Рәшит Ваһапов фестивале тиздән Казан тамашачысына яшь җырчы Рәнис Габбазовның беренче концертын тәкъдим итә. Без аның белән җаваплы концерты алдыннан очрашып, әңгәмә корып алдык.
- Рәнис, җырларга балачактан ук әбием өйрәтте дигәнең бар иде. Җыр-моңга мәхәббәтне дә ул тәрбияләгәндер?
- Әйе, Җиһан әбием туган ягым - Ульяновск өлкәсенең Ишеевка бистәсендә...
Рәшит Ваһапов фестивале тиздән Казан тамашачысына яшь җырчы Рәнис Габбазовның беренче концертын тәкъдим итә. Без аның белән җаваплы концерты алдыннан очрашып, әңгәмә корып алдык.
- Рәнис, җырларга балачактан ук әбием өйрәтте дигәнең бар иде. Җыр-моңга мәхәббәтне дә ул тәрбияләгәндер?
- Әйе, Җиһан әбием туган ягым - Ульяновск өлкәсенең Ишеевка бистәсендә «Идел моңнары» дигән ансамбльнең солисты иде. Мәктәптән кайтуга, урамга уйнарга да чыгармыйча, татар халык җырларын җырларга өйрәтә иде ул миңа. Әбидән өйрәнгән «Кайтыгыз, торналар» җырын балачактан җырлап йөрдем. Заманында аны Габдулла Рәхимкулов башкарган. Шуның өчен әбиемә рәхмәт. Рус мәктәбендә укыганлыктан, татарчаны да ипи-тозлык кына белә идем. Казанга килгәч кенә татарча матур итеп сөйләшергә өйрәндем.
- Җырларга яраткач, ни өчен театр училищесына килергә уйладың?
- Мине мәктәптә укыганда конкурста Миңгол абый Галиев күреп алды. Казанга театр училищесына ул чакырды. Анда биергә дә, нәфис сүзгә дә, җырларга да өйрәтәләр бит. Җырчы сәхнәдә актер да булырга тиеш.
- Ул һөнәрең хәзер ярдәм итәме соң?
- Әлбәттә, ярдәм итә. Мин һәр җырны үз йөрәгем аша үткәрергә, аны образлы итәргә тырышам.
- Театр училищесын тәмамлагач, үзләренә эшкә чакырган театрлар булдымы?
- Мин ул чакыруларны кабул итмәдем, үзем теләгән театрга булмады. Аннары Казанда калып, укуымны мәдәният һәм сәнгать институтында дәвам итәсем килде. Хәзерге вакытта профессор, күренекле җырчы Венера Ганиева классында дүртенче курста укыйм.
- Спектакльләргә йөрергә вакыт табасыңмы? Үзеңнең ымсынып калган ролең дә булгандыр әле.
- Камал театрына йөрергә тырышам. Анда барсам, укыганда репетицияләргә йөргән чаклар, курсташлар искә төшә. Диплом спектаклендә Илгиз Зәйнинең «Туйга ничә көн кала?» спектаклендә Зөлфәт ролендә уйнаган идем. Минем сәхнәдә Хәлилне уйныйсым килгән иде. Ул минем хыялда калды.
- Рәнис, син сәхнәдә үз ролеңне хәзер дә бик оста башкарасың. Бүген сәхнәдә тамашачы мәхәббәтен яулау җиңел түгел. Шулай да синең яраткан тамашачыларың бар. Үзең ул яратуны тоясыңмы?
- Ул яратуны алкышлардан тоям. Урамда барганда өлкән яшьтәгеләр танып кочаклап алалар. Шул сөендерә. Артист өчен тамашачы мәхәббәте кадерле.
- Шулай тиз танылып китүеңнең сәбәбе нидә дип уйлыйсың?
- Укый башлауга, мин башка җырчылар белән авылларда йөрдем, тәҗрибә тупладым. Аннары конкурсларда катнаша башладым. Рәшит Ваһапов исемендәге дәрәҗәле фестивальдә җиңү яулаганнан соң, аның җитәкчесе продюсер Рифат Фәттахов килешү төзергә тәкъдим итте. Шушы фестивальдән соң мин зур сәхнәләргә чыга башладым. Моның өчен Рифат абыйга рәхмәтлемен. Безнең фикерләр дә туры килә. Репертуарга да җырларны бергәләп сайлыйбыз. Бүген эстрадада бер юнәлештә генә барып булмый. Шуңа күрә классик әсәрләр дә, халык җырлары да, заманчалары да кирәк. Клиплар да тамашачыны җәлеп итәрлек булырга тиеш. Әле күптән түгел Мәскәү, Уфа, Оренбург тамашачылары алдында чыгыш ясап кайттык. Анда да концертны «Рамай» җыры белән ачып җибәрүне миңа ышанып тапшырдылар.
- Чит төбәкләрдә концертларыгызны ничек кабул итәләр?
- Татар халкы сәнгатьне ярата бит ул. Һәр җирдә яратып калалар. Чаллыда бер апа миңа багышлап язган шигырен дә бүләк итте.
- Профессиональ җырчы буларак, үзеңнең авылдашларың алдында чыгыш ясарга өлгердеңме инде?
- Мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кергәч, башка җырчылар белән бергә авылыбызга кайтып концерт куйган идек. Бик сөенеп калганнар иде.
- Фонограммага җырлауга карашың?
- Яшь чакта ук фонограммага җырлау белән килешәсе килми. Концертларда тере тавыш булырга тиеш. Ә инде зур стадионнарда аны файдаланырга мөмкин.
- Тиздән филармониядә тамашачы беренче мәртәбә сольный концертыңны күрәчәк. Дулкынланасыңдыр?
- Әйе, 13 ноябрьдә минем Казан тамашачысы алдында беренче зур сынавым. Җырлар да күп яздырдык. Репертуар өлкәннәргә дә, яшьләргә дә ярарлык булсын дип тырыштык. Бу араларда һаман шул концерт кына уемда. Кызлар турында да уйларга вакыт юк.
- Күңелеңне яулаган кыз бармы соң?
- Бәлки ул минем янымда гына йөридер. Тик миңа гаилә кору турында уйларга иртәрәк әле. Сәхнәдә, тормышта үз урынымны табасы бар әле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар