16+

«Консерваторияне нинди генә милли кадрлар тәмамламады! Кайда алар?»

Шушы көннәрдә Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале Кайгыртучылар советының чираттагы утырышы узды. Анда яшь башкаручылар конкурсы нәтиҗәләре һәм үсеш юллары турында гына сөйләшеп калмыйча, тулаем татар җыр сәнгате проблемаларына да кагылып уздылар.

«Консерваторияне нинди генә милли кадрлар тәмамламады! Кайда алар?»

Шушы көннәрдә Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале Кайгыртучылар советының чираттагы утырышы узды. Анда яшь башкаручылар конкурсы нәтиҗәләре һәм үсеш юллары турында гына сөйләшеп калмыйча, тулаем татар җыр сәнгате проблемаларына да кагылып уздылар.


Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мә­дә­ният, фән һәм милли мәсьә­ләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев фикеренчә, рес­пуб­ликаның музыка сәнгатен өйрәнү, үстерү турындагы дәүләт программасы булырга тиеш. Ул татар җыр сәнгатен үстерү буенча респуб­лика күләмендә зур эш алып барылуын, республика җитәкчеләре дә әлеге өлкәгә игътибар итүенә басым ­ясады. Разил Вәлиев «Үзгәреш җи­ле» фестиваленә дә үз бәясен бирде.

- Мин «үзгәреш» сүзе бе­лән бик килешеп бетмим. Без үзгәрергә түгел, ә камилләшергә тиеш. Әгәр үзгәрсәк, башка милләт булабыз. Безнең җыр сәнгатенең нигезендә татар аһәңнәре булыр­га тиеш. Һәм әлеге камилләшү балалар бакчаларыннан башланырга тиеш. Система булган очракта гына чын мәгънәсендә камилләшү булачак. Бу очракта Европаны да өйрәнергә, шул ук вакытта Көнчыгышны да онытырга ярамый, - диде.

Татарстанның Рәшит Ваһапов исемендәге татар иҗтимагый фонды директоры Рифат Фәттахов быел фестиваль кысаларында үткәрелгән бәйге нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул гаризаларның артуын билгеләп үтте, әмма сайлап алу этабын камилләштерергә, жюри составында да үзгәрешләр кертергә кирәклеген әйтеп узды.

- Сайлап алу турларында 122 кешенең катнашуы бик үк яхшы түгел, иң уңышлысы - 50 кеше. Әмма бездә лауреат булган кешеләрнең 90 проценты югалып калмый. Алар бүген сәхнә тота, - диде Рифат әфәнде.
Ул, бәйгенең яңалыгы буларак, быел эстрада номинациясе кертелүен әйтте. Әмма Совет әгъзалары әлеге номинациянең концертта тәкъдим ителешен һәм эстрада чыгыш­ларының сыйфатын югары бәяләмәделәр. Алар:
- Эстрада җырларын кертү фестивальнең дәрәҗәсен берникадәр төшерде. Аранжировкаларның да камиллегендә сораулар бар иде. Мондый номерлар данлыклы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы өчен түгел, - дигән фикерләрен җиткерде.

Рифат Фәттахов хәбәр итүенчә, бәйге тагын ике елдан соң үткәреләчәк.

- Без вокалчылар конкурсын ел саен үткәрү фикерендә түгел. Ел саен зур җырчы табып булмый. Безнең максатыбыз - конкурстан бер-ике җырчы сайлап алып, ике-өч ел эчендә зур сәхнәгә чыгару. Бу вакыт таләп итә, - дип аңлатты ул.

Рифат Фәттахов конкурсның быелгы лауреатына концертта игълан ителгән автомобильнең тапшырылуын да әйтеп узды.
- Бу Рәнис Габбасовка гына, хәтта Ваһапов фестиваленә генә түгел, ә татар җырын профессиональ югары­лыкта башкаручы өметле җырчыларга мөнәсәбәтне күрсәтә, - диде ул.

«Музыкаль тәнкыйть юк»

Музыка белгече Филүсә Арсланова фикеренчә, татар музыкасын саклау мәсьәләсе турындагы сөйләшүләр, баш­лыча, зарлануга, коры сөйләшүгә генә кайтып кала, төп­ле анализлар юк дәрәҗәсендә. Җыр сәнгатендә һөнәри билгесезлеккә битарафлык хөкем сөрә, җыр башкару культурасы фәнни яктан өйрәнелми.

- Музыкаль тәнкыйть юк, шуңа күрә сәхнәгә теләсә кем менә. Эстрада, опера театрының милли режиссерлары юк. Җырлаучылар татар сәхнәсенә казинога барган кебек киенеп чыгалар. Аларны без туйганчы иркәләдек, хәзер җимешләрен татыйбыз инде. Саллы тән­кыйть булмау мәдәният кризисына китерә. Милли кадр­лар әзерли торган Казан дәүләт консерваториясе милләткә турыдан-туры хезмәт итә, дип әйтеп булмый, - дип саный ул.

Журналист һәм Казан дәү­ләт консерваториясе укытучысы Гүзәл Сәгыйтова, Филүсә Арслановага җавап итеп:

- Фән юк дигән фикерегез белән килешә алмыйм. Бар ул, ә менә музыкаль тән­кыйть, чыннан да, юк. Музыка белгечләренең булганнары да язмаларын матбугат чарасында бастыра алмыйлар, чөнки газета-журналларга мөрәҗәгать итсәләр, аларның мәкаләләрен кире кагалар. «Безгә мондый кирәк түгел, халыкка якынрак булсын», - диләр.

Халыкка якын булсын өчен, редакцияләр белгечләргә мөрәҗәгать итмичә, үз журналистларыннан яздырталар. Музыка белгечләренең күңелләре төшә дә башка өлкәгә эшкә урнашалар, - диде.
Аннан соң, музыка буенча дәүләт программасы булдырылса, ул берләштерүче көчкә ия булыр иде, дип саный Гүзәл.

- Һәрберебез нәрсә булса да эшләргә тырыша, әмма дәүләт программасы булмыйча, ниндидер җитди яңарыш күренмәячәк. 1934 елны Мәскәү консерваториясе каршында опера студиясе барлыкка килә. Иң саллы әсәрләр шушында язылган. Дәүләт программасы да шундый берләштерүче көчкә ия булыр иде, - диде.

Шушы теманы Татарстанның халык артисты, Татарстанның җыр һәм бию ансамбле дирижеры, Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте укытучысы Венера Гәрәева да дәвам итте. Аның фикеренчә, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган милли кадрлар республикага кирәкми.

- Консерваторияне нинди генә милли кадрлар тәмамламады! Артур Исламов, Илүсә Хуҗина һәм башкалар... Алар татар милләтенең чын йөзе булырга тиеш иде бит. Кайда алар? Тамада булып йөриләр, чөнки гаиләне тотарга кирәк. Йә дөнья гизеп акча эшлиләр. Бу бик кызганыч. Ә бит алар башта барысы да музыка көллиятен тәмамлыйлар.

Без аларны зур өметләр белән чыгарып җибәрәбез. Алар күңелләре белән чын татарлар. Чиста, саф килеш чыгып китәләр, әмма тормыш диварына башларын бәрәләр дә юкка чыгалар. Үзләрен опера солисты итеп әзерләгән ул-кыз­ларыбыз нигә опера ­театрына алынмый?.. Шуңа күрә хәзер Ваһапов фестивален ныгыту турында сөйләшергә тиешбез, чөнки иң яхшы кадрлар шунда тәрбия­ләнә. Икенчесе, үзебезнең милли театрыбыз булырга тиеш, - диде ул, ачынып.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading