Татарча фильмнар төшерергә тырышучылар саны артканга куанам. Яхшымы, начармы, үзебезнең фильмнар ич! Режиссер Рифат Миндубаев тарафыннан куелган “Галиябану” фильмы төрле фикерләр уятты. Мактыйсы да килә, яманлыйсы да килми.
Аңлашыла, фильм Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” әсәренә нигезләнеп эшләнгән. Шуннан заманчалаштырылган фильм варианты туган. Режиссер Фәрит Миндубаев әйтүенчә, Мирхәйдәр Фәйзинең туганнарыннан рөхсәт тә алынган. Фильм Кайбыч җирлегендә, районның 30 еллыгы мөнәсәбәте илә дә эшләнгән. Шулай ук узган ел Мирхәйдәр Фәйзинең дә 130 еллык юбилее дә булган. “Галиябану” фильмын караганнан соң, фикер алышу-очрашу вакытында режиссер Рифат Миндубаев Кайбыч районы җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Фильмны төшергәндә кызык хәлләргә калулары, төрле кызыклы вакыйгаларга да тукталды.
Гомумән, фильмның үзенә килгәндә андагы динамика, хәрәкәтләр, эш-гамәлләр ошады. Булдырганнар. Тик барыбер фильмдагы артык уйнап ташлау күңелдә калды. Кинода театр сәхнәсен калдырып торып, тормышчанрак уйнау ягында мин. Сүз дә юк, Бәдри дә, Исмәгыйль дә, Галимә дә, Галиябану-Хәлил дә бүген безнең арабызда яшиләр. Режиссер үзе дә әсәрдәге шундый каршылыклы хәлләр игътибарын җәлеп итүен сөйли. Классик әсәр белән таныш булсак та, фильмдагы хәлләр башкача юнәлеш ала.
– Бездә Галиябанунымы, Хәлилнеме, Исмәгыйльнеме, әллә икесен дә үтерергәме икән дигән фикерләр туды. Әмма тормыш болай да катлаулы, шуңа да без аны яхшырак итеп тәмамларга булдык. Кешеләр позитивка, яхшы эмоцияләргә мохтаҗ. Татар кызының эталоны булган Галиябануның да исән калуын теләдек. Исмәгыйль пистолеттан аткач, күпләребез Галиябану белән хушлашкан иде. Тик ул яшәсен һәм халкыбызның символы булсын! – дип сөйли Рифат Миндубаев. – Кайчан фильм тәмамлана, әзер була, автор шунда үлә дигән гыйбарә бар. Шуңа фильм кемгә ошый, кемгә ошамый. Һәрбер кешенең үз фикере. Мин фильмны төшерүнең ничек авыр икәнлеген аңлыйм. Ничек үз акчасына төшергән кешеләрне аңлыйм Авыр чакта бик аз кеше ярдәм иткәнен аңлыйм. Фильмны ахырга кадәр эшләп бетерү дә бик авыр. Дөресен генә әйткәндә, бу тулы метражлы фильм материалы. Кыска метражлы итеп төшерү акча булмау мәсьәләсенә генә бәйле булды.
Очрашу вакытында төп рольне уйнаучыларны да тамашачылар күреп калды. Садретдинны уйнаган Аслан Миргаязов та шундый ук наян малай, Галиябану-Диләрә дә кинога караганда тормышта сылуырак булып чыкты. Казан дәүләт консерваториясенең 3 курс студенты, Түбән Кама кызы икән.
– Бу минем беренче роль. Фильмда уйнау ошады, тик кайбер моментларны бүтәнчәрәк уйнарга кирәктер дип уйлыйм. Әмма барыбер дә театраль белем булмагач, мин үземнең шулай уйный алуым да горурланам. Барысын да үзем аша үткәрдем. Биш яшемнән җырлыйм, – дип сөйли моңлы тавышлы кыз.
Исегезгә төшерәбез, XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә фильмнарны 7-11 сентябрьдә көннәрендә карарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар