16+

Ринат Таҗетдинов «Алтын битлек» белән кайтты

Татарстанның һәм Росссиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновка Россия милли театрлар премиясе булган "Алтын битлек" тапшырылды. Ул "Театр сәнгате үсешенә өлеш керткән өчен" номинациясендә бүләкләнде. Премияне алганда артист үзенең театрына рәхмәтен җиткерде.

- Россия Театр эшлеклеләре берлеге секретариатында шунда ук Ринат Таҗетдинов кандидатурасын «Алтын битлек» кә лаек дип таптылар, ул чыннан да әлеге бүләккә лаек» - ди театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Артист белән хатыны Рәисә ханымның Мәскәүдән кайтуларын тимер юл вокзалында театр җитәкчеләре, бер төркем артистлар чәчәк бәйләмнәре белән каршы алды.

Хөрмәтле артистыбыз Ринат Таҗетдиновны әлеге бүләге белән без дә тәбриклибез. Ринат Таҗетдиновка тапшырылган "Алтын битлек" 27 апрельдә "Зәңгәр Шәл" спектакле алдыннан күрсәтеләчәк.

Моңа кадәр әлеге премиягә күренекле режиссер Марсель Сәлимҗанов белән беренче Президент Минтимер Шәймиев кенә лаек булган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading