16+

«Иҗатымның кирәклеген тоясым килә!»

Тулы исеме: Оксана Ренат кызы Ильюп Туган җире: Башкортстанның Салават районындагы Лаклы авылы Бүген яшәгән җире: Чиләбе шәһәре Яраткан артисты: Ринат Рәхмәтуллин, Наил Тәбәнәков, Чулпан Мортазина Яраткан бәйрәме: Яңа ел Яраткан ел фасылы: яз Гаилә хәле: кияүдә Популяр артистлар барыбызның да күз алдында - без аларны таныйбыз, иҗатлары белән дә,...

«Иҗатымның кирәклеген тоясым килә!»

Тулы исеме: Оксана Ренат кызы Ильюп Туган җире: Башкортстанның Салават районындагы Лаклы авылы Бүген яшәгән җире: Чиләбе шәһәре Яраткан артисты: Ринат Рәхмәтуллин, Наил Тәбәнәков, Чулпан Мортазина Яраткан бәйрәме: Яңа ел Яраткан ел фасылы: яз Гаилә хәле: кияүдә Популяр артистлар барыбызның да күз алдында - без аларны таныйбыз, иҗатлары белән дә,...

Тулы исеме: Оксана Ренат кызы Ильюп
Туган җире: Башкортстанның Салават районындагы Лаклы авылы
Бүген яшәгән җире: Чиләбе шәһәре
Яраткан артисты: Ринат Рәхмәтуллин, Наил Тәбәнәков, Чулпан Мортазина
Яраткан бәйрәме: Яңа ел
Яраткан ел фасылы: яз
Гаилә хәле: кияүдә
Популяр артистлар барыбызның да күз алдында - без аларны таныйбыз, иҗатлары белән дә, шәхси тормышлары белән дә кызыксынабыз, кемнең кем икәнлеген дә бик яхшы аерабыз. Тик менә иҗат карьерасын сәхнәне түгел, ә Интернет челтәрен яулаудан башлаган җырчылар да бар. Популярлыгы көннән-көн арта барган, үзенчәлекле тавышлы, өстәвенә гитарада да уйнаучы Оксана Ильюп - шундыйлардан.
- Оксана ханым, Интернетта аудио-видеоязмаларыгызны күзәтеп барсак та, тамашачы өчен Сез ачылмаган сер булып кала бирәсез...
- Мин - Башкортстан кызы. Әни Чиләбедә заводта эшли иде, мине аның әти-әнисе карап үстерде. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, мин дә Чиләбегә укырга керергә киттем. Шул вакытта йөргән егетемне хәрби хезмәткә чакырдылар, ул миңа гитарасын калдырды. Тора-бара, гитара иң тугры дустыма әйләнде. Шигырьләремдә йөрәгемне ачтым, сагышымны җырларга сала башладым, күңелдәге бушлыкны моң белән тутырдым. Белемем буенча, мин - икътисадчы. Тик алган белгечлегем буенча эшләмәдем. Саннар, кәгазьләр белән эш итүнең минеке түгеллеген өлкәнең татар конгрессында эшли башлагач кына аңладым. Күңелем гел милләт эшләренә тарткан икән. Чиләбегә күчеп килгәч, шигырьләрне русча яза башлаган идем. Хәзер ике телдә дә иҗат итәм. Көй язарга сәләтем юк, дип йөри идем, күптән түгел күңелдә көй туды.
- Интернет челтәрендә билгеле булуыгыз тормышта комачауламыймы?
- Киресенчә, ярдәм итә дисәм дә була. Концертларда чыгыш ясарга чакыргалап торалар. Кайчак туган көннәрдә, туйларда да җырлыйм. Чакырулар Россиянең төрле почмакларыннан килә. Тик эшне калдырып чыгып китеп булмый. Бәлки, киләчәктә ил буенча йөрергә мөмкинлекләр дә барлыкка килер әле.
- Карьерагызга башлангыч булган иң беренче җырыгызны искә алып китегез әле.
- Беренче тапкыр Илнар Сәйфиевнең «Эрет мине» дигән җырын башкардым. Ул җыр, йөрәгемә кереп, онытылмаслык тәэсир калдырды. Шул җырдан минем иҗат тормышым башлангандыр дип уйлыйм.
- Сезнең өчен җырның сүзләре мөһимме, әллә көеме?
- Минем өчен көй белән сүз арасында тәңгәллек - гармония булырга тиеш. Җыр шул очракта гына тыңлаучының күңеленә үтеп керә ала.
- Терәк булырдай кешеләр арасында кемнәр бар?
- Иң зур терәгем - тормыш иптәшем. Ул ярдәм итеп тормаса, иҗатым да булмас иде.
- Киләчәк һәрчак яңалык алып килә. Ничек уйлыйсыз, иҗат киләчәгегез нинди булачак?
Җырларымны радио-телевидениедән ишетергә, дискымны чыгарырга һәм сыйфатлы клип төшерергә телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading