Татарстан, Якутия, Казахстан, Эстония, Чувашстан - барысы да бер сәхнәдә. «Нәүрүз» фестивале әнә шулай төрле милләтләр театрларын бер урынга туплый. Бер-берсенең телләрен аңламасалар да, сәнгать аша йөрәкләрен ачарга тырыша алар. Төрки халыкларның милли диалогы бу.
Быел Төрки халыкларның XIII «Нәүрүз» халыкара театр фестивале Саха (Якутия) Республикасы театр сәнгатенә багышланды. Алар «Олонхо» театрының йола күренешләрен, П.Ойунский исемендәге Саха академия театры башкаруында якут классикасын, курчак тамашаларын, эстрада театры артистлары чыгышын алып килгән иде.
Фестивальнең беренче көнен дә якутлар Саха халык фольклорына нигезләнгән «Сугышчы кыз Джырыбына» музыкаль эпик әсәре ачып җибәрде. Борынгы эпоска нигезләнсә дә, спектакльдә заман төсмере ярылып ята. Ир-егетләр каршылыкларга чыдый алмый бирешкәндә, хатын-кыз кулына корал алырга, явыз көчләр белән көрәшергә мәҗбүр. Спектакльнең режиссеры Матрена Корнилова да әсәрнең феминистик рухта баруын яшерми. Заманасы шундый, ди режиссер.
- Мин бу әсәргә озак кызыгып йөрдем. Гадәттә, эпос геройлары бер яклы гына күрсәтелә, ә монда һәр нәрсәнең ике ягы бар. Әйтик, матур кыз кара көчләр белән «дус». Менә шул матурлык Джырыбынаның ир туганын харап итә дә инде. Ул абыйсын коткарырга тиеш була. Хатын-кызның ирләр вазифаларын үтәве хәзер дә, ул вакытта да нормаль күренеш түгел. Шуңа да кызга гел явыз көчләр белән көрәшергә, начар ирләрнең кияүгә димләүләреннән качарга туры килә. Спектакльдә, нәсел дәвам итү өчен, Джырыбынага янәдән туарга кирәк, - ди Матрена Корнилова.
Спектакль олонхо - якутларның борынгы эпик сәнгатенә нигезләнгән иде. Шаманлык төсмере, актерларның пластикасы, үзенчәлекле сөйләм стиле тамашачыны, сихерләгән кебек, сәхнәдән күзен алдыртмады. Куркытты, елмайтты, елатты, куандырды, ләкин битараф калдырмады.
К.Куанышбаев исемендәге Казах музыкаль драма театры Антон Чеховның «Чия бакчасы»н тәкъдим итте. Рус классик пьесасы казах сәхнәсендә үзгә төсмер алган. Әйтик, төп герой - алпавыт Раневская Чия ханымга әйләнгән. Ә аның кызы Аняны якыннары Алма дип йөртә. Ләкин нигездә шул ук эчке конфликтлар, ялгызлык, максатсыз тормыш, иске дөнья җимерелү символы ята. Спектакльне карагач, һәр милләтнең үз «Чия бакчасы» барлыгына инанасың.
Спектакльдә төп рольне уйнаучы актер Шах-Мурат Ордабаев сүзләренчә, «Чия бакчасы» казах тамашачысын ике төркемгә бүлгән. Кемдер аны кабул иткән, кемдер «шок» хәлендә калган.
- Чеховның әсәре аша без казах халкы кичерешләрен күрсәтергә булдык. Әсәрне үзебез аша үткәрдек, кабул итәргә тырыштык. Шуңа да персонажлар казах теленә тәрҗемә ителде. Кайбер элементлар соңгы ун елда казах милләтендә күтәрелгән темалар төсмере алды. Думбра белән кубыз моңнары да үз урынын тапты, - ди Шах-Мурат Ордабаев.
Татар телендә барган спектакльләрне дә фестиваль кунаклары җылы кабул итте.
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры «Нәүрүз»гә Хәсән Туфан шигырьләреннән торган «Агыла да болыт агыла...» һәм «Җилкәнсезләр» (Кәрим Тинчурин) спектаклен тәкъдим итте. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры Славомир Мрожекның «Кароль» абсурд комедиясен, «Әкият» курчак театры «Бүре җиләге» (Ркаил Зәйдулла), Әлмәт татар дәүләт драма театры «Качаклар» (Нәкый Исәнбәт) пьесаларын күрсәтте.
Бүген исә «Нәүрүз» фестиваленең соңгы көне. Тамашачы карамагына Тыва Республикасы - «Торналар», Чаллы шәһәре - «Ай тотылган төндә», эстон театры «Убыр» спектакльләрен тәкъдим итә. Театр сезоны ябылыр алдыннан рухи азык туплау өчен менә дигән мөмкинлек бу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар