16+

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына йомгак ясала

Йомгаклау чарасы Казан ЭКСПО күргәзмәләр үзәгендә үтәчәк.

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына йомгак ясала

Йомгаклау чарасы Казан ЭКСПО күргәзмәләр үзәгендә үтәчәк.

Республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына йомгак ясалачак. Җиңүчеләр Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 3 ноябрьдә узачак «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала – концертында  билгеле булачак.

Быел безнең Рәисебез Рөстәм Миңнеханов исеменнән игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы узып бара. Республика күләмендә 500дән артык зур чара  уздырылды. Быел милли чараларга аеруча тирән мәгънә салынды. Гореф-гадәтләр, традицияләр – динебезнең, милләтебезнең нигезе дип санала. Дөрестән дә, бу ел  безнең өчен бик мөһим иде, –  дип сөйли Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Дамир Натфуллин белдергәнчә, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына нәтиҗәне 3 ноябрь көнне ясаячаклар. Йомгаклау чарасы Казан ЭКСПО күргәзмәләр үзәгендә үтә. Анда 2 мең ярымнан артык катнашучылар көтелә. Бөтен республикадан меңнән артык иң яхшы төркемнәр, ансамбльләр чыгыш ясаячак. 4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көнендә шулай ук республикада  күп кенә чаралар үткәрү планлаштырыла.

– Быел Бөтенроссия күләмендә 4 сеннән 5нче ноябрь төнендә “Сәнгать төне” үтәчәк. Әлеге чара “Россия берләштерә” девизы астында узачак. Мәдәният йортлары шулай ук төрле бәйрәм чаралары әзерләнә. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган традицион бәйрәм чаралары бөтен җирдә дә алып барылачак. Шулай ук “Зур этнографик диктант” та 4 ноябрьдә бөтен Россия күләмендә уза. Бу чаралар безнең өчен дә бик мөһим. Халыклар бердәмлеген саклау өчен дә мөһим, Татарстан республикасында 175 милләт халкы яши. Без үзебезнең бердәм һәм бергә икәнлегебезне күрсәтергә тиешбез, – дип сөйли Дамир Натфуллин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading