16+

«Җитешсезлекләрне сәхнәдә сөйлисе килми»

Соңгы вакытларда юмор остасы Илсур МОРТАЗИН тамашачыны юксындыра башлады. Ни дисәң дә, җор телле, теләсә кемне елмайта ала торган сәхнә кешесен халык ярата шул. Аның кайларда йөрүе, ниләр белән шөгыльләнүе хакында Илсур Мортазинның үзе белән сөйләштек.

«Җитешсезлекләрне сәхнәдә сөйлисе килми»

Соңгы вакытларда юмор остасы Илсур МОРТАЗИН тамашачыны юксындыра башлады. Ни дисәң дә, җор телле, теләсә кемне елмайта ала торган сәхнә кешесен халык ярата шул. Аның кайларда йөрүе, ниләр белән шөгыльләнүе хакында Илсур Мортазинның үзе белән сөйләштек.

- Илсур, Казан сәхнәләрендә озаграк күренми тордың шикелле. Аның сәбәпләре бармы? Бөтенләй сәхнәдән китмәгәнсеңдер бит.
- Соңгы елларда без хатыным Мәүлидә белән Зөлфия һәм Мөхтәр Минһаҗевлар төркемендә эшлибез. Күбрәк авылларда йөрергә туры килә. Мәскәүгә һәм Нижгар якларына туйларга еш чакыралар. Февральдә Казанда чыгыш ясарга әзерләнәбез.
- Бүген халыкны билет сатып кына концертларга тартып буламы соң?
- Авыл җирләрендә кеше хәзер начар яшәми, әмма барыбер мескенләнергә ярата. Бер-берсе белән аралашмыйлар. Халыкта сәнгать чаткысы сүнде. Байлары, үзләрен күрсәтү өчен, концертны Казанга килеп карый. Әле дә ярый шул өлкәннәребез бар. Сирәк кенә булса да, яшьләр кызыксына. Безгә генә түгел, популяр артистларның концертына да шулай аз йөриләр. Шуңа күрә җир җимертеп эшләргә күңел бармый. Мин болай да төшенкелеккә бирелә торган кеше.
- Ә читтә ничек кабул итәләр?
- Мәсәлән, Пензадагы авылларда хәзерге татар җырчыларын бөтенләй белмәүләре безне гаҗәпләндерде. Алар бары тик өлкән җырчыларны гына таный. Әллә башкалары белән халык үзе кызыксынмый, әллә җырчыларыбыз анда барып җитмәгән.
- Илсур, син сәхнәдә күбрәк юмор сөйлисең. Аларны үзең дә язасың. Бу язучы булмаганнанмы, әллә күңелгә ятышлысы табылмагангамы?
- Шаян хикәяләр бар бездә. Әмма аларны сәхнәгә яраклаштырып язучы сирәк. Бездә бит рус эстрадасындагы кебек түгел. Чәйнәп каптырмасаң, йота белмиләр. Тормыштагы җитешсезлекләрне күп күрсәк тә, аларның бөтенесен дә сәхнәдән сөйләп булмый, чөнки халык ул проблемалардан болай да туйган. Тамашачы концертка күңел ачарга килә.
- Сәхнәдә беренчеләрдән булып рус җырларына охшатып язылган көйләрне дә син күрсәтеп бирдең. Үзешчән композиторлар колак салдымы ул тәнкыйтькә?
- Юк, бүген ул көйләрне аерып ала торган түгел. Татар көе бик аз хәзер. Безнең тәнкыйтькә игътибар да итми, ишетми дә ул көй язучылар.
- Синең хатының Мәүлидә дә көйләр яза. Аларны кемнәр башкара?
- Безнең уртак иҗат җимешләре дә бар. Концертларда аларны бергәләп башкарабыз. Тиздән җыр дискыбыз дөнья күрергә тиеш. Әгәр җырларын башка җырчылар ошата икән, Мәүлидә аларны бүләк итеп бирә. Башкалар җырласа, безнең өчен сөенеч кенә. Шушы арада Бәширә Насыйрова берничә җырын сорап алды. Әле күптән түгел Нижгар өлкәсендәге бер авылга багышлап җыр яздырганнар иде. Бик матур килеп чыккан, диделәр. Без мишәр булсак та, үткенлек тә, әрсезлек тә юк. Сәхнә кешесе өчен алар бик кирәк сыйфатлар югыйсә.
- Илсур, әгәр абыең Фирзәр үзеңне сәхнәгә тартмаган булса, бүген үзең нәрсә белән шөгыльләнер идең?
- Мин бит, Лениногорск сәнгать училищесын тәмамлап, рәссам булырга хыялланып йөргән кеше.
- Бүген ул һөнәреңнән файдаланырга туры киләме?
- Әле күптән түгел аш бүлмәсенә ремонт ясыйсы иттек. Шуңа күпме акча китәсен белү өчен Мәүлидә осталар чакыртып китергән дә, тегеләр утыз мең сумга төшәчәген әйткәннәр. Шуны ишеткәч, үзем дә өнсез калдым. Шуннан соң, тукта әле, алар кебек мин дә булдыра алам бит, дип эшкә тотындым. Дизайнын да үзем ясадым. Әйбәт кенә килеп чыкты үзе. Килгән кеше бик ошатып китә.
- Үзеңә заказ бирүчеләр юкмы соң әле?
- Бирсәләр дә, куркып тормыйм инде хәзер. Баштагысы уңышлы килеп чыкса, эшлисе генә килә бит ул.
- Сезнең улыгыз Робертның да талант иясе икәнен беләбез. Бүген ул ниләр белән шөгыльләнә?
- Без Робертка, сәнгатьтән туеп читләшмәсме дип, уналты яшендә үк музыка җиһазлары алып биргән идек, ә ул, киресенчә, тартыла башлады. Үзе көйләр яза, татар, рус, инглиз телләрендә җырлый, аранжировка да ясый. Раяз Фасыйхов белән аралашып киткәннән соң татар җырларына мәхәббәте уянды аның. Музыка мәктәбендә укыган җиреннән, миңа анда кирәк нәрсә юк, дип ташлаган иде югыйсә. Роберт үзебез белән гастрольләргә йөри. Аның тавышы үзенчәлекле. Тамашачы килеп: «Улыгыз үзегездән уздыра», - дисә, сөенәбез генә. Ул ди-джей булып та эшли. Бүгенге көндә технология университетында укый. Факультетның мәдәни чараларын оештыручы. Университетта уен кораллары ансамбле оештырды. Үзе гитарада уйный. Аларны Универсиадада чыгыш ясау өчен сайлап алганнар. Роберт студентлар арасында узган конкурста узган ел беренче урынны яулады. Апрель аенда ул Сочига волонтер булып барачак. Әнә шулай улыбызның уңышларына сөенеп яшибез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading