16+

Өрәкләр кайтып, үпкәләп йөрмәсен

Бөек Ватан сугышында (1941-1945 еллар) немец-фашистларын җиңүдә Кызыл Армия һәм элекке СССР халыклары төп рольне уйнады. Җиңү күп корбаннар, тиңдәшсез батырлыклар бәрабәренә яулап алынды.

Өрәкләр кайтып, үпкәләп йөрмәсен

Бөек Ватан сугышында (1941-1945 еллар) немец-фашистларын җиңүдә Кызыл Армия һәм элекке СССР халыклары төп рольне уйнады. Җиңү күп корбаннар, тиңдәшсез батырлыклар бәрабәренә яулап алынды.

Чит илләрнең кайбер сәясәтчеләре Бөек Ватан сугышы тарихын үзгәртергә омтыла, Россиягә каршы дошманлык коткысы тарата.

—Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычында, республикада быел- милли мәдәниятлар елы. Балык Бистәсе районыбызда оештырылган халык театрлары фестиваленә ватанпәрвәрлек темасы күтәрелгән әсәр сайладык. Авылыбызның үзешчән артистлары белән язучы Вакыйф Нуриевның “Кышның озын бер төне” бәян-хикәяте буенча Мәйрүзә Насыйрова иҗат иткән “Өрәк яки озын бер төн” пьесасын сәхнәләштердек,- ди Ямаш авылы мәдәният йорты директоры Исламия Сафина.

 Укытучы Әлфия Мостафина, төзелеш тармагында эшләүче җитәкче Илназ Дәүләтов, студентлар Дәниф Хәйруллин, Азат Зиннәтов репитицияләргә Казаннан кадәр кайтып йөргәннәр, хәтта. Спектакльдә уйнаган кешеләрнең берсе дә мәдәният хезмәткәре түгел. Айрат Зиннәтов, Илфар Әхмәтшин, Гөлфия Баһавиева- укытучылар, Илмир Гайнетдинов- социаль хезмәткәр. Ләкин, аларны театрга мәхәббәт, авылларының мәдәният тормышында катнашу теләге берләштерә. 

 —Сәхнә осталыгыгыз елдан- ел камилләшә бара. Район фестивалендә 1нче дәрәҗә дипломны да алганыгыз булды. Коллективка яшь үзешчәннәрнең килүе дә сөенечле күренеш.   Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев исемендәге район театр фестивалендә 11 авыл катнаша быел,-дип, Балык Бистәсе район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге хезмәткәре Илназ Шакиров ямашлыларга иҗат уңышлары теләде.

Балтач авылы җирле үзидарәсе рәисе Харис Гатиятов:”Ямаш авылыннан гына да Бөек Ватан сугышына 259 кеше киткән, шулардан 156сы яу кырында һәлак булган. Авылда сугыш ветераннарына һәйкәл куелган. Җиңү яулаган сугышчыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү хисен балаларда да тәрбиялик, аларның рухларына дога кылыйк. Шушы пьесадагы яу кырында һәлак булган солдат Сәхәп өрәге кебек бер кем дә онытылмасын, җаннары кайтып, безгә үпкәләп йөрмәсен. Игелекле булыйк, Ватаныбызны яратыйк һәм саклыйк!» - диде.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading