16+

Казан эстафетаны Төркмәнстанның Мари шәһәренә тапшырды

ТӨРЕКСОЙ даими шурасының Казан Ратушасында узган 32 нче утырышы «Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы» елын ябуга багышланды. Биредә төрки республикаларның мәдәният министрлары очрашты.

ТӨРЕКСОЙ даими шурасының Казан Ратушасында узган 32 нче утырышы «Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы» елын ябуга багышланды. Биредә төрки республикаларның мәдәният министрлары очрашты.

ТӨРЕКСОЙның генераль секретаре Дусен Касеинов Казанның бай тәҗрибәсен күрсәтүен, Президент Рөстәм Миңнехановның бөтен чараларда катнашуын билгеләп үтте.

- Казан теләсә нинди чараны үткәрергә әзер икәнлеген раслады, - диде ул.

- Казан үз бурычын намус белән үтәде. Биредә фестивальләр, фәнни форумнар, концертлар үтте. Без үзебезнең мәдәни традицияләрне күрсәтә алдык. Казанга чараларда катнашу өчен 800дән артык галим, чит илләрдән йөзләгән катнашучы килде, - дип белдерде Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин.

Киләсе елга төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип Төркмәнстанның Мари шәһәре игълан ителде.

Әлеге утырышта Төркмәнстан мәдәният министры Аннагелди Гараджаев та катнашты.

- Бер ел эчендә без Казанда зур эшләр башкарылганын күрдек. Бүгенге көндә мәдәни идеология, мәдәни хезмәттәшлек беренче урынга чыкты, минемчә. Чөнки мәдәният, сәнгать, музыка аша гына уртак тел табарга мөмкин. Без, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр, моңа бик шатбыз.ТӨРЕКСОЙ оешмасы безне берләштерү, мәдәни мирасны саклау юнәлешендә зур эш башкара, - диде ул.

- Быел Татарстан белән Башкортстан арасындагы элемтәләр бигрәк тә активлашты. Сезнең сәнгать әһелләре Уфага килә, безнекеләр Казанга бара. Без сезнең республика өчен шатбыз. Киләчәктә Уфа да төрки дөньяның мәдәни башкаласы булыр, - диде Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

Исегезгә төшерик, зур мәдәни чараларны үз эченә алган «Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы» елы «Татнефть-Арена» боз сараенда төрки дөньяның матур җыр бәйгесе - TURKVIZION-2014 белән тәмамланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading