадрларга барып төртелә, Арчада күнче кадрларны югалттык. Технопаркларда күн эшләнмәләре цехлары оештыру турында уйлар бар. Үзебездә күн җитештерү туктады. Чимал Төркиядән, Кытайдан, Үзбәкстаннан кайтартыла. Үзебездә күн эшкәртүне торгызу зарур. Һөнәрчеләрне барлап, без укыту-өйрәнүне җанландырырбыз, дип уйлыйм, - диде Ирада Әюпова.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading