16+

Гөлнара Тимерҗанова: "Бертуганымның кияве мобилизациягә чакырылды, гаилә корганнарына бер ай гына иде"

Концертта катнашкан һәр артист үзенең иң яхшы җырларын башкарды. Рус телендә чыгышлар да булды. Артистлар җырлап туя алмады. Сәхнә артыннан кире борылып чыгып, яңадан микрофон тотучылар да булды. Халык та, канәгать калды. Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, шунысы хак – ярдәм кирәк. Искәндәр Биктаһиров әйтмешли: “Алла ярдәм бирсен, өйдә калганнарга да, анда булганнарга да”.

Гөлнара Тимерҗанова: “Концерттан соң, военкомат вәкилләре белән үзем барам”
"Чулпан" мәдәният үзәгендә хәйрия концерты узды. Аны Гөлнара Тимерҗанова һәм Резедә Исмәгыйлева махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышлап оештырды. 
Тамаша башланганчы бу изге эшнең башында торган кешеләр белән җәһәт әңгәмә кордык. Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова үз фикерләре белән уртаклашты.
–  Гөлнара Тимерҗанованың сәхнәгә кайтуын халык зарыгып көтте. Нинди яңалыкларыгыз бар?
– Без яшибез, югалмадык. Илләр тынычланса, яз көне зур концертлар планлаштырабыз. Тамашачыларның мәхәббәтен югалтмадым. Аларга чын күңелдән чыккан җырларымны бүләк итәм. Алар да ихлас булсын иде.

– Мобилизация гаиләгезгә кагылдымы?
– Гаиләме читләтеп үтте. Якыннарым, туганнарым арасында  мобилизацияләнгәннәр бар. Бертуганымның кияве чакырылды, гаилә корганнарына бер ай гына иде.

– Хәзер җырларга кирәкме?
– Җырларга кирәк. Элек тә җырчылар концертлар куйган. Бу безнең эшебез. Җырчыга да ут, җылылык, газ өчен түләргә кирәк.

– Хәйрия концертын оештырырга кем булышты?
– Тамашада 155 гимназия балалар коллективлары да катнаша. Алар – безнең киләчәгебез. “Сөембикә” төркеме составында кызым да чыгыш ясаячак. Бу чараны оештыруда Яңа Савин районының мәгариф бүлеге дә зур роль уйнады. Мәктәп, балалар бакчалары хезмәткәрләре егетләргә ярдәм итүгә үз өлешләрен кертте, билетлар алды. Чыгыш ясаган һәр артистка рәхмәт әйтәм. Бер шалтыратудан ук хәйрия концертында чыгыш ясарга риза булдылар.

– Концерттан җыелган акчаны ничек тотасыз?
– Военкоматларга барып кирәк-яраклар исемлеген алдым. Кайдадыр 19 йокы капчыгы кирәк. Бүген үк алып бирә аласызмы, дип сорадылар. Бинокльнең бәясе генә 15 меңгә якын. Акчаны кемнеңдер шәхси хисабына күчерәсебез килми, барысын да үзебез сатып алабыз. Бу җыелган сумманың дөрес тотылуына ышаныч биреп тора. Концерттан соң, военкомат вәкилләре белән үзем барам.

Хәйрия концертында татар эстрадасы йолдызлары чыгышыннан кала дефиле дә оештырылды. Резедә Исмәгыйлева үзенең коллекциясен тәкъдим итте.
– Тукымаларны Миланнан сатып алдык. Бу киемнәрне сатудан кергән акчалар шулай ук махсус операциядә катнашучыларга ярдәмгә китәчәк. Гөлнара белән үзебез булдыра алган хәтле ярдәм итәбез. Кешеләрнең дә кәефен күтәрәбез, файда да китерәбез. Мобилизация гаиләмә кагылмаса да, егетләребез безне яклый, саклый. Аларга үз көчемнән килгән хәтле ярдәм итәсем килә, – диде Резедә Исмәгыйлева.

Концертта катнашкан һәр артист үзенең иң яхшы җырларын башкарды. Рус телендә чыгышлар да булды. Артистлар җырлап туя алмады. Сәхнә артыннан кире борылып чыгып, яңадан микрофон тотучылар да булды. Халык та, канәгать калды. Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, шунысы хак – ярдәм кирәк. Искәндәр Биктаһиров әйтмешли: “Алла ярдәм бирсен, өйдә калганнарга да, анда булганнарга да”.

Концертта катнашучылар: Георгий Ибушев, Азат Тимершәех, Искәндәр Биктаһиров, Рәсим Низамов, Резидә Шәрәфиева, Кирам Сатиев, Олег Фазылҗанов, Алсу Хәбибуллина, Зоя Борисова, Равил Каюмов, Гөлнара Тимерҗанова, Константин Планкин, Нәсимә Зәкирова, Энҗе Шәймурзина, Нәргиз Камал,  “Сөембикә” һәм “Миллениум” балалар бию төркемнәре.

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading