16+

Мәскәүдә Хәйдәр Бигичевны искә алдылар

- Хәйдәр Бигичев кебекләр гасырга бер генә туа, ди сәнгать белгечләре. Татар сәхнәсендә аны алыштырырлык шәхес юк. Халык җырлары, эстрада, опера әсәрләрен әйтәсеңме, бөек артистыбыз барлык жанрны да югары дәрәҗәдә зәвык белән башкара белде. Арабыздан яшьли, кинәт китеп барса да, аның җырлары халык күңелендә. Кичә Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналар залында...

Мәскәүдә Хәйдәр Бигичевны искә алдылар

- Хәйдәр Бигичев кебекләр гасырга бер генә туа, ди сәнгать белгечләре. Татар сәхнәсендә аны алыштырырлык шәхес юк. Халык җырлары, эстрада, опера әсәрләрен әйтәсеңме, бөек артистыбыз барлык жанрны да югары дәрәҗәдә зәвык белән башкара белде. Арабыздан яшьли, кинәт китеп барса да, аның җырлары халык күңелендә. Кичә Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналар залында...

- Хәйдәр Бигичев кебекләр гасырга бер генә туа, ди сәнгать белгечләре. Татар сәхнәсендә аны алыштырырлык шәхес юк. Халык җырлары, эстрада, опера әсәрләрен әйтәсеңме, бөек артистыбыз барлык жанрны да югары дәрәҗәдә зәвык белән башкара белде. Арабыздан яшьли, кинәт китеп барса да, аның җырлары халык күңелендә. Кичә Мәскәүдә Союзлар йортының Колонналар залында Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичевны искә алу кичәсе узды. Әлеге әдәби- музыкаль кичә татар концертының үрнәге иде, зәвыклы, югары дәрәҗәдә оештырылган иде ул, тамашачы да канәгать калды. Татарстан, Башкортстанның танылган артистлары Хәйдәр Бигичев репертуарыннан җырлар башкарды. Бәйрәм кунагы - Татарстанның халык артисты, татарлардан вокал артистлары арасында дөньякүләм танылу алган беренче җырчы Альбина Шаһиморатова Лондоннан махсус кайткан иде.
Концертта Хәйдәр Бигичевның сеңлесе Хәлидә Бигичеваны, хатыны Зөһрә Сәхәбиеваны да тамашачы алкышларга күмде.

- Хәйдәр арабыздан киткәнгә 18 ел була. Ләкин аның миннән бер генә миллимметрга да ерагайганы юк. Бүген Хәйдәрнең ике оныгы үсеп килә - ир малайлар. Алар кечкенәдән Хәйдәр бабайлары белән горурланалар, бабаебез үлсә дә, һәрчак янәшәбездә кебек, диләр. Хәйдәр Бигичев кебек мәшһүр җырчыларны юбилейдан юбилейга гына түгел, һәрчак искә алсак иде.Тамашачы Хәйдәрне хәер догасыннан ташламасын, - диде Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева. Быел Хәйдәр Бигичевнең туган ягында аның истәлегенә һәйкәл куярга да җыеналар. Мәскәүдә узган концерттан тулы репортажны "Шәһри Казан" сайтта укый аласыз.

Альбина Шаһиморатова, Татарстанның халык артисты:
- Хәйдәр Бигичев минем өчен күмпедер дәрәҗәдә остазым да. 15 яшьлек чагымда ул миңа дирижерлык бүлегеннән китеп, опера юлын сайларга киңәш бирде. Аның дөрес юл күрсәтүенә мин бүген дә рәхмәтлемен.
Халидә Бигичева, популяр җырчы, Хәйдәр Бигичевның сеңлесе:
-Хәйдәрне искә алу кичәсенә барлык туганнарыбыз да җыелды. Әниебез кебек якын бертуган Мөнирә апабыз да килде. Абыем җырлаган залда җыелуыбызга нык шатланам. Сәхнәдән Хәйдәр абыемның тавышы ишетелә кебек. Күренекле җырчыны искә алырга тамашачының да, җырчыларның да элитасы җыелган. Менә шулай микрофон тотып, тыйнак кына, тере тавышка җырлый торган чаклар кире кайтсын иде. Хәйдәр Бигичевның истәлегенә шундый чара оештыруда башлап йөргәне өчен якташыбыз Рифат Фәттаховка зур рәхмәтемне белдерәм.

Рифат Фәттахов, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер:
- Хәйдәр Бигичев - татар халкының тиңсез зур байлыгы, горурлыгы. Шуңа да аны искә алу кичәсен дә Хәйдәр Бигичевның статусына туры килерлек итеп оештырырга тырыштык. Дәрәҗәле, дөньядагы иң мәшһүр залларның берсен сайладык, ил күләмендә танылган артистларны чакырдык. Бөекләребезнең исемен мәңгеләштерү - изге бурычыбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading