16+

Рөстәм Зиннуров: «Хатын-кыз булып уйнау авыр түгел»

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры коллективы эшкә килгән яшь артистларны һәрвакыт якты йөз белән каршы ала. Биредә үзләренең абый-­апа­ларыннан күреп сәхнәгә тартылучылар да бар. Кукмара егете Рөстәм Зиннуров артыннан ике энесе дә килә. Алар дүрт туган шушы театрда эшли.

Рөстәм Зиннуров: «Хатын-кыз булып уйнау авыр түгел»

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры коллективы эшкә килгән яшь артистларны һәрвакыт якты йөз белән каршы ала. Биредә үзләренең абый-­апа­ларыннан күреп сәхнәгә тартылучылар да бар. Кукмара егете Рөстәм Зиннуров артыннан ике энесе дә килә. Алар дүрт туган шушы театрда эшли.

- Рөстәм, сине бу якларга нинди җилләр ташлады?
- Минем апам Язгөл театр училищесын тәмамлап, Минзәлә театрына кайтты. Мәктәптән соң ике туган энем Раушан белән мине этюдлар ясатып, тикшереп карадылар да эшкә алдылар. Аннары ике туган энем Инсаф Әлмөхәммәтов килде.

- Син халык театры мәктәбен үткәнсең. Уку йортын тәмамламыйча гына театрда эшләү авыр түгелме?
- Режиссер Рамил Сәлахетдинов җитәкләгән халык театрында мин шактый тәҗрибә тупладым дияргә була. Шуңа күрә мондагы коллективка кереп китү авыр булмады. Аннан соң биредә өлкәннәр яшьләрне бик җылы каршы ала.Укуга килгәндә, быел Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына керергә исәп бар.

- Рөстәм, син соңгы ва­кытта «Шомбай», «Түтиләр», «Йолдыз егет», «Каракүз» спектакльләрендә уйныйсың. Гастрольләрдә йөргәндә халык бигрәк тә кайсы жанрны үз итә?
- Тормышта болай да проблемалар җитәрлек. Шуңа күрә сәхнәдә дә аларны карап утыру ялыктыра торгандыр. Кабул итүләренә караганда, комедияләрне ныграк яраталар, чөнки мәшәкатьләрдән арынып ял итеп утыралар.



- Тамашачы алдына чыгу дулкынландырмый калмый­дыр.
- Сәхнәгә чыкканчы, мин бик борчылам, каушыйм. Анда бер адым ясау белән, онытылып, үз ролемә кереп китәм.

- Әгәр режиссер үзеңә теләмәгән роль бирсә...
- Ул бит безнең эш. Ошыймы, юкмы, без аны үтәргә тиеш. Уйный торгач, ул ошап та китәргә мөмкин.

- Берәр режиссерның синнән «кайсы рольдә уйнар идең?» дип сораганы юкмы?»
- Башкортстаннан килгән Зиннур Сөләйманов «Түтиләр» комедиясен куйганда: «Үзеңне кайсы рольдә күрәсең?» - дип сорады һәм үзем теләгән Ирек ролен бирде.



- Син анда хатын-кыз роленә бик оста керәсең. Моңа кадәр дә шундый рольдә сәхнәгә чыкканың булдымы әллә?
- Бу беренче тәҗрибә түгел. «Шомбай» спектаклендә Убырлы карчыкны уйнаган идем. Хатын-кыз булып уйнау минем өчен авыр түгел.

- Җыр, биюдән кала, театрга килгәч тагын нинди һөнәр үзләштерергә туры килде?
- Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз. Әле өйрәнәсе нәрсәләр күп. Биредә мин фортепьянода уйнарга өйрәндем.

Театрга алганнары өчен җи­тәк­челәргә рәхмәт әйтәсем килә. Башка җиргә эшкә чакырсалар да, мин моннан китмәс идем.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading