16+

Гөлфия Фәйзерахманова: «Бибинур» фильмындагы бер эпизодта төшәр өчен, Камал, Түбән Кама, Буа театры артистлары белән 3 көн агач башында утырдык»

Чаллы театрының танылган артисты Гөлфия Фәйзерахманованың менә дигән балыкчы да икәнен бөтен кеше дә белмидер әле. Иренең туган ягы - Саба районы Олыяз авылына кайтып, балыкка баргач, Нургали әфәнденең кармагын балыклар урап узса, Гөлфия ханым аларны берсе артыннан берсен чүпләп кенә торган.

Гөлфия Фәйзерахманова: «Бибинур» фильмындагы бер эпизодта төшәр өчен, Камал, Түбән Кама, Буа театры артистлары белән 3 көн агач башында утырдык»

Чаллы театрының танылган артисты Гөлфия Фәйзерахманованың менә дигән балыкчы да икәнен бөтен кеше дә белмидер әле. Иренең туган ягы - Саба районы Олыяз авылына кайтып, балыкка баргач, Нургали әфәнденең кармагын балыклар урап узса, Гөлфия ханым аларны берсе артыннан берсен чүпләп кенә торган.

«Ник мине алмадыгыз?»

Утыз елдан артык сәхнәдә балкучы Гөлфия ханымны, билгеле, балыклар гына түгел, тамашачылар да, театр тәнкыйтьчеләре дә үз итә. Ильтани Илялова Чаллы театры актрисасының Туфан Миңнуллинның «Саташу» спектаклендәге Мөслимә роленә «ювелирларча башкарылган эш» дип югары бәя бирсә, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин аны «интуитив», ягъни сәхнәне үтә дә сизгер тоючы актриса дип атый.

Күптән түгел Татарстанның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманова 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Без аның тормышындагы иң якты сәхифәләрен барладык.

- Беренче тапкыр сәхнәгә сигезенче класста аяк бас­тым, - дип сөйли башлады ул. - Клуб мөдире «Үги кыз» әкиятен сәхнәләштерде. Шул спектакль белән райондагы конкурс-смотрга баргач, жюрида утыручылар, миңа игътибар итеп: «талантыгыз бар, сезгә театр юлын сайларга кирәк», - диде.
Клубта җыештыручы булып эшләүче әниемә ияреп, булышырга бара идем. Туган авылым (Саба районы, Эзмә авылы) юл өстендә булгач, артистлар бик еш килә иде. Халык, клубка сыймагач, рамнарны алып, тәрәзә төпләрендә утырып та тамаша кылды. Әнинең уң кулы буларак, артистларга чәй илтәм дә, сәхнә артында качып, спектакльләрне шуннан карап утыра идем.



Казандагы театр училищесына керергә дип районнан биш кеше имтихан тапшырдык. Дүртесе керде, ә мин төшеп калдым. Шунысы хикмәт: соңыннан берсе дә тормышын театр белән бәйләмәде. Сәхнә теле укытучысы Асия Хәйруллинадан: «Нишләп мине алмадыгыз?» - дип сорадым. «Сеңлем, син артык тыйнак. Безгә ут чәчеп торучы кызлар кирәк», - диде.

Төшенкелеккә бирелмичә, Алабугадагы мәдәни-агарту училищесында бәхетемне сынап карарга булдым. Барлык имтиханнарны «бишле»гә биргәч, ­ко­миссиядәге укытучылар: «Ник театр училищесына бармадың?» - дип сорадылар. Алмаганнарын әйткәч, алар бик аптырады. Училищены тәмамлагач, Минзәлә театрына эшкә кердем. Башта эпизодка гына керттеләр, аннары Рабит Батулланың «Каерылмасын канатың» спектаклендә 22 яшемдә 13 яшьлек малайны уйнадым. Бик зур роль иде ул.



Театр белгече Гали Арсланов, спектаклебезне карагач, «Социалистик Татарстан» газетасындагы мәкаләсендә мине мактап телгә алган иде. Спектакль беткәч, тамашачылар да, сәхнә артына кереп, «Сез, чыннан да, хатын-кызмы? Малай түгелме?» - дип, мине тотып-тотып карадылар.
Гөлфия ханым белән Минзәләдә эшләгән чакта төшерелгән фотоларны карап утырабыз. Шуларның берсендә - артист егет-кызлар арасында сөекле композиторыбыз Сара Садыйкова да елмаеп утыра.

- Гөлшат Зәйнашеваның «Яшел сумка» спектакленә музыканы Сара апа язып, безгә җыр­ларны ничек башкарырга кирәклеген өйрәтергә килде. Аның пианинода уйнаган чагы. Пианино өстендә паспорты ята. Кайсыдыр егетебез, композиторның ничәнче елда туганын белергә теләп, документына үрелгәч, Сара апа пианиноны кинәт шапылдатып япты да сикереп торып: «Сиңа ник кирәк ул?» - дип, паспортны тартып алды. Менә бит нинди сизгерлек.



Театр директоры аңардан: «Сезне ничек кайтарып куйыйк: самолет, автобус яки машина беләнме?» - дип сорагач, «Үзеңнең машинаң белән кайтар. Кырларны, урманнарны карап, табигатьне күзәтеп кайтасым килә», - диде.
Ике елдан соң, Гөлфия Фәйзерахманова, кияүгә чыгып, Чаллыга күченеп китә. Биш ел хәрби янгын сүндерү бүлегендә эшләп, сержант званиесенә җитә.

- Тормышымда, ни хик­мәттер, барлык теләк­ләрем кабул була. Чаллыда татар театры ачылсын иде, дип хыяллана торгач, көннәрдән бер көнне теләгем кабул булды. Ул вакытта авырлы идем, шуңа да өченче сезонда гына эшкә килдем. Анда миңа шулай ук зур һәм җаваплы роль тапшырдылар, «Сөясеңме, сөймисеңме?» спектаклендә 80 яшьлек Фатыйма карчыкны уйнадым.

- 13 яшьлек малайдан соң 80 яшьлек карчыкны уйнагансыз булып чыга. Менә бит нинди киң диапазон. Әмма соңгы елларда сез сәхнәдә, нигездә, әбиләр ролендә генә күренәсез...
- Мин бит әбиемнең итәгенә тагылып үстем. Күршедә бик тә җор телле Канифә әтти тора иде. Әбиләрне уйнаганда, аның да күп кенә чалымнарын кулланам. Ул безгә кереп, җырлап, такмак әйтеп чыгып китә иде. «Тагын берне генә җырла инде», -дип ялынып, теләгем үтәлмичә, аны җибәрми идем.

«Аты барның дәрте бар» спектаклендә шулай ук әби булып уйнаганнан соң: «карале, нәкъ үзеңнең Шәмсувафа әбиеңә охшагансың», - диделәр. Миңа бер тамашачы: «Әбиләрне генә уйнагыз әле. Сезгә шулкадәр килешә», - диде.

Бибинурның туганы

- Үземне педагог буларак та сынадым. Чаллының 48нче мәктәбенә театр түгәрәгенә җитәкче булып барып, җиде ел эчендә балалар белән спектакльләр чыгардык, кичәләр үткәрдек. Шәһәрнең 24 театр коллективы арасында Фәнис Яруллинның «Ак яфрак» әсәре белән беренче урынны алдык.
«Ак яфрак»та уйнаган укучыларым - гаҗәеп оста, коеп куйган артистлар иде. Барысы да сәхнә юлын сайлар, дип уйладым. Ул балалар миңа күктән төшкән бүләк булды. Репетицияләрдән соң, караңгы төшкәч, кайберләре кайтырга куркып, аларны өйләренә кадәр озата идем.



- Гөлфия ханым, үзегезне кинода да сынап карагансыз икән бит...
- «Бибинур» фильмында төшерү өчен, республика театрларында эшләүче артистлар арасында кастинг үткәрделәр. Чаллыдан мине һәм Рафик Каюмовны сайлап алдылар. Кинофильмда эпизодта Бибинурның туганын уйнадым. Грим салганнан соң, үземә бер дә охшамаган идем. Хәтта киноны караганда үземне танымадым.

Шул бер эпизодта төшәр өчен, Камал, Түбән Кама, Буа театры артистлары белән өч көн агач башында утырдык. Безне анда кран белән менгереп, чылбыр белән бәйләп куйдылар, агач кәүсәләренә такта, киез дә җәйделәр. Ашарга да кран белән генә җибәрделәр.

- Берничә секундлык өлеш­не төшерү ник шулкадәр озакка сузылды?
- Сценарий буенча агач тирәли төтен җибәрәләр. Әмма җил аркасында ул бер мизгелдә тарала да бетә. Шуңа да төтенне кат-кат җибәрергә мәҗбүр булдылар.
Фильмда әзерлек эшләре бик күп вакытны ала. Аны көз көне төшерделәр. Үзәккә үтәрлек суык булды, җитмәсә, яңгыр да яуды. Көненә сигез сәгать буе юка күлмәктән утырдык. Кайткач, күбебез чирләп бетте. Шушы хәлләрдән соң, кинода төшкәнче, рәхәтләнеп спектакльдә уйнар идем, дидем үз-үземә.

«Аяк астында ауныйсыз»

- Тамашачы, сәхнә артына кереп, артистлар тормышы белән кызыксынамы?
- Туган көнем булган көнне спектакль дә, репетиция дә булмады, шуңа да эшкә бармадым. Бер тамашачы, театрга килеп, мине эзләп йөргән. Ул, телефон номерымны табып, икенче көнне шалтыратып, туган көнем белән котлады. Аның: «Сәхнәдән бер сүз сөйләмичә утырып кына торсагыз да, безгә шулкадәр рәхәт», - дип әйткәне бар.



Районнарда гастрольләр белән йөргән чак. «Аты барның дәрте бар» спектаклендә картлар булып уйнаганыбызны күреп, тамашачылар: «И-и мескеннәр, болар пенсиядәдер инде, яшәрләренә акча җитми торгандыр», - дип, безне ихластан кызганып куйганнар. Юкса, без ул вакытта 40-45 яшьләрдә идек.

- Ничек уйлыйсыз, узган гасыр белән чагыштырганда, XXI гасыр тамашачысы үзгәрдеме?
- Телевизордан сериаллар күрсәтелә башлагач, халык театрга йөрми башлады. Менә хәзер Зифа Кадыйрова безгә тамашачыны кире кайтарды. Былтыр Чаллы театры аның «Язмыш сынавы» әсәренә нигезләнеп язылган спектаклен чыгарды. Театр ишеге кайсы якка ачылганын да белмәгән күпме кеше килеп карады шуны.

«Язмыш сынавы»нда спектакльнең режиссеры Илдар абый Хәйруллин Гарифә роленә мине үзе билгеләде. Юкса, бу образны башкарырга теләк белдерүчеләр күп булды. Спектакль чыккач, Илдар абый: «Сине сайлап ялгышмаганмын», - диде.

- Чаллы театры бик кеч­кенә бинада урнашкан, сәхнәгез дә бик сәер генә, тыңлаусыз балаларны бас­тырып куя торган бер почмакка охшаган. Шундый шартларда эшләү кимсенү хисе тудырмыймы?
- Берсендә урамда янгын сүндерү бүлегендә бергә эшләгән полковникны очратып, аны «Кодача» спектакленә чакырдым. Икенче юлы очраткач, ул: «Театрыгызга бүтән бармыйм, сеңлем. Артистларны бик жәлләдем, сез бит тамашачының аяк астында ауныйсыз», - диде. Дөрестән дә, сәхнә тамаша залыннан бер метр биеклектә булырга тиеш, ә без түбәндә уйныйбыз, тамашачының аяк астында.

Башкортстандагы «Нур» татар театры әнә нинди мәһабәт бинада урнашкан. Зурлыгы буенча Татарстанда икенче урында торган Чаллы шәһәрендә милли театрга лаекы бина таба алмаулары күңелне рәнҗетә.

Кысла тотучылар

- Мин Мишә буенда үстем. Энекәшләр белән язын ташу вакытында ятьмә белән көнозын балык тота идек. Әби шул балыкны мичтә киптереп, без кылчыгы-ние белән шытыр-шытыр ашый идек. Балык тоту тынычландыра да бит әле.

Берсендә ирем Нургали белән Минзәләгә Ык буена бардык. Кармакны салган саен, кысла эләгә. Ярты чиләк тотып, барысын да кире җибәрдек.



«Язмыш сынавы» спектак­ле белән Зифа Кадыйрованың туган ягы - Башкорт­станның Учалы районына гастрольгә баргач, Өрген дигән гаҗәеп зур күлдә тукталып, театр директоры Рашат Фәйзерахманов белән ярыша-ярыша балык тоттык. Җитәкчебез сатып алынган кармак белән коралланган иде, мин дә сәхнәдәшем Булат Сәлахов чыбыктан ясап биргән җайланмага шактый балык эләктердем.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading