16+

Габдулла Тукай шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп Төркиядә китап бастырачаклар

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында узган йомгаклау конференциясенең быелгысы Әдәбият елына багышланды. Шуңа күрә анда галимнәр белән бергә язучылар, җәмәгать эшлеклеләре чакырылуы очраклы түгел. Конференция өч көн дәвам итте. Институт директоры Ким Миңнуллин конференцияне ачып җибәргәндә институтның күпкырлы эшчәнлегенә тукталды. 2014 елда институт тарафыннан үткәрелгән чараларны һәм...

Габдулла Тукай шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп Төркиядә китап бастырачаклар

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында узган йомгаклау конференциясенең быелгысы Әдәбият елына багышланды. Шуңа күрә анда галимнәр белән бергә язучылар, җәмәгать эшлеклеләре чакырылуы очраклы түгел. Конференция өч көн дәвам итте. Институт директоры Ким Миңнуллин конференцияне ачып җибәргәндә институтның күпкырлы эшчәнлегенә тукталды. 2014 елда институт тарафыннан үткәрелгән чараларны һәм...

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында узган йомгаклау конференциясенең быелгысы Әдәбият елына багышланды. Шуңа күрә анда галимнәр белән бергә язучылар, җәмәгать эшлеклеләре чакырылуы очраклы түгел. Конференция өч көн дәвам итте. Институт директоры Ким Миңнуллин конференцияне ачып җибәргәндә институтның күпкырлы эшчәнлегенә тукталды. 2014 елда институт тарафыннан үткәрелгән чараларны һәм басылып чыккан китапларны искә алды ул. Гаяз Исхакыйга багышланган җыентыкның 15 нче томын тәкъдир итү март аенда планлаштырылуын һәм Габдулла Тукай әсәрләренең академик басмасы эшләнеп килүен дә җиткерде. Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Мәкзум Сәләхов галимнәрне тәбрикләгәндә: "Институтның дәрәҗәсе үсәргә тиеш. Яшъләрне бирегә тартырга кирәк. Әдәбият елында галимнәрне популяштырырга тиешбез",- диде.

Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан бүгенге әдәбиятның хәле мактанырлык булмавынна канәгатьсезлек белдерде. Җитәкчеләр арасында язучыларның абруе булмавы, "Телләр турында" гы канунның үтәлмәве дә борчый рәисне.

Бүген Язучылар берлегендәге 330 дан артык кешенең утыз бише 80 нән узган. 35 яшькә кадәр булганнар да шуның кадәр үк. Безнең илдә нинди генә вакыйгалар бармый. Язучылар битарафлык күрсәтә. Соңгы 25 елда замандашыбыз образын тудырган язучы юк, дип сөйләде ул. Быел Габдулла Тукай шигырьләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп Төркиядә китап бастырачакларын да әйтеп узды.

Институт галимнәре тарафыннан 1985 елда "Татар әдәбияты тарихы"ның алты томы чыккан иде. Әмма ул идеология кысаларында бүгенге көн тәлапләренә җавап бирми башлый. Аннан соң татар әдәбиятына багышланган бик күп хезмәтләр эзләп табыла. Бу эштә күренекле галим Марсель Әхмәтҗанов һәм аның шәкертләре, хезмәттәшләре шактый эш башкара. Шуның өчен кабат сигез томлык итеп бастыру бурычы куела. Быел аның ике томы дөнья күрде. Аның беренче томының баш мөхәррире Равил Рахмани үзләренең эшчәнлеге турында сөйләде. Беренче томда борынгы татар әдәбияты тарихы урын алган. Равил Рахмани рухи җәүһәрләребезне барлауда әдәбият галиме Мәсгут Гайнетдиновның өлеше зур булуын билгеләп үтте. Икенче томның мөхәррире булган профессор Хатыйп Миңнегуловны яшьләрнең үз мәкаләләре белән катнашуы сөендергән. "Әдәбиятны халыкка, шул исәптән җитәкчеләргә дә җиткерергә кирәк", - диде галим. Шулай ук әлеге томнарны эшләгәнче язучылар белән бергә очрашып җитди сөйләшүләр алып барырга кирәклеген дә әйтте.

Икенче көнне беренче татар романы "Хисаметдин менла" ның авторы булган Муса Акъегетзадәнең 150 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл янында сөйләшү узды. Аның иҗатын өйрәнүче галим Ибраһим Гуркин Пермь шәһәреннән килгән иде. Анда Муса Акъегетзадәгә багышланган музей да ачканнар. Мәгълүм булганча, галимнең гомере Төркиядә уза. Ул анда Катанов китапханәсен тәртипкә китерә. Бүгенге көндә галимнәр әлеге шәхеснең иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнә. Биредә дә аларның чыгышы тыңланды.

Конференциядә чыганаклар белән эшләү һәм текстология мәсьәләләре, әдәбият, фольклор әсәрләрен тәрҗемә итү, хәзерге татар әдәби тел нормаларын камилләштерү проблемалары мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук Татарстан сәнгатенең тарихы һәм үсеш проблемаларына багышланган чыгышлар тыңланды. Әлеге конференциядә алган тәэсирләре хакында филология фәннәре кандидаты Фәридә Хәсәнова үз фикерләре белән уртаклашты:

- Биредә күп кенә чыгышлар арасында үземә Фәрит Яхин, Азат Ахунов, Илһам Гомәров докладлары кызыклы тоелды. Минем өчен галимнәрнең үзара бәхәсләшүе яңалык булды. Түгәрәк өстәл бик җанлы, мавыктыргыч үтте. Чыгыш ясаучыларга да шактый сорауларга җавап бирергә туры килде. Без әлеге конференциядән шактый мәгълүмат алдык, - диде ул.

Фото azatlig.org сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading