16+

Рәшит Заһидуллин сәхнәгә кайтты. Хәсән Туфан белән...

“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә “Ерак йолдыз яктысы” спектакленең премьерасы үтте. Әлеге тамашада халкыбызның бөек шагыйре Хәсән Туфан иҗатына һәйкәл торгызылды. Спектальдә эчкерсез мәхәббәт, дуслык һәм гаделсезлек кебек мәңгелек темалар күтәрелә. Тамашачылар репрессия корбаннарының язмашын үз күзләре белән күзәтә ала.

Рәшит Заһидуллин сәхнәгә кайтты. Хәсән Туфан белән...

“Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә “Ерак йолдыз яктысы” спектакленең премьерасы үтте. Әлеге тамашада халкыбызның бөек шагыйре Хәсән Туфан иҗатына һәйкәл торгызылды. Спектальдә эчкерсез мәхәббәт, дуслык һәм гаделсезлек кебек мәңгелек темалар күтәрелә. Тамашачылар репрессия корбаннарының язмашын үз күзләре белән күзәтә ала.

Спектакльнең премьрасын Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов та карады. Ул театраль кичәне Хәсән Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы” шигыре белән ачып җибәрде.

Минемчә, бу көнне артислар сәхнәдә уйнамады, алар рольләре эчендә яшәделәр. Тамашачыларны да үз дөньяларына җәлеп итә алдылар. “Созвездие-Йолдызлык” хәрәкәте һәрберебез өчен таныш. Хәзер аларның үз йорты бар. Республикабыз яшьләр һәм балалар үсеше өчен зур көч куя. Татар классиклары турында спектакльләр куелу милләтебез тарихына кызыксынуны арттыра" - диде Тимур Сөләйманов.

“Созвездие-Йолдызлык” сәхнәсендә илебезнең һәр гаиләсенә кагылган репрессияләр заманы сурәтләнде. Татар милләтенең зыялыларын халык дошманнары итеп танып, ГУЛАГка җибәрәләр. Аларның гаиләләре, дуслары һәм якыннары да зыян күрә. 

Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан  Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин җитәкчелегендә куелган спектакльнең тарихи нигезе дә тирән.

- Спектальдә репрессияләрдән зыян күргән бөек шәхесләребезнең җыелма образы тудырылды. Без Хәсән Туфан тормышы мисалында милләт фаҗигасен күрсәттек. Әлегә спектакль рус телендә куела. Киләчәктә “Ерак йолдыз яктысы” татар телендә дә куелачак, - диде Рәшит Заһидуллин. 

Хәсән Туфанның сөйгән яры Луиза Салиәскәрованың яраткан кешесе өчен соңгы тамчы канын да бирергә әзер торуы тамашачыларны битараф калдырмады. Халык дошманы хатыны булу - авыр сынау. Луиза Салиәскәрова һәм Хәсән Туфанның эчкерсез мәхәббәте сокландыра. Бүгенге көндә андый саф һәм чиста хисләрне табып буламы икән? Туфан ролен башкарган Искәндәр Нуриҗановка да спектальнең бу өлеше иң авыр бирелгән.

- Хәсән Туфанның биографиясен өйрәндем, аның хатыны белән булган мөнәсәбәтләренә игътибар иттем. Аларның чын мәхәббәте минем күңелеме тетрәндерде. Хәсән Туфанның шигырьләрендә чагылган хисләр дулкыны шулкадәр көчле, аларны тамашачыларыбызга җиткерә алганмын, дип ышанам, - дип уртаклашты Искәндәр Нуриҗанов. 

“Созвездие-Йолдызлык” сәхнәсендә куелган бу спектакль тамашачыларның күңеленә ята алды. Хәсән Туфан тормышы белән таныш булмаганнар шагыйрь язмышына кызыксыну уянуын белдерде. “Һәр кешенең үз йолдызы була”, - диләр. Ләкин безнең күгебездә мәңге балкый торган йолдызлар бар. Аларның иҗат җимешләре халык хәтерендә саклана. Бүген күренекле шәхесләребез калдырган мирас сәхнәдә балкыды. Бу яктылык һәркеше күңелендә дә кабынсын иде.

Илгизә Галиуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading