16+

Рифат Фәттахов: “Яхшы җырчыларны көн саен түгел, ел саен да табып булмый”

Казанда XVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесе финалы узды. Конкурста катнашучыларның 30 проценты җиңүче булган, аларның исемнәре инде билгеле. Бу хакта безгә Р.Ваһапов фонды генераль директоры Рифат Фәттахов сөйләде.

Рифат Фәттахов: “Яхшы җырчыларны көн саен түгел, ел саен да табып булмый”

Казанда XVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесе финалы узды. Конкурста катнашучыларның 30 проценты җиңүче булган, аларның исемнәре инде билгеле. Бу хакта безгә Р.Ваһапов фонды генераль директоры Рифат Фәттахов сөйләде.

“Яхшы җырчылар күп булмый”

“Төп максатыбыз – халык җырлары, классик музыка, эстрада һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, барлау һәм аларны зур сәхнәгә чыгару. Р.Ваһапов, И.Шакиров, Х.Бигичев традицияләрен дәвам итүче яшьләребез бар, Аллага шөкер. Бик көчле татар тавышлары бар.

2007 елдан башлап Яшь башкаручылар конкурсын үткәреп киләбез. 2004 елда фестивальне башлаганда, яшьләрне дә эзләргә кирәктер, дигән фикергә килдек. Бу идеяне тормышка ашыруда Илһам абый Шакиров бик нык ярдәм итте. Ул безнең фестивальнең беренче көненнән катнашты һәм гомеренең соңгы көненә кадәр жюри рәисе булды. 2007 елдан берничә сезон ел саен үткәрдек. Соңыннан ел саен үткәрү бәлки кирәк түгелдер, дигән фикергә килдек. Яхшы җырчыларны көн саен түгел, ел саен да табып булмый. Кайвакыт ике елга бер тапкыр үткәргәндә дә төрле нәтиҗәләр була”, - ди Рифат Фәттахов.

“Конкурста җиңүчеләр югалып калмады”

“Без бу конкурс белән горурланабыз, чөнки ул – объектив бәйге. Конкурста җиңгән җырчыларның 90 проценты югалып калмады. Бүгенге көндә сәхнә тоткан көчле, яшь җырчыларның 90 проценты Ваһапов фестивалендә канат чыгарды. Әйтик, Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Артур Исламов, Марсель Вәгыйзов, Рөстәм Насыйбуллин, Илүсә Хуҗина, Айгөл Хисмәтуллина, Айгөл Хәйри һәм башкалар. Алар барысы да безнең белән бәйле. Бу инде конкурсның кирәклеге турында сөйли”.

“Барыбер үткәрдек”

“Быел чираттагы конкурс үтте. Вәзгыять авыр булуга карамастан, без аны үткәрергә булдык. Беренче турын онлайн үткәрдек, икенче туры онлайн-офлайн режимда узды. Чараны күчерү – бик авыр әйбер. Мәсәлән, без Яңа татар җырын өч тапкыр күчердек. Бер концертны күчерү өч яңа концерт эшләүгә караганда авыррак.”

“Башка милләт вәкилләре дә катнашкан”

Финалистлар 4 номинациядә көч сынаша: халыкчан башкару, академик вокал, эстрада җыры һәм инструменталь башкару. Моннан тыш, “Башкорт халык җырларын иң оста башкаручы” һәм “Татар җырлары башка милләт вәкилләре башкаруында” дигән өстәмә номинацияләр дә булачак. Әйтергә кирәк, конкурста әрмәннәр, әзербайҗаннар, руслар кебек башка милләт вәкилләре дә катнашкан. География дә киң – Татарстаннан гына түгел, Төмән, Башкортстан, Удмуртия, Екатеринбург һәм башка төбәкләрдән катнашучылар килгән.

“Катнашучыларның 30 проценты җиңде”

Конкурста катнашучылар саны елдан-ел арта. 2007 елда 33 кеше катнашса, быел 112 кеше катнашырга теләк белдергән. “Бу – начар сан түгел. Бәлки вокал конкурсы өчен күптер дә әле, чөнки сайлап алу – бик авыр. Ләкин алар арасында яхшылары бик күп. Әйтик, 112 кешенең 80е икенче турга үтте. Шуның 41е финалга узды һәм 30га якыны җиңүче булды. Катнашучыларның 30 проценты җиңүче дигән сүз!” - ди Рифат Фәттахов.

“Татарлар һәм башкортлар”

“Татарстан һәм Башкортстан арасындагы мөнәсәбәтләр буенча төрле провокацион фикерләр яңгырый. Минемчә, күп очракта бу – ясалма күренеш. Ник дигәндә, конкурста катнашучы 112 кешенең 30га якыны – Башкортстаннан, алар арасында этник башкортлар бар. Алар чиста татар телендә “Әллүки”не җырлый. Башкортстанда яшәүче татар егетләре башкорт телендә башкорт халык җырларын тәкъдим итәләр. Әлбәттә, без “ни өчен башкортча, бу - татар җыры фестивале”, - дип әйтәбез. Аларда бу гаҗәпләнү уята. Татарлар һәм башкортлар җырны татар һәм башкорт җырына бүлми икән, дигән фикергә киләм. Әйтик, Фидан Гафаров кемгә якынрак – татаргамы, башкорткамы? “Татар-башкорт милләте” дигән төшенчә юк. Әмма “татар-башкорт җыры” дигән синтез бар. Җиңүчеләр арасында да Башкортстаннан килгән яшьләр шактый. Рәшит Ваһапов репертуарында да башкорт җырлары күп. Шуңа күрә быел да “Башкорт халык җырларын оста башкаручы” дигән номинация керттек”, - ди Рифат Фәттахов.

Җиңүчеләрнең исемнәре инде билгеле. Аларны 17 май көнне БКЗ залында узачак гала-концертта ишетеп булачак. Тамашаның махсус кунаклары – Илһам Вәлиев, Рәфис Хөснетдинов, Рүзил Гатин. Концертта “Яңа музыка” һәм “Казан нуры” оркестрлары, Татарстан Дәүләт Камера хоры булачак. 

Фестивальне Татарстан Президенты ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге иҗтимагый татар мәдәнияте фонды оештыра.
Идея авторы, җитәкчесе, Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең генераль продюсеры - Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Әхмәт улы Фәттахов.

Конкурсның җюри әгъзаләре: 

1. Кәлимуллин Рәшид Фәһим улы - Россиянең композиторлар идарәсе берлеге рәисе, ТРның композиторлар берлеге рәисе, Россия һәм Татарстанның халык артисты, жюри рәисе.
 
2. Сөнгатуллина Зилә Даян кызы - РФ һәм ТРның халык артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор.
 
3. Газиев Идрис Мөдәрис улы - Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан һәм Башкортстан республикаларының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, Салават Юлаев исемендәге Башкортстан дәүләт премиясе лауреаты, Уфа сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы профессоры;
 
4. Шәрифуллина Зөһрә Нигъмәтулла кызы - Татарстан Республикасының халык артисты;
 
5. Ильясов Рәсим Әдһәм улы – «Казан нуры» оркестрының сәнгать җитәкчесе, Казан мәдәният институты югары сәнгать мәктәбе деканы, Татарстанның халык артисты, профессор;
 
6. Вәлиев Илһам Фәһим улы - Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының атказанган артисты, Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт премиясе һәм «Алтын битлек» Рәсәй милли премияләре лауреаты.
 
7. Төхвәтуллина (Вәлиәхмәтова) Фәридә Фердинанд кызы – «Татарстан - Яңа гасыр» телеканалы әдәби-музыкаль программалары баш мөхәррире.

8. Зәйнуллина Айгөл Камил кызы - халыкара конкурслар лауреаты, пианистка, концертмейстер, продюсер.

9. Фәттахов Рифат Әхмәт улы - Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияты фонды җитәкчесе, Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале генераль продюсеры.

10. Вәлиев Рәзил Исмәгыйль улы - Ваһапов фестиваленең Кайгыртучылар Советы рәисе, Татарстанның халык шагыйре

11. Ахиярова Резеда Зәки кызы - Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, композитор.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading