16+

Нәфис сүз – кеше көлдерү түгел

Ягъни Казан театр училищесында бүген кемнәр белем ала?

Нәфис сүз – кеше көлдерү түгел

Ягъни Казан театр училищесында бүген кемнәр белем ала?

Өлкән буын тамашачы сәхнәдә Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһудин кебек оста конферансьеларны күреп калуы белән бәхетле. Әнә шуларны бүгенге яшьләргә дә күрсәтәсе иде... Хәзер бездә конферансьелар юк, концертны алып баручылар гына бар. Нәфис сүз осталарыннан Айрат Арсланов, Рәшит Сабиров, Алмаз Хәмзин кебек артистларга алмаш булырдай яшьләрне күрәсе килә.
Бүген бездә кемнәр нәфис сүз остасы булырга җыена соң? Соравымны театр училищесы директоры Гыйлемхан Мөбарәкшинга бирдем.
- Эстрада бүлеге моннан сигез ел элек ачылган иде. Башта анда Алмаз Хәмзин эшләде. Шушы вакыт эчендә шактый гына яшьләрне әзерләп чыгардык. Һәркайсы тормышта үз урыннарын тапса да, нәфис сүз жанрында эшләүчеләр аз. Бүгенге көндә әлеге бүлектә I-IV курсларда 38 бала белем ала. Алар арасында һәрьяктан талантлылар да бар. Аеруча III курслар бик талантлы. Күрәсең, нәфис сүз остасы булу гына аларны канәгатьләндерми. Үзләрен җыр өлкәсендә дә сынап карыйсылары килә, - ди Гыйлемхан әфәнде.
Курсның җитәкчесе Марсель Мәхмүтов фикеренчә, бүген татар эстрадасы җыр һәм пародия белән генә чикләнә. Ул безне үз дәресенә чакырып, эшләү алымнары белән таныштырды. Бу юлы «Ужин дураков» дигән француз комедия­сен студентлар үзләре русчадан татарчага тәрҗемә итеп килгән иде. Шуның уңышлысын сәхнәләштереп, студентларның бөтен мөмкинлекләрен ачып, май аенда сәхнәдә күрсәтергә җыеналар.
- Без дүрт ел буена шушы студентларның сәләтле икәнлекләрен исбатларга тиеш. Әлеге төркем белән IV курста клоунада буенча дәресләр үткәрергә уйлыйм. Быел май аенда, Җиңү көне уңаеннан, Казанның тарихи урыннарын «кузгатырга» исәплибез. Элек сугышка киткәндә, хәзерге Санкт-Петербург урамыннан җырлап үткәннәр һәм цирк бинасы янындагы мәйданда җыела торган булганнар. Без ул тантанага шул чорда иҗат ителгән шигырьләр әзерлибез. Студентларыбыз декабрь аенда яшь режиссерлар лабораториясендә катнашып, Мактау грамотасына лаек булдылар, - дип сөйләде Марсель Мәхмүтов.
Студентлар нинди максатларны күздә тота соң?
Минтимер Насыйбуллин (Балык Бистәсе районыннан) укуын армия сафларыннан кайтканнан соң дәвам итә. Киләчәктә үзен алып баручы итеп күрә. Алып баручы төрлесен булдырырга тиеш, әмма теләсә нәрсә сөйләп кеше көлдерергә кирәкми, дип саный.
Рәфинә Гобәйдуллина башта җырчы булырга ниятләсә дә, киләчәк планнары үзгәргән. Чөнки биредә татар классиклары иҗатына мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Сәхнәдә шаян хикәяләр, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт шигырьләрен яратып укый.
Энҗе Йосыпова кечкенәдән апасы Чулпанның җырлавын тыңлап сәхнә артында йөргән чакларын искә алды. Башта биюче булырга теләсә, хәзер үзен радио-телевидениедә алып баручы буларак күрәсе килә.
Ләйсән Миннәхмәтова мәктәп елларында ук Алабугада мәдәни чаралар алып барган. Бу эшне профессиональ дәрәҗәдә дәвам итү өчен белем кирәк. Сәхнәдә үзе язган шигырьләрне дә укырга ярата.
Эстрада бүлеге укытучысы, Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла әйтүенчә, балалар театр училищесына мәктәптән әзерлексез килә.
- Алар әдәбиятны, классик язучыларыбызны белми. Бу, әлбәттә, укытучының эшләп бетермәве. Укытучыларның кызыксындыруы юк, күрәсең. Мин дәресне классик әсәрләргә, халык авыз иҗатына нигезләнеп алып барам. Сатирик язучыларның әсәрләрен өйрәнүне, яшь шагыйрьләрнең иҗатлары белән таныштыруны да максат итеп куям. Нәфис сүзне «кеше көлдерү» дип кенә аңлыйлар хәзер. Башта студентлар эстраданы «җыр» дип кенә күз алдына китерсәләр, соңрак юнәлеш­ләре күп булуын аңлый башлый. Бездә укыган бала теләсә кайсы юнәлешне сайлый ала. Курстан берничә генә булса да, үзенең татарлыгы белән горурланып, үзләренең матур сөйләмнәрен тамашачыга җиткерә ала торган артист чыкса, үз бурычымны үтәдем, дип санар идем, - диде Инсаф Абдулла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading