16+

«Рифәсез бик авыр булыр иде»

«- Китмә син, Рифә, авылдан. - Китәм, дустым, китәм. Башта педучилищены тәмамлыйсым, аннан университетка керәсем, аспирантурага каласым бар. Ә аннары шигырьләр язачакмын...» Бу өзектәге максатка омтылучан кыз - бүген инде боларның барысына да ирешкән шагыйрә, прозаик, публицист һәм галимә Рифә Рахман. 50 яшьлеге уңаеннан уздырылган иҗат кичәсендә тормыш сәхифәләрен тагын...

«- Китмә син, Рифә, авылдан.
- Китәм, дустым, китәм. Башта педучилищены тәмамлыйсым, аннан университетка керәсем, аспирантурага каласым бар. Ә аннары шигырьләр язачакмын...»
Бу өзектәге максатка омтылучан кыз - бүген инде боларның барысына да ирешкән шагыйрә, прозаик, публицист һәм галимә Рифә Рахман. 50 яшьлеге уңаеннан уздырылган иҗат кичәсендә тормыш сәхифәләрен тагын бер кат барлады ул.
Кукмара районының Мәмәшир авылында туып үскән Рифә ханым ярты гасырлык гомеренә нәтиҗә ясады. Ә нәтиҗәсе саллы - шигърияттә дә, прозада да, әдәби тәнкыйтьтә дә, драматургиядә дә, фәнни өлкәдә дә үзен сынап караган, бик күпләрдә матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләгән, эшен дәвам итәрлек укучылары булган кеше турында башкача әйтеп булмый. Рифә Рахманны котларга килгән КФУның филология һәм сәнгать институты җитәкчелеге, каләмдәшләре, укучылары, авылдашлары, туганнары нәкъ менә шушы фикерне җиткерделәр. Юбилярның әнисе дә сәхнәгә күтәрелде. «Сезнең өчен иҗат кешесе булса, минем өчен - йөрәк парәсе ул», - дип, кызына рәхмәт сүзләрен белдерде ана. Кукмаралылар үзләренең горурлык хисләрен җырга салып яңгыраттылар.
Рифә Рахманның каләмдәшләре, иҗатташ дуслары тарафыннан да бик җылы сүзләр әйтелде. Язучы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Вакыйф Нуриев барысының да уен укып бирә алгандыр, мөгаен. «Рифәнең иҗаты барыбызны да шатландыра. Бик күпләрне әдәбиятка тартты ул. Язучылар берлегендә дә берьюлы берничә эш башкара. Рифәсез безгә бик авыр булыр иде», - дип, ихлас сүзләрен җиткерде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading