16+

Казан урамнарында татар телендә язылган билбордлар күренә башлады

Моннан берничә ай элек Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, “Татарстан” китап нәшрияте генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин комиссия утырышында татар телендә язылган билбордлар проектын тәкъдим иткән иде.

Казан урамнарында татар телендә язылган билбордлар күренә башлады

Моннан берничә ай элек Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, “Татарстан” китап нәшрияте генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин комиссия утырышында татар телендә язылган билбордлар проектын тәкъдим иткән иде.

Билбордлар башкала урамнарында күренә дә башлады.
Проектның максатлары һәм беренче нәтиҗәләре хакында Илдар әфәнденең үзеннән сораштык.

– Илдар әфәнде, мондый баннерлар булдыру идеясы кайчан, ничек туды? Авторы кем?
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм республика Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән башланган эш бу. Тематик билбордлар Татарстан китап нәшрияты тарафыннан әзерләнде.

– Башка төбәкләрдә андый тәҗрибә бармы, өйрәнмәдегезме? Әллә инде бу Россиядә шундый беренче проектмы?
Мәгълүматны билбордлар аша җиткерү яңалык түгел, ул төрле шәһәрләрдә кулланыла. Билбордта бирелгән мәгълүмат имидж тудыру өчен, навигацияне уңайлы итәр өчен, әһәмиятле фикер җиткерер өчен хезмәт итә. Ә безнең төп максат –  мәгълүмат бирүнең шушы формасы аша татар телен саклау мәсьәләләренә игътибар юнәлтү.

– Проект тагын нинди максатларны күздә тотып, тормышка ашырыла?
– Татар теле – аһәңле, матур, бай тел. Әдипләребез бу хакта яхшы белә һәм телебез байлыгын отышлы файдалана, укучыга үтемле итеп җиткерә белә. Билбордларда язылган гыйбрәтле сүзләр — телебезнең иң бай, куәтле, мәгънәле, тәэсирле үрнәкләре. Гыйбрәтле сүзләр комиссия әгъзалары тәкъдимнәреннән сайлап алынды.

– Баннерлардагы цитаталар нинди принцип нигезендә сайлап алына? Ул баннер куелган җирдә билгеле бер вакыт аралыгында гына торачакмы, әллә инде берничә елгамы?
– Биредә туган телне саклау темасына әһәмиятле, зирәк, гыйбрәтле сүзләр китерелә, хәзер эленгәннәренең авторлары: Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Садри Максуди, Шәүкәт Галиев, Фәнис Яруллин, Шәмсия Җиһангирова. Һәр билбордта танылган шәхесләребезнең яшь буынга үгет-нәсыйхәт рәвешендәге канатлы сүзе бирелгән. Билбордлар Казан шәһәрнең транспорт аеруча күп йөри торган урыннарына урнаштырылды, кеше күп йөри торган башка урыннарга да урнаштырылачак. Алар киләсе ел дәвамында торачак, өстәвенә, Казанда гына түгел, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Алабугада да булыр. Киләчәктә бу практика тагын да киң колач җәеп, озак вакытка сузылыр дип өметләнәбез.

– Казан халкыннан кире элемтә бармы инде? Халык ничегрәк кабул итә мондый яңалыкны?
– Билбордларны элгәнгә әле озак вакыт үтмәсә дә, фикерләр килә башлады. Социаль челтәрләрдәге аккаунтларыбызга хәбәрләр килә тора, мондый төр билбордлар ошый, татар телен популярлаштыруда бер адым дип тә язалар. Халыкның реакциясен күзәтеп торабыз, нинди генә фикер килсә дә, алар игътибарсыз калмый.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading