16+

«Глаголица» премиясенә лаеклыларның исемлеге төзелде

22 апрель көнне республикада «Глаголица» исемле беренче балалар әдәбият премиясе конкурсы башланды. Татарстан мәктәп укучылары махсус сайтка үзләренең әсәрләрен җибәрә алды. 14 сентябрь көнне эшләрне кабул итү тәмамланды һәм икенче этапка керүче балаларның «озын» исемлеге төзелде.

22 апрель көнне республикада «Глаголица» исемле беренче балалар әдәбият премиясе конкурсы башланды. Татарстан мәктәп укучылары махсус сайтка үзләренең әсәрләрен җибәрә алды. 14 сентябрь көнне эшләрне кабул итү тәмамланды һәм икенче этапка керүче балаларның «озын» исемлеге төзелде.

Республика буенча дүрт жанрда (проза, поэзия, эссеистика һәм тәрҗемә) барлыгы 366 эш теркәлгән. Икенче этапка 100 эш үткән. Әлеге конкурсның жюрилары: поэтесса Анна Русс, балалар язучылары Виктор Лунин, Тамара Крюкова, Михаил Яснов, Сергей Махотин, Татарстан Республикасы Язучылар союзы җитәкчесе Рафис Корбанов, поэт, публицист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллин.

- Әлеге конкурсның төп максаты - мәктәп укучылары арасында уку активлыгын арттыру, - ди «Счастливые истории» балаларга ярдәм күрсәтү хәйрия фонды җитәкчесе Ирина Хөснетдинова. Шул уңайдан дүртенче октябрь көнне Әлмәт шәһәрендә «Глаголица» дип аталган уку бәйрәме дә узган. Конкурста катнашучыларга килгәндә иң актив укучылар Казаннан, Әлмәттән һәм Азнакай районыннан дип табылган.

- Конкурс беренче генә тапкыр үткәрелү сәбәпле, эшләр бик күп килмәде. Икенче елга күбрәк булыр, мөгаен. Шулай да барысын да укып чыгу - җиңел эш түгел. Балаларга укытучылары ярдәм иткәне күренә, чөнки төгәл тема бирмәсәк тә, күп кенә эшләр әнигә, туган якка һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган, - диде жюри әгъзасы Россия поэтессасы Анна Русс.

«Кыска» исемлек 5 ноябрь көнне билгеле булачак. Җиңүчеләргә бүләк тапшыру тантанасы 15 ноябрь көнне «Әкият» театрында узачак. Бүләк фондына килгәндә, I дәрәҗә лауреат өчен бу Бәллүр ябалак һәм ноутбук, I, II, III дәрәҗә лауреатлар өчен язучылар, рус географик берләшмәсе сәяхәтчеләре белән мастер-класслар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading