Люция Хәбибуллина
Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры Наил Дунаевны "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде.
55 елдан артык гомерен сәхнәгә багышлаган артист һәм педагогны дәүләт җитәкчеләре исеменнән Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады. "Тукай ролен сәхнәгә менгерүчеләр...
Люция Хәбибуллина
Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры Наил Дунаевны "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде.
55 елдан артык гомерен сәхнәгә багышлаган артист һәм педагогны дәүләт җитәкчеләре исеменнән Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады. "Тукай ролен сәхнәгә менгерүчеләр аз булмады. Ләкин сез уйнаган Тукай йөрәкләрдә уелып калды. Бәхтияр, Хөсәен Ямашев кебек тарихи шәхесләрне уйнадыгыз. "Гөргөри кияүләре"ндәге ролегез дә бик шәп булып чыкты. Крәшен халкының тормыш рәвешен, аның гореф - гадәтләрен күрсәттегез. Сез киңкырлы артист. Рус һәм чит ил авторларының песаларын да тәрҗемә иттегез...", - диде. Аннары Римма Атлас кызы Наил Дунаевка Президент бүләге булган «Форд» автомобиле ачкычларын тапшырды. Шулай ук Минтимер Шәймиевнең котлавын ирештерде.
"Крәшен сүзе" газетасы мөхәррире Людмила Белоусова, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты проректоры Роза Әхмәдиева, туган ягы Зәй һәм Мамадыш районнары җитәкчеләре, татар театрлары директорлары, режиссерлары тәбрикләде. Минзәлә театрыннан Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллинаның: "Сезнең уйнаганны күреп җан сөенә. Сәхнәдә бик җиңел уйныйсыз. Сез бүген дә бөтен хатын - кызларны гашыйк итәрлек ир заты", - дигән сүзләрен Наил Дунаев кичәдә тагын бер кат исбатлады. Үзләренең укытучыларын котларга бүгенге көндә танылган шәхесләр булып җитешкән, төрле театрларда эшләүче укучылары да килгән иде. Түбән Кама театры режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев студент елларын искә алды. "Шушы мәртәбәле урында басып торырлык шәкерт итеп тәрбияләгәннәр икән без укытучыларыбызга рәхмәтле. Без гомер буе Сезнең йөзегезгә кызыллык китермәскә тырышабыз",- диде ул.
Юбилярга Башкортстанның халык артисты Илдар Гомәров исә үзе иҗат иткән өр яңа җырын бүләк итте. Шулай ук Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗанов, Алинә Кәримова, Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаров, Айдар Сөләйманов Наил Дунаевны җыр аша тәбрикләделәр.
Щепкинчылар исеменнән аны халык язучысы Рабит Батулла котлады. Үзләренең мәктәп елларындагы истәлекләре белән дә уртаклашты. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев артистка үзенең рәхмәтен ирештерде.
Театрда Наил Дунаев дигән артистның булуы зур бәхет. Аның кыяфәте Голливуд көнләшерлек. Сәхнәдә эшләгәндә аның кебек нечкә күңелле артист юк. Ул сәхнәдә күз яше белән елый торган бердәнбер ир - егет. Вакыйгаларны шундый ихлас кичерә", - диде ул.
Наил Дунаев республика һәм театр җитәкчеләренә котлавын җиткерде.
Артист һәм педагог Наил Дунаевны дәүләт җитәкчеләре исеменнән рәсми котлау һәм аңа Президент бүләге булган «Форд» автомобиле ачкычларын тапшыру миссиясен бик дулкынланып Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова башкарды.
Наил Дунаевны "Туганайлар" керәшен газетасы баш мөхәррире Людмила Белоусова котлап "өлкән карендәшебез", "ак дәдәбез" дип атады, артистны якташлары Зәй районы хакимияте вәкилләре генә түгел, Мамадышлылар да үзенеке кебек итеп котлады. Чөнки Питрау Сабан туеның иң матур бер бизәге булган "Керәшен чибәре" бәйгесенең алыштыргысыз жюри рәисе Николай Иванович икән. Татарстанның төрле дәүләт театрлары җитәкчеләре йә үзләре, йә аларның артистлары Наил Дунаевның укучылары булганга, аның педагоглык сыйфатлары ассызыкланды.
Фото: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар