16+

Милләтне бутама!

Татар милләте кайчан һәм ничек формалашкан? Рес­публиканы алар төзегәнме, әллә яулап алганмы? «Татарстан– Яңа Гасыр» телеканалының «Татарлар» тапшыруының чираттагы чыгарылышында шул хакта сүз барды.

Милләтне бутама!

Татар милләте кайчан һәм ничек формалашкан? Рес­публиканы алар төзегәнме, әллә яулап алганмы? «Татарстан– Яңа Гасыр» телеканалының «Татарлар» тапшыруының чираттагы чыгарылышында шул хакта сүз барды.

Кунаклар – тарихчы, этнолог Дамир Исхаков, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов, сәясәт белгече Руслан Айсин.


– Татарларда милләтнең килеп чыгышы проблемасы бик яхшы өйрәнелмәгән, – дип сүз башлады Дамир Исхаков. – 1977 елда чыккан бер китап бар һәм башка юк. Совет чорында милләт булу бик мәртәбәле иде. Чөнки милләт булган республикаларга гына республика, бигрәк тә союздаш республика статусы бирелде. Милләт ул – бик катлаулы төшенчә. Татарлар ул әйберләрне бик аңлап бетермәгәч, халык белән милләт төшенчәсен бутый. Бу икесе – ике үсеш стадиясе.


Руслан Айсин исә, милләт – югары катламны аңлата, дигән фикердә.
– Ул инде формалашкан, мәдәният, дәүләт үзен бербөтен итеп хис итүче була. Этник берләшмәләр, этник төркемнәр — алар астарак. Фәнни терминнар белмәгән кеше моны бутый, – ди ул.


– Кайвакытта Болгар милләте дип тә язып җибәрәләр әле, – ди Дамир әфәнде.
– Бу бик көлке нәрсә, чөнки милләт төшенчәсе XIX-XX гасыр­да туып килә, формалаша. Без татарны, авыз тутырып, милләт дип әйтә алабыз. Без – этник милләт, чөнки дәүләтебез юк, – дигән фикердә Руслан Айсин.
– Француз милләте, алман милләте булган һәм һәрберсе XVIII-XIX гасырда формалашкан. Бу шул дәвер өчен генә хас булган күренеш. Шуңа татарлар да ул яктан искәрмә түгел, – дип саный Айрат Фәйзрахманов.
– Хәзер безнең татар бер җирдә тупланган һәм үзебезнең республикабыз бар. Әмма респуб­лика формалашу бик авыр процесс булган. Гади халыкның күбесе бу хакта белми дә, – ди Дамир Исхаков.

Тарихка күз салсак, ХХ гасыр башында безгә җирле автономия кирәк, дигән лозунглар күренә башлый. 1915 елда татар яшьләре Татар җирле автономиясен теоретик яктан исбатлый башлый. 1917 елда февраль революциясе җиңү яулый һәм милли мөхтәрият идеясе дә өстен чыга. Беренче Бөтенроссия мөселман съезды уздырыла һәм анда һәрбер халык үзенә милли автономия булдыра ала, әмма шул ук вакытта мөселманнарның уртак милли-мәдәни автономия төзү хакында карар кабул ителә.


– Автономия булмаса, Татарстан булдыру идеясе дә алга сөрелмәс иде. Чөнки аның нигезендә Уфада Милли мәҗлес җыела, җирле автономия булдыру хакында карар кабул итә. Ул Идел-Урал штаты формасында булырга һәм татар, башкорт, чуваш, мари халкын үз эченә алыр­га тиеш иде. Әмма кайберәүләр моңа каршы чыкты. 1918 елның башында Казанда мөселманнар (татар төшенчәсенә тигез) рес­публика игълан итәргә йөргәндә, аларны большевиклар кулга ала. Әмма бер төркем барыбер Идел-Урал республикасы игълан итә һәм ул бер ай чамасы яши, – ди Айрат Фәйзрахманов.


Әмма ТАССР әле төрле чуалышлар, революция шаукымы нәтиҗәсендә бары 1920 елның маенда гына игълан ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading