16+

Илһам сирпи күңелләргә...

Гакыйль абый турында юкка гына язуым түгел. Минем дәү әнием аның белән бергә уйнап үскән. Ул Самара өлкәсенең Иске Җүрәй авылында туган һәм бала чагы да шунда узган. Гакыйль абый (ул Октябрь районының Әхмәт авылында дөньяга килгән) белән алар дус булганнар. Бүгенгесе көндә Гакыйль абый да, Дәү әнием дә бакый...

Гакыйль абый турында юкка гына язуым түгел. Минем дәү әнием аның белән бергә уйнап үскән. Ул Самара өлкәсенең Иске Җүрәй авылында туган һәм бала чагы да шунда узган. Гакыйль абый (ул Октябрь районының Әхмәт авылында дөньяга килгән) белән алар дус булганнар. Бүгенгесе көндә Гакыйль абый да, Дәү әнием дә бакый...

Мәктәптә иң булдыклы укучы була Гакыйль абый. Бөтен яклап та: шигырьләр дә язгалый, матур рәсемнәр дә ясый. Ул җиденче сыйныфны «биш»ле билгеләренә генә тәмамлый. Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Хыялларының иге-чиге булмый... Әмма язмыш үзенекен итә - көтмәгәндә генә авырый башлый. Яшүсмер Гакыйльнең исә бу язмыш белән ризалашасы килми...
Өйгә аны носилкага салып кайталар. Елларга торырлык газаплы көннәр, төннәр... Мең төрле уй... Аңа минут саен авыртулар һөҗүм итә, әрнү-газаплар ябырыла. Егеткә болай яшәү, җан асрау бер дә ошамый. Аның нидер эшлисе, ниндидер яхшылык кыласы килә. Их, язасы, рәсем ясыйсы иде, дип хыяллана ул. Кешеләргә әйтәсе килгән сүзләре, фикерләре дә күпме бит аның!
Беркөнне «Огонек» журналыннан тешләре белән рәсем ясаучы рәссам турында мәкалә укый егет. Бу бит бөтен газаплардан котылу дигән сүз. Бәлки ул булдырмаслык та түгелдер?!
...Беренче күнегүләр, өметсезлекләр, уңышсызлыклар - барысын да хәтерли ул. Әнисенең кызганып елауларын, булдыра алмаслык кебек эшкә тотынуын да исеннән чыгармый. Әмма егет корычтай нык булып чыга. Болай да әрнегән тешләрен тагын да ныграк кысып, күнегүләрен дәвам итә. Беренче хәрефләр... Кәкре-бөкре беренче хәрефләргә беренче сыйныф укучысы кебек шатлана ул. Озын-озак газаплардан соң кәгазь битенә беренче шигырь юллары төшә. Аннары - икенчесе, өченчесе, дүртенчесе...
Гакыйль Сәгыйров ясаган рәсемнәрнең композиция бөтенлегенә, җылылыгына сокланмый мөмкин түгел. Аның шигырьләрендә, рәсемнәрендә яшәү матурлыгы, тормышның ургылып, ташып торуы күзгә ташлана. Монда бернинди дә ялган, нәрсәгәдер көчләп ышандыруларга тырышу юк. Ул тойган, күрергә теләгән хисләрне, күренешләрне табигатьнең үзеннән эзли башлыйсың. Аның шигырьләре оптимистик рух, һәркемгә якын таныш моң белән сугарылган. Ләкин Гакыйль абый оптимистик булып кыланмый. Ул үзе булып яши.
Балачактан ук явыз язмыш аны түшәккә бер хәрәкәтсез ятып торырга дучар итсә дә, ул үзен, үз юлын тапкан олы шәхес. Каләмен тешләре арасына кыстырып, Гакыйль абый гаҗәеп матур эчтәлекле, фәлсәфи шигырьләр яза, берсеннән-берсе гүзәлрәк рәсемнәр иҗат итә. Хәзерге вакытта аның йөзләрчә картиналары, меңнәрчә шигырьләре бар. Шагыйрьнең берничә китабы дөнья күрде. Мондый сирәк язмышларны аңлап, аларга сокланып, алар белән горурланып, йөрәктән чыккан сүзнең кадерен белеп үскән балалар, һичшиксез, кешелекле дә, иманлы да булырлар, дөрес белән ялганны аерырлар, матурлыкны таный белерләр.
Аның китапларының кайсын гына ачсаң да - һәр шигыре, урман чишмәсенең саф сулары янында хисләренә бирелеп, күңеле тулганга өзелеп-өзелеп җырланган җыр кебек, чын йөрәктән агыла. Шуңа күрә безнең йөрәкләргә дә аның моңы, сафлыгы күчеп, үткән шатлыкларны һәм сагышларны искә төшерә.
...Кешеләргә туганда ук төрле талантлар бирелә. Гакыйль абыйга талантлар саналмыйча бирелгән, күрәсең. Аның рәсемнәренә дә сокланмый мөмкин түгел: һәркайсы пакьлек, табигатьнең үзе кебек үк, чын, тыйнак матурлык нурлары чәчеп тора.
Язмышның рәхимсез җилләре Гакыйль абыйның тәнен туктаусыз әрнүләргә, сызлануларга дучар итеп, инвалид арбасына бәйләп куйса да, аның рухи көчен сындыра алмады...
Гакыйль абый һәм аның иҗаты безнең күңелләрдән җуелмас.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading