16+

Хәлим абый «Яшел дәфтәр» серләрен ачты

Татарстан Милли китапханәсе Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары белән очрашуын дәвам итә. Бу юлы анда Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов килгән иде. Күргәзмәгә артистның балалар өчен чыгарган китаплары да куелган. Кичәне оештыручы, китапханәнең сәнгать бүлеге мөдире Фирдәвес Имамова артисттан «Яшел тышлы дәфтәр» серләрен ачуын үтенде.

Хәлим абый «Яшел дәфтәр» серләрен ачты

Татарстан Милли китапханәсе Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары белән очрашуын дәвам итә. Бу юлы анда Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов килгән иде. Күргәзмәгә артистның балалар өчен чыгарган китаплары да куелган. Кичәне оештыручы, китапханәнең сәнгать бүлеге мөдире Фирдәвес Имамова артисттан «Яшел тышлы дәфтәр» серләрен ачуын үтенде.

- Мин яшьтән үк шагыйрьләрнең үземә ошаган шигырьләрен язып бара идем. Шуңа күрә андый дәфтәрләр дүртәү миндә. Без дуслар белән бергә күңел ачканда да сүз шигырь турында бара иде. Безнең заманда шигъри кичәләр уза иде. Ул вакыттагы шаукымны мин бүген сизмим. Некрасов әйтмешли, һәр кешенең күңелендә шигырь белән генә ачыла торган клапан бар, - дип сөйләде ул.

Хәлим абый үзенең яраткан шагыйрьләрен дә искә алып укыды. Шуларның берсе булган Рәшит Әхмәтҗановның «Сугыштан кайта алмаган егет» шигыре аңа аеруча якын, чөнки үзенең абыйсы да яу кырында ятып калган. Шулай ук Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, якташы Кадыйр Сибгатуллин шигырьләрен дә яратып укыды Хәлим абый.

Хезмәттәшләре артист белән булган хатирәләрен күңелләрендә яңартты.

Илдус Әхмәтҗанов, татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
- Моннан 45 ел элек Хәлим абый белән мине абыем Рәшит Әхмәтҗанов таныштырган иде. Ул вакытта минем Ленинградтагы театр сәнгате институтында укып йөргән чак. Шунда Хәлим абый мине шигырьләр укуы белән җәлеп итте. Ул сөйләгән шигырьләрне өйрәнеп, институтта сәхнә теленнән имтихан вакытында үзем дә «биш»ле алдым.

Наилә Гәрәева, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
- Без шигъриятнең иң югары ноктасы булган заманда Хәлим белән бергә шигырьләр укый идек. Мине шигърият белән таныштырган өчен Хәлимгә рәхмәтлемен. Театр бит ул шигъриятсез яши алмый. Шигъри җанлы кешеләр килгәнгә, театр яши. Миңа Хәлим белән партнерлар булып уйнау шундый рәхәт булды. Бервакыт мин аңа, соклануымны белдереп, күз тидергән идем. Шуннан соң «Диләфрүзгә дүрт кияү»не уйнаганда ул кулын сындырды.Ул минем иң әйбәт Шәкүрем иде. Хәзер дә без аның белән үткәннәрне искә төшереп утырабыз. Ул театрда иң беренчеләрдән булып дин юлына басты.

Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артисты:
- Мин театрга килгән елларда без берәр айга гастрольләргә чыгып китә идек. Хәлим абый безне анда күп нәрсәгә өйрәтте. Ул, төнлә уятып сорасалар да, Тукай шигырьләрен сөйләп бирә.
Ул хезмәттәше хөрмәтенә моңлы җырларын яңгыратты. Артист Фәннүр Мөхәммәтҗанов та остазлары үрнәгендә Мөдәррис Әгъләмов шигырьләрен укыды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading