16+

Мондый фестиваль бездә генә

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында яшьләрнең «Созвездие-Йолдызлык» XIV республикакүләм ачык телевизион заманча эстрада сәнгате фестиваленең 2 нче гала-концерты үтте.

Мондый фестиваль бездә генә

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында яшьләрнең «Созвездие-Йолдызлык» XIV республикакүләм ачык телевизион заманча эстрада сәнгате фестиваленең 2 нче гала-концерты үтте.

Беренчесе 18ендә булган иде аның. Быелгы «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә 70 меңнән артык бала катнашкан, ярымфиналга 16 мең 671е һәм финалга 4 мең 357се чыккан. Гала-концерт көнне исә 960 йолдызчык чыгыш ясады. Аларны «Вокал», «Конферанс», «Иң яхшы текст, көй, видеоклип», «Вокал ансамбль», «Хореография» номинацияләре буенча бүләкләделәр. Җиңүчеләргә «Созвездие - Йолдызлык» фестивале дипломы, медале, алтын кулон, ТР Президентының махсус стипендиясе, икенче һәм өченче урынны алучыларга исә кыйммәтле техника (фотоаппарат, телевизор, планшет, телефон, музыкаль үзәк) яки акчалата бүләк тапшырдылар. Җиңүче кызлар рәсми иганәчедән кыйммәтле туннар белән дә бүләкләнде.
Казан кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанова «Вокал» һәм Чаллы шәһәреннән «Татарстан» бию коллективы «Хореография» номинациясендә Гран-прига ия булдылар. Аларга бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз куллары белән тапшырды. « Кадерле балалар, укытучылар, әти-әниләр, безнең Мәскәү, ТӨРЕКСОЙ, Кырым кунакларыбыз һәм шушы олуг бәйрәмгә килгән һәрбарчагыз! Мондый фестиваль безнең илдән башка бер җирдә дә юк икәнен тәгаен әйтә алам. Сез - безнең киләчәгебез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Гала-концертта кунак буларак чакырылган Кырым Республикасы мәдәният министры Арина Новосельская, кырым татарларының һәвәскәр «Илһам» белән «Ветерок» бию ансамбльләре дә катнашты. Кунаклар «Татарстан һәм Кырым Республикалары арасында мәдәни элемтәләрне ныгытырга ярдәм иткән өчен» дигән диплом белән бүләкләнде. Арина Новосельскаяга исә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең медале дә тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading