16+

«Генерал булырга омтылмаган солдат юк: үземне халык артисты итеп күрәсем килә»

Бер гаиләдә җиде кешенең дә җырлаганын күргән юк иде әле. Мортазиннар гаиләсендә барысы да җырлый. Ходай аларга талантны өеп биргән. Өстәвенә Фидәриснең хатыны Рузалия дә җырчы булып чыккан.

«Генерал булырга омтылмаган солдат юк: үземне халык артисты итеп күрәсем килә»

Бер гаиләдә җиде кешенең дә җырлаганын күргән юк иде әле. Мортазиннар гаиләсендә барысы да җырлый. Ходай аларга талантны өеп биргән. Өстәвенә Фидәриснең хатыны Рузалия дә җырчы булып чыккан.

- Фидәрис, син белемең буенча башка һөнәр иясе. Нәрсәсе белән сәхнә үзенә тартты?
- Әйе, мин агачны чокып эшләү, аңа төрле рәсемнәр ясау белән шөгыльләнә идем. Һөнәр училищесында белем алдым. Кечкенәдән әтинең баянда уйнап җырлаганын тыңлап үскәнгә күрә, үзем дә гармунда уйнарга өйрәндем. Әти композитор Марс Макаров белән таныш иде. Ул минем тавышны тыңлап караганнан соң, Миңгол Галиев янына барырга тәкъдим итте. Аннары Миңгол абыйдан дәресләр алдым. Дус егетләрнең рестораннарда җырлап йөргәнен күреп, миндә дә җырлау теләге туды. Яшь чакта үзеңне күрсәтәсе килә бит ул. Телевизордан үземнең җырлавымны күрәсе килә иде. «Риваять» ансамблендә өч ел эшләп алдым.

Хәзерге вакытта хатыным Рузалия белән мәдәният һәм сәнгать университетында укып йөрибез.

- Үзеңә тиң ярны сәхнә кешесе итеп алдан ук күз алдына китерә идеңме?
- Юк, ул турыда уйланганым булмады. Без Рузалия белән автобуста таныштык. Ул музыка училищесын тәмамлаган иде. Бер-беребезгә бер күрүдә гашыйк булдык. Берничә ай очрашуга, гаилә дә корып җибәрдек. Хәзер улыбыз Самирга - биш яшь. Ул да җырлый.

- Халык, гадәттә, сәхнәгә үз йөзе белән чыккан җырчыларны ярата.
Рузалия: - Сәхнәдә үзең генә җырлый башлаган җыр белән чыгып танылу әйбәт, билгеле. Тамашачы аны, бер тапкыр ишетүгә, синеке итеп кабул итә башлый. Әгәр башка җырчы башкарганны җырлыйсың икән, анысын ул җыр­чыдан әйбәтрәк башкарсаң гына репертуарыңа алырга мөмкин.
Фидәрис: Минем өчен иң мөһиме - халык җырларын да, эстрада җырларын да халыкка ошарлык итеп башкару.

- Фидәрис, «Мәйдан» каналында синең башкаруда еш кына «Нигә көтмәдең?» дигән бик моңсу җыр яңгырый. Аның клибы нәрсәгә нигезләнеп төшерелде?
- Без бер мәҗлестә Ришат Нургалиев исемле ир-егет белән танышкан идек. Ул заманында Әфганстанда хезмәт иткәндә, әнисе фаҗигале төстә үлеп киткән. Шуңа күрә аның әнисе истәлегенә җыр багышларга хыялы булган. Клип Биектау районының Татар Айшәсе авылында төшерелде. Аны тыңлаганда, өлкәннәр елап утыра. Җырның сүзләрен әтием Феликс язды. Аның сүзләренә башка җырларым да бар.

- Киләчәгегезне ни­чек күз алдына ките­рәсез?
Фидәрис: - Теләсә кайсы районга барып чыксак та, безне белсеннәр иде. Мин шәһәр егете бул­ганлыктан, үз йортым белән авылда яшәү турында хыялланам.
Рузалия: - Генерал булырга омтылмаган солдат юк. Үземне халык артисты итеп күрәсе килә.

- 23 апрельдә филармония­дә концертыгыз узачак. Анда кемнәр катнаша?
- Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева белән Миңгол Галиев һәм безнең гаиләдәгеләрнең барысы да чыгыш ясый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading