16+

Һәр тармакка акча кирәк

Мәдәният елы һәм «Казан-төрки дөньяның мәдәни башкаласы» буларак, быел сәнгать оешмаларының эшчәнлегенә аеруча игътибар бирелә.

Һәр тармакка акча кирәк

Мәдәният елы һәм «Казан-төрки дөньяның мәдәни башкаласы» буларак, быел сәнгать оешмаларының эшчәнлегенә аеруча игътибар бирелә.

Министрлыкта узган матбугат конференциясендә Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов белдергәнчә, соңгы елларда иң зур уңышларның берсе - авыл клубларын саклап калу. Әлеге үзәктә Татарстаннан гына түгел, чит өлкәләрдән килүчеләрне дә клуб эшенә өйрәтәләр. Матди-техник базаларын ныгыту өчен, быел һәр мәдәният йортына 50 шәр мең акча бүлеп бирелә.
Быел «Салют, Победа!», балалар өчен «Звонкий капель» дигән фестивальләр оештырылырга тиеш. Мордва халкы өчен яңа бәйрәм үткәрү дә күздә тотыла. «Түгәрәк уен» фестивален июнь аенда Болгарда уздырырга ниятлиләр.
Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәр милләтнең үз оешмалары тарафыннан төрле мәдәни чаралар оештырылуын җиткерде. «Нәүрүз» бәйрәме 22 мартта Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры янында узачак. Музей эшчәнлегенә дә игътибар ителә, быел 20 күргәзмә оештыру күздә тотыла. Халыкара Мөселман киносы фестивале ун еллык юбилей буларак уза. Аңа, елдагыча, бюджеттан 15 миллион сум бүлеп биреләчәк.
Халык һөнәрчелеген үстерү үзәге генераль директоры Нури Мостафаев быел Россия күләмендә үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итүне төп бурычларның берсе итеп саный. Халык һөнәрчелеге буенча фестиваль дә үткәрергә җыеналар. Анда җиңүчегә 300-400 мең сум күләмендә бүләк тапшырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading