Сезон ачылышына килүчеләр Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге оркестр чыгышын күзәтергә, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев җитәкчелегендәге әдәби-музыкаль лекторийны тыңларга да, джаз белән хозурланырга да өлгерә ала. Концерт исә филармониянең генә түгел, Татарстанның да йөзек кашы булган фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышы белән тәмамланачак.
Сүз уңаеннан, филармония директоры Кадыйм Нуруллин сүзләренчә, шундый хәйрия чараларында 1 миллион сум чамасы акча җыелып, мохтаҗ гаиләләргә тапшырганнар.
– Бездә сезон ачылышы, ябылышы дигән әйбер юк та. 15 августтан алып 6 сентябрьгә кадәрге аралыкта гына да филармония коллективлары 34 концерт биргән. Аларның күбесе районнарда һәм шәһәрләрдә үтте, – ди Кадыйм әфәнде.
Ансамбльгә – 20
Филармониянең һәм Татарстан фольклор музыкасы ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, филармония классик музыка мирасын пропагандалауны күздә тотып оештырылган. Бу бурыч хәзер дә саклана һәм актуаль булып кала, ди Айдар әфәнде.
– Шул 20 ел эчендә без шактый үрләр яуладык, 40тан артык чит илдә булып, меңләгән концерт куйдык. Безне алда көтә торган иң зур чара – Калуга өлкәсендә үтә торган «Ипи һәм җыр» дип атала. Анда 140 гектар мәйданда дөньяның 60 иленнән игенчеләр күргәзмәләрен оештырачак. Россиянең 36 төбәге катнашыр дип көтелә. Үз утарлары белән анда бары Татарстан һәм Дагыстан гына чыгыш ясачак, – диде Айдар Фәйзрахманов.
Аннан кайткач, ансамбль «Идел йорт» дип исемләнгән кыскаметражлы фильм төшерергә керешәчәк. Моның өчен Башкортстаннан танылган оператор Рияз Исхаков чакырыла. Моңа кадәр ансамбль өчен ул «Заман» клибын төшергән булган.
Моннан тыш, ансамбль укучылар алдында, мәктәпләрдә чыгыш ясавын да дәвам итәчәк. Артистлар балалар алдында җырлап-биеп кенә калмыйча, ачык дәресләр дә үткәрә.
Филармониянең халык музыка уен кораллары оркестры да киләсе сезонда актив эшчәнлек алып барырга ниятли. Быел да оркестр концертларын абонемент ярдәмендә алырга була.
Филармониянең әлеге оркестрын киләсе концерт сезонында Кытай тамашачысы да тыңлый алачак.
– Якын арада без Кытайга гастрольләр хакында сөйләшергә барабыз. Аларда «Ефәк юлы» дип исемләнгән маршрут бар. Аңарда концерт заллары урнашкан. Шул нисбәттән, алар безнең Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге оркестрны чакырырга ниятли. Планнарда киләсе җәйдә Кытайда чыгыш ясау, – дип белдерде Кадыйм Нуруллин.
Филармония концертлар залын зур бер комплекс итү бурычы тора.
Республикада зур концертлар залы булдыру мәсьәләсен Кадыйм әфәнде берничә ел элек күтәргән иде инде. Директорның бу нисбәттән борчылуы аңлашыла да. Чөнки концерт залының проекты бер төрле, театр сәхнәсенеке икенче була. Филармония концертлар залы исә С.М.Киров исемендәге Мәдәният сарае бинасында урнашкан.
– Филармония концертлар залы зур бер комплекс булырга тиеш. Анда зур концертлар залы да, кечкенә концертлар залы да булсын иде. Киләчәктә ул музейлы, китапханәле, түгәрәкләре эшли торган булырга тиеш. Кеше көне буена сәнгать мохитендә йөрерлек бина булсын иде, – дигән фикердә Кадыйм Нуруллин.
Айдар Фәйзрахманов та бу фикерне хуплап, шундый зал төзелгән очракта, филармония аны «яулап ала алачак», дип ышандырды һәм «Безгә мондый зал кирәк!» – дип белдерде.
Комментарийлар