16+

Хәнәфи БӘДИГЫЙ (Шигърият)

Безнең сүзләр Таралса да татар кыйтгаларга, Сибелсә дә төрле төбәккә. Сүзләребез, уртак ядкарь булып, Уелганнар һәрбер йөрәккә. Әллә сезме безнең Туган ил һәм Ашкынулы хисләр Ватаны? Әллә сезме безнең барыр юл һәм Киләчәкнең туар ал таңы? Тик сез генә безнең чын тарихны Туры юлдан алып барасыз! Тик сез генә безнең...

Хәнәфи БӘДИГЫЙ (Шигърият)

Безнең сүзләр Таралса да татар кыйтгаларга, Сибелсә дә төрле төбәккә. Сүзләребез, уртак ядкарь булып, Уелганнар һәрбер йөрәккә. Әллә сезме безнең Туган ил һәм Ашкынулы хисләр Ватаны? Әллә сезме безнең барыр юл һәм Киләчәкнең туар ал таңы? Тик сез генә безнең чын тарихны Туры юлдан алып барасыз! Тик сез генә безнең...

Безнең сүзләр
Таралса да татар кыйтгаларга,
Сибелсә дә төрле төбәккә.
Сүзләребез, уртак ядкарь булып,
Уелганнар һәрбер йөрәккә.

Әллә сезме безнең Туган ил һәм
Ашкынулы хисләр Ватаны?
Әллә сезме безнең барыр юл һәм
Киләчәкнең туар ал таңы?

Тик сез генә безнең чын тарихны
Туры юлдан алып барасыз!
Тик сез генә безнең күңелләрдә
Якты йолдыз булып янасыз!

Энҗе-мәрҗән булып бизәгәнсез
Данлы төрки телнең нигезен!
Ия дигән бер сүзебез иңли
Кыйтгаларны, океан-диңгезен!

Ике йөздән артык барлык илнең
Һәр дүртенчесенә ия син!
Австралиясеннән башлап,
Урагансың Япониясен!

Станы да аның шул ук дәүләт,
Татар иле дигән безнең сүз.
Сүзе, бөтен җир безнеке, әгәр:
Зур ил картасына салсаң күз.

Уйгыр, рун, гарәп, латин, кириллда
Тирән уелып калган эзләрең!
Кол Галиләр, Тукай, Җәлил булып
Балкытасың дөнья йөзләрен!

Сездә безнең бөтен тойгылар да,
Сездә безнең бөтен күз яшьләр.
Буйсындыра алмас бернинди көч,
Татар барда безнең сүз яшәр!

Тирәңдә кемнәр?
Теләсәң, теләмәсәң дә,
безгә таныш кешеләр,
Асылда: битараф, дошман,
яки якын дус-ишләр.
Якын дуслар сирәгәя,
чигенә битарафы.
Яу кырына чыккан кебек,
нык тора дошман сафы.
Теләп түгел, син аларны
мәҗбүр булып табасың.
Хакыйкатьне даулаганда,
киләсең дә кабасың.
Дус дошман игә килсә дә,
чыны сынап нык тора.
Дуслар түгел: битарафлар,
дошманнар чыныктыра.
Үз-үзеңне бәяләргә
теләгәндә кай ара:
Күңел күзең белән иңләп,
дошманнарыңа кара.
Дан-дәрәҗәләрен үлчәп,
яу планын корасың;
Шуның белән син алардан
югарырак торасың.
Аулакта торып йөзләрнең
чигенгәннәре өчен,
Туры килә хакны яклап,
сарыф итәргә көчең.
Көрәшләрнең җимешеннән
файдалана шул йөзләр.
Хакыйкать, яуга чакырып,
яңадан сине эзләр.
Теләсәң, теләмәсәң дә,
тирәңдә шул кешеләр.
Ярдәм итәр көрәшләрдә
сирәгәйгән дус-ишләр.

Ярату
Мин яратам кышкы кичтә
Тәңкә карлар яуганын.
Каф тау арты җеннәренең
Мамык карлар аулавын.

Яратам мин тулган айның
Күктә йөзеп йөрүен.
Морҗадан чыккан төтеннең
Әкрен генә эрүен.

Мин яратам сузылып киткән
Атлы чана эзләрен.
Җем-җем итеп балкып янган
Йолдызларның күзләрен.

Яратам мин тезелеп киткән
Биек, яңа йортларны.
Тәрәзәләрдә балкыган
Якты, җылы утларны.

Мин яратам, җырчыларның
Дәртле җырлар сузганын.
Кайгы-хәсрәтсез гомернең
Матур булып узганын.

Мин яратам дуслар белән
Тәмләп эчелгән чәйне.
Кыштан соң әйләнеп килгән
Ямьле язларны, җәйне.

Мин яратам кабатларга
Яратам дигән сүзне.
Бәлки әйтә дә алмас идем
Яратмасам мин сезне.

Буйсыну
Бу дөньяда
мин Ходайдан башка
беркемгә буйсынмыйм.
Кануннар да
Коръән сүзе түгел,
табынмыйм, ымсынмыйм.
Минем өчен
Канун - Коръәндәге
йөз дә ундүрт сүрә.
Аллаһ сүзе:
алар кануннардан
өстен шуңа күрә.
Үз бизмәне
Һәр хакимнең: алар
яза үз фәрманын.
Дәүләтенең
һәм яраннарының
шыплап дәрт-дәрманын.
Кануннарны
тәртип, әдәп өчен
үтим фәкать тыштан.
Аятьләргә
җаным-тәнем белән
буйсынам тумыштан.

Ямь
Яшьлегеңнең
җете чәчәкләре
ымсындырган иде.
Шунда кунып,
күңелем сандугачы
моң сыздырган иде.
Гөлбакчаңа
берәү илтифатсыз
атлап килеп керде.
Чәчәкләрен йолкып,
матур такыялар
сиңа үреп бирде.
Хәзер анда
җете төсләр сүнгән,
такыялар шиңгән.
Гөлбостанның
гаме, бөтен яме
күңелемә иңгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading