16+

“Музыкаль каймак” җырларын тыңлагач елап җибәрә яздым. Гарьлегемнән...

“Татар радиосы”ның сайтына кереп карарга булдым. Анда “Музыкаль каймак” сәхифәсенең җырларына юлыктым.  Исеме ничек шәп бит, ә! Тик исеме җисеменә туры киләме соң?

“Музыкаль каймак” җырларын тыңлагач елап җибәрә яздым. Гарьлегемнән...

“Татар радиосы”ның сайтына кереп карарга булдым. Анда “Музыкаль каймак” сәхифәсенең җырларына юлыктым.  Исеме ничек шәп бит, ә! Тик исеме җисеменә туры киләме соң?

Каймак – сөтнең иң куе, иң кадерле, иң кыйммәтле өлеше бит. Бәлки акча ягыннан караганда, бу җырлар да башкаручыларга кыйммәткә төшкәндер, анысы... Радиога көненә әллә ничә тапкыр куярга бирү очсыз тормавын яхшы аңлыйбыз. 

Җырчылар һәм җырлар исемлегенә карадым да көрсенеп куйдым... Менә алар: Альбина Апанаева “Бөркет”, Ильвира Хамматова “Алтыным”, Алия Газетдинова “Бул син, бул”, Ришат Фазлыйәхмәтов “Йөрәгемне елатма”, Ильвина “Китеп барам”, Илшат Сафин “Бәхет күпере”, Диана “Ай-яй-яй”, Гөлназ Солтанова “Җаным-җаным”, Илүзә Гайсина “Үзең икән”. Шушылармы татар эстрадасының каймагы?! Җавап уңай икән, милләтебезгә “Ясин” чыгарга да була... 

Тик, шөкер, чын талант ияләре дә бар! “Казан утлары” журналының 100 еллыгында мин моңа тагын бер кат инанып кайттым. Ул кичтә йөрәкләр хис дулкынында тирбәлеп, колаклар моң дәрьясында иркәләнде. Тамашачылар да сыйфатлы җырларга, моңлы тавышларга сусаган булып чыкты: алкышлар тынып тормады. Әмма андый җырчыларның җырларын радио аша сирәк тапшыралар шул, чөнки “карга тавышлылар” кадәр акча түли алмыйлар.
Күпме кешедән ишеткәнем бар: радиоларда һаман бер үк җырларны әйләндереп торалар, дип. Халык риза булмаса да, фикерләренә колак салучылар күренми...

Бары “Тәртип” радиосы гына намусына тап төшермичә эшләвен дәвам итә. “Тәртип”нең хезмәткәрләре иң беренче чиратта милләтен һәм аның киләчәген кайгырта.

“Музыкаль каймак”ка әйләнеп кайтыйк әле. Диананың “Ай-яй-яй” җыры игътибарымны җәлеп итте. Максаты да шул игътибарны җәлеп итү булгандыр, күрәсең, юкса мондый тозсыз исем куймаслар иде.

Җырлаучының ясалма, роботлашкан тавышын ишеткәч, моның тере тавышын ишетергә язмасын дип теләдем. Яздырылган тавыш ук йөзне сытарга мәҗбүр итә икән, чынына өмет бөтенләй калмый. 
“Ялынырсың, ялварырсың,
Котыртма мине алай.
Болай да йөрәгем яна.
Кайларда син? Ай-яй-яй.”
Бу җыр чынлап та ай-яй-яй булган икән бит! Кушымтасын гына бирүемә ачуланмассыз, калган өлешләре белән танышып өлгермәгән булсагыз, бәхетегездән мәхрүм итәсем килми. 

Илүзә Гайсина җырының кушымтасын истә калдыруы иллә дә җиңел булып чыкты. Бигрәк тә икенче өлешен:
“Тормышымны җыр итүчем,
Көннәремне нур итүчем,
Бәхетемне чын итүчем
Үзең икән.
Үзең икән, үзең икән, үзең икән,
Син үзең икән.
Үзең икән, үзең икән, үзең икән,
Син үзең икән.”
Моны текстның авторы Айгөл Вәлиуллина уйлап тапканмы, әллә аның кулыннан киткәч сүзләр өстәлгәнме? 

Алия Газетдинованың “Бул син, бул” җырын тыңлагач, елап ук җибәрә яздым. Юк, хисләр кылларын чиертүдән түгел, ә шуны җыр итеп халыкка оялмыйча тәкъдим итүләреннән гарьләнеп. Текстның авторы Гөлфия Шакирова икән.
“Бәхет булып кагыл,
Артларымнан тагыл.
Җилләр булып,
Нурлар булып кагыл.
Назлар булып, тыным булып
Иренемә ягыл, иренемә ягыл.

Кушымта:
Бул син, бул!
Уйларым бул!
Бул син, бул!
Хыялым бул!
Бул син, бул!
Сулышым бул!
Бул син, бул!
Язмышым бул!
Бул син, бул!
Уйларым бул!
Бул син, бул!
Хыялым бул!”

Менә ичмасам каймак бу! Тик җырларның куелыгына караганда, сепаратор сөтеннән артмый. “Татар радиосы” сайтында тавыш бирү бара, кайсысын сайлыйм икән? 
Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Килешэ. Доп - дорес фикерлэр. Телебезне , миллэтебезне, сэнгатебезне кызганып елыйсым килэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дания Ханым, бу кызганыч хэлгэ барыбызнын да кузлэрне ачканга бик зур Рэхмэт Сезгэ! Спрос рождает предложение, дилэр. Анын халыгы шундый такмак-сузтезмэгэ мохтаж икэн, татарларнын килэчэге юк

      • аватар Без имени

        0

        0

        Пущтэк жырны чуп сузлэренэ язылганны шул агониядэге халык кына тынлый ала. Ана барыбер. Ул бер нэрсэ дэ сизми. Актан караны аера алмый((

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ярар инде, бэйлэнмэгез. Жырласыннар, тынлаган кеше тынлар, тынламаганы тынламас. Бигрэк белдекледэ булып китэсез. Гел яхшы жырлар гына булмый бит инде. Яхшыны аерыр эчен начарыда кирэк бит.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Килешэ.

            Мөһим

            loading