16+

Опера һәм балет театрында – алмагач бакчасы

13 ноября 2016, 07:14
1437
0
0
Уку өчен 2 минут

12 декабрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле тамашачыларга «Изге бакча» спектаклен тәкъдим итә.

Опера һәм балет театрында – алмагач бакчасы

12 декабрь көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле тамашачыларга «Изге бакча» спектаклен тәкъдим итә.

Әсәрне режиссер һәм балетмейстер Георгий Ковтун сәхнәләштерде. Казан тамашачысына ул «Кара Пулат», «Алтын Урда», «Кыйссаи Йосыф», «Кармэн» спектакльләре аша таныш.

Спектакль борынгы риваятькә нигезләнеп төзелгән. Кайчандыр Болгар шәһәре шау чәчәккә күмелгән алмагач бакчасы белән уратып алынган булган. Дошман яу белән килгәч, шәһәр белән бергә шушы алмагач та юкка чыккан. Патша бу бакчаны яңадан торгызу нияте белән яши, ләкин үлеп китә. Аның эшен кызы белән яшь егет дәвам итә. Ләкин бакча үстерү өчен аларга күккә менеп тере алмагач ботагын алып кайтырга кирәк. Алма бакчасы торгызылгач кына якын-тирәдә тынычлык һәм дуслык хөкем сөрәчәк.
Спектакльнең куелышында 80 артист - оркестр музыкантлары, ансамбльнең хор һәм бию төркеме катнашачак.
- Бу «рольле» спектакль булачак. Артистлар өчен дә, халык өчен дә, ул - яңалык, - диде Георгий Ковтун.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading