Илһам абый Шакиров бригадасы белән Себер якларында гастрольләрдә йөреп кайткан 1977 елның азагы була ул. Аз булса да, ял итеп алыр чак. Әмма шул вакыт Флюра апа Сөләйманованың фольклор бригадасында баянчы юклыгы билгеле була. «Безнең белән чыкмассыңмы?» -дип килә аңа җырчы. «Җырлатсагыз, чыгам», - ди Рамил Курамшин шулчак, шаяртып. Рамилнең коридорда үзалдына шыңшып йөргәнен ишеткәне булгангамы, «Җырларсың, җырларсың», - дип бик тиз ризалаша Флюра апа. Һәм шулай була да. Соңыннан: «Синең Рамилең бездә җырлап йөрде», - дип, моны Илһам Шакировка да җиткерәләр. Икенче тапкыр гастрольгә барганда, Илһам абый үзе дә: «Син, энекәш, чыннан да җырлап йөрдеңме соң?» - дип кабатлап сорап та куя әле. «Булды андый хәл», - ди Рамил, гаепле кеше сыман. «Ничек батырчылык иткәнмендер», - ди ул соңыннан, әмма шулчак: «Әллә сез дә җырлатасызмы?» - дигәнен үзе дә сизми кала. «Ник? Җырларсың!» - ди Илһам Шакиров. Бу инде 1978 ел. Менә шулай, моңа кадәр баш-аягы белән баянга чумган, баянга мөкиббән киткән егет һич уйламаганда җырлый башлавына үзе дә аптырый. Илһам Шакировның илаһи тавышы егетнең яшеренеп яткан тавышын уятып җибәргәнме, әллә инде бу Ходайның рәхмәтеме?.. Бу кадәресен бер Алла белә. Бер караганда, гаҗәпләнерлек нәрсә дә юк кебек: әнә Мөслим Магомаев та Марио Ланцаны тыңлаганнан соң җырлый башлаган бит. Шулай итеп, кулыннан тотып өйрәтмәсә дә, бөек җырчының мәктәбен үтә ул. 20 еллап Илһам Шакировта баянчы буларак эшләгән Рамил Курамшин шуның сигез елын җырлый да әле.
- Җырлаганга ис китәсе юк, ә менә Илһам абый белән бергә эшләп тә җырламасам, гаҗәп булыр иде, - ди Рамил Курамшин. - Илһам абыйның да тавышы тимер түгел бит. Салкын тигән чаклар да була. Шундый вакытларда аңа ял биреп, дүрт-биш җыр җырлый торган идем. Дөресен генә әйткәндә, аның белән эшләмәгән булсам, иманым камил, мин җырлыйм дип авызымны да ачмаган булыр идем. Илһам абыйның бит аның җырлавы да эталон. Анда бер артык, бер ким әйбер дә юк. Айлар буе янәшә басып эшләгәч, аның кайчан ничек сулыш алуларына кадәр беләсең бит инде...
Зурладылар
Якташлары алдында да уйнады да, җырлады да, истәлекләре белән дә уртаклашты Рамил ага. Кызыл Октябрь районы хакимияте башлыгы Халит Сөләйманов та, районның җирле үзидарә рәисе Рафаэль Ильяcов та, Түбән Новгород өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хасянов та, Кучкай Пожары авылы администрациясе башлыгы Рөстәм Абдуллин да ике концертта булуны үзләренең бурычы санады ул көнне.
- Рамил кардәшебез, - дип якын итеп сүз башлады хакимият башлыгы Халит Мөхәммәт улы, - Рамил Курамшинның талантына зур бәя биреп, былтыр ук менә шулай чара уздырырга карар кылган идек. Пожарлылар, сезнең горурланырлыгыгыз бар, сез тамырны каты җәйгәнсез. Сез гади генә түгел. Без мондый чараларны, бу эшләрне вакытны да, чыгымнарыбызны да кызганмыйча оештырабыз, моны үзебезнең бурычыбыз итеп саныйбыз. Без шундый шәхесләребезгә бәя бирергә, үзебезнең халкыбыз алдында бу бәяне күрсәтергә тиеш.
Комментарийлар