16+

"Фаҗигале язмышлы хатын-кыз рольләрен елый-елый башкарам"

Театр сәхнәсендә 28 ел эчендә нинди генә образлар тудырмады ул?! «Казан егетләре» спектаклендә – Хәбибә, «Юлбасарлар»да – Амалия, «Көндәш»тә – Нәгыймә һәм башка күп кенә рольләренең кайсын гына алсаң да, үткен, чая, шаян хатын-кызлар. Сәхнәдә елата да, көлдерә дә артист.

"Фаҗигале язмышлы хатын-кыз рольләрен елый-елый башкарам"

Театр сәхнәсендә 28 ел эчендә нинди генә образлар тудырмады ул?! «Казан егетләре» спектаклендә – Хәбибә, «Юлбасарлар»да – Амалия, «Көндәш»тә – Нәгыймә һәм башка күп кенә рольләренең кайсын гына алсаң да, үткен, чая, шаян хатын-кызлар. Сәхнәдә елата да, көлдерә дә артист.

Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова төрле пландагы теләсә кайсы рольне җан җылысын биреп башкара.

– Миләүшә, артист гаилә­сендә үсүегез сезгә нинди йогынты ясады?
– Мин 9 айдан башлап 2 яшемә кадәр әби белән бабай янында (Чирмешән районы, Лашман авылында) үскәнмен. Аннары әти-әни үзләре белән гастрольләргә йөртә башлады. (Әни театрда кассир булып эшләде ул чакта). Бала чагымда башка дөньяны белмәдем дә. Артист тормышының авырлыгын үз күзләрем белән күргәнгә күрә, ул һөнәрне сайларга теләгем юк иде.

– Шулай да спектакльдә уйнарга туры килгән бит әле. Ничә яшьтә сәхнәгә чыкканыгыз хәтердәме?
– Тәүге тапкыр 2 яшемдә бер сүз әйтү өчен сәхнәгә алып чыкканнар. Фердинанд абый Фарсинны «әти» дип барып кочакларга тиеш булганмын. Аннары 7 яшьтә кыз бала булып уйнадым. Шул ук вакытта телевидениедә «Музыкаль әлифба» тапшыруында катнаша идем.

– Балачакның истә калган мизгелләре күп булган алайса.
– Әйе, гастрольләргә баргач та андый истәлекләр булды. Кайсы шәһәрдә генә булсак та, әти мине музейларга, киноларга йөртә иде. Шулар истән чык­мый.

– Артист һөнәренең кыенлыкларын күргән килеш ничек шул юлдан киттегез икән?
– Мәктәпне тәмамлаган ел­ны Марсель Сәлимҗанов бе­лән Фәрит Бикчәнтәевнең курс җыя­чагы миндә кызыксыну уятты. Консультацияләргә барып карадым да, имтиханнар биреп, шул елны укырга да кердем.

– Югары белем алганнан соң, үз курсыгыз белән Г.Камал исемендәге театрга килгәнсез. Бүген курсташ кызларыгыздан үзегез генә эшләп йөрисез түгелме?
– Без театрга өч кыз килгән идек. (Калганнары егетләр). Бүген Наилә Нәҗипова – Әлмәт театрында әйдәп баручы артист. Эльвира Садриева гаиләсе белән Финляндиядә яши. Егетләребез белән без һәрвакыт дуслар булдык.

– Өлкән буын артистлар театрга килүегезне ничегрәк кабул итте ул чакта? Аларның җылы карашын тойдыгызмы?
– Безне Рәшидә Җиһаншина, Рауза Хәйретдинова, Вера Минкина белән бер грим бүлмәсенә урнаштырдылар. Алар белән аралашу күңелле дә, безнең өчен горурлык та иде. Мин Рауза апа бүләк иткән беләзекләрне, Гөлсем Исәнгулова биргән алкаларны, Шәүкәт Биктимеровның матур теләкләре язылган журналны кадерләп саклыйм. Кирәк чакта алар безгә киңәшләрен дә бирде. Нинди бөек шәхесләр белән бергә уйнаганбыз, – дип искә төшерәм үзләрен.

– Бүген үзегез дә урта буын артистлар. Сез фаҗигале язмышлы хатын-кыз рольләрен бик оста уйныйсыз? Аларны гәүдәләндергәндә нинди хисләр кичерәсез?
– Андый рольләрне уйнау физик көч таләп итә. Мин аларны елый-елый башкарам. Әмма образга бирелеп озак йөрергә яратмыйм.

– Ул рольләрегезне кемне күздә тотып уйнадыгыз?
– Әтинең әнисе Сорурия әби миңа бик күп вакыйгалар сөйли иде. Без уйнаган «Арбалы хатыннар» спектаклендәге сыман, ул да иренең сугыштан Казан гос­питаленә кайтканын ишетеп, шунда чыгып китә. Әмма бабай фронтка китеп барган була. Аннары бер сүз русча белмәгән килеш, Украинага кызы янына, Себергә бабайның туганнарына хәлләрен белешергә бара. Шундый батыр йөрәкле кеше була ул.

– Тормыштагы вакыйгаларга нигезләнеп язылган әсәрләрдә сезнең персонажларны танучылар булмадымы?
– «Арбалы хатыннар»ны уйнаганнан соң, без Стәрлебашка барып, үзебез уйнаган каһарманнарның балалары, оныклары белән очрашкан идек. «Үлеп яратты» спектаклен караганнан соң, мин уйнаган Наҗиянең оныклары чәчәкләр бүләк итте.

– Туфан Миңнуллиның «Җанкисәккәем» спектаклендәге Рәсимә ролен сез театрга килгәч тә уйный башлаган идегез. Бүген дә ул спектакль репертуардан төшми. Гадәттә, андый озын гомерле спектакльләр сирәк була. Комедия­дә уйнау ничек?
– Ул әсәрне Туфан абый махсус безнең өчен язган иде. Без анда төркемебез белән бергә уйныйбыз. Комедиядә уйнау бик авыр. Анда юмор хисеңне бирер­гә кирәк. Әлеге әсәр татар театрын Европада танытты. Без аны Германиядә бөтен Европадан җыелган татарларга күрсәттек.

– Миләүшә, бүген үзегез дә балаларның остазы. Күптән түгел Г.Камал театрында хезмәт җимешләрегез белән тамашачыны да сөендердегез. Бу эшкә кайчан тотындыгыз?
– Мин «Бала-сити» мәктәбендә ун ел эшләдем. Теләгән балаларны актерлык осталыгына өйрәттем. Аннары, Зөлфия Вәлиева белән «Без – театр» дигән татар студиясе ачып җибәргән идек. Аңа күп чыгымнар кирәк булды. Аннан соң артист Алия Фәйзрахманова белән бергәләп, «Апуш» дигән татар студиясе ачтык. Сайлап алуга балалар күп килгән иде. Өч төркемгә 30ар бала (9-15 яшьлек) алдык. Хәтта Арчадан, Балтачтан килеп йөрүчеләр дә бар. Ниһаять, спектак­лебезне Илгиз Зәйниевнең «Кечтүк» әкиятен ата-­аналарга күрсәттек.  Эшебезне дәвам итәргә шәһәр хакимияте ярдәм итә. Шәһәр мэрының Социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгый­това безне үз канаты астына алды.

– Балалар белән эшләү җиңел түгелдер. Әгәр әтиегез, күренекле артист Наил Шәйхетдинов исән булса, нәрсә, дияр иде икән?
– Әти минем балалар белән эшләгәнне күрде. Үз һөнәреңне башкаларга тапшыру кирәкле гамәл. Балалар миңа начар хисләргә бирелмәскә ярдәм итә, проблемаларны оныттыра. Әти дә бу эшемне хуплар, сөенер иде.

– Әтиегезне дә искә алыйк әле. Аның исемен мәңгеләштерү уңаеннан ниләр башкарыла?
– Әтинең туган авылы – Лашмандагы мәдәният йортына һәм бер урамга аның исемен бирделәр. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты булган кешегә театр бинасы диварында да мемориаль такта куелырга тиештер, дип уйлыйбыз. Әлегә ул эш бик акрын бара.

– Кызыгыз Сөмбел нәрсә белән шөгыльләнә?
– Ул КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институтында IV курста укый. Шәхси мәктәптә инглиз теле укыта. Үз эшен бик ярата. Кем генә булса да, мин аның бәхетле булуын телим.

Әңгәмәдәш – 
Люция Хәбибуллина.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading