XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале үз эшен тулы көченә башлап җибәрде. Мисыр, Төркия, Һиндстан, Испания, Германия, Ливан, Үзбәкстан, Иран, Казахстан, шулай ук Россия төбәкләреннән тәкъдим ителгән фильмнарны “Синема 5” кинотеатрында, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галериясендә, “Әкият” балалар үзәгендә карарга мөмкин.
Бу көннәрдә теләгән һәркем өчен мөселман киноларын карарга мөмкинлек тудырылган. Аларны карарга, бәя бирергә була. Фильмны әзерләүчеләр, режиссерлар, актерлар белән аралашу мөмкинлеге каралган. Һәрхәлдә, Казан тамашачылары арасында дистә еллар дәвамында фестиваль киноларын карарга йөрүчеләр бар.
Казанда Казах мәдәнияте көннәре кысаларында Казах киносы көннәре дә узды. Тамашачыларга “Тарлан”, “Күлтәгин”, “Ава Мария”, “Схема” фильмнары тәкъдим ителде. “Кыска метражлы бәйге фильмнары арасында Казахстан-Россия төшергән “Рух” фильмы да бар. 30 минутлык фильм кебек кенә үзе, әмма тәэсире шундый көчле булды. Фильм шәп, әмма җитеп бетмәде. Тамашачылар көткән бәхетле матур азагы да юк. Әмма автор күп нәрсәләрне укучыга уйланырга калдыруы күренә. Фильмдагы герой белән үзең дә үзгәрәсең кебек.
Балалар йортында тәрбияләнгән Фарухның бабасы үлеп китә. Бала шуны сизгәндәй, аның янына кайтырга ашкына. Тик ул кайту аңа бик авырлык белән бирелә. Юлында бала сөймәгән, Аллаһ бала бүләк итмәгән ир-ат очрый. Ул ир өчен эш, акча-мал табу мөһимрәк була. Ахырда Фарух-Рух үзенең иң кадерле, нәселдән-нәселгә күчүче балдагын бирергә мәҗбүр була. Бу гади генә балдак булмый. Шуның хакына бабасы йортына алып барырга ризалашкан комсыз, йөрәксез ирне үзгәртеп кайтаралар. Бабай үлгән, баланы кабат алып китәләр. Фарухның елавы, аның көчле рухлы булуы, догалар ирне үзгәртә. Фильмда болар барысы да бик күңелгә тия торган осталык белән башкарыла. Ир хәтта байлыкка алданып барганын да оныта, ир балага аны кире кайтарып бирә. Баласыз ир Ергалым Фарухны үзенә алыр кебек, хатыны Җолдыз да Рухны яратып калган иде. Әмма фильмдагы хәлләр без теләгәнчә генә тәмамланмады. Режиссерның җиткерәсе фикере болай да анык кебек.
Фильмның башыннан азагына кадәр ак бүре баланы озатып йөри. Уйгурларда бүре саклаучы хайван, татем буларак тәкъдим ителә. Монда да әллә нинди хәлләрдә дә аның көчле рухы алга барырга өнди, ул туктап калмый. Режиссер әйтүенчә, ул Фарух образы аша уйгыр халкының да аянычлы язмышын төшерергә тырышкан. Уйгырларның бер өлеше күчеп китәргә, качырга мәҗбүр була. Казахстанга да килеп урнаша алар. Фильмдагы балдак та 3 гасырлык, ул уйгур кенәзләренең берсенеке була. Шуңа карап, нәселнең чыгышын белгәннәр. Фильны төшерү идеясе дә режиссерга юлда барганда килә, ул анда үлемгә бәйле детальләргә игътибар итә.
–Мин үзем дә Алма-Атада тудым, үстем. Әти дә хәзер шунда яши. Мин үзем дә гел кайтып йөрим. Бервакыт укыту фильмын төшерү өчен шунда кайткач, Данияр исемле малай килеп чыкты. Аңарчы без инде фильмны төшергән идек. Ул кино төшерүләрен ишетеп килгән. Шунда аны күреп калдым. Аннан икенче фильм өчен акча тапканчы 2-3 узып китте, аннан Даниярны кабат табып алдым, – дип сөйли режиссер Михаил Плиско Рухны уйнаучы ир бала турында.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында тынычлык, дин, толерантлык, шулай ук гаилә, мәхәббәт, дуслык, тугрылык, хезмәт сөючәнлек кебек гомумкешелек кыйммәтләре идеяләрен сыйдырган эшләргә тәкъдим ителгән. XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, шулай ук «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта уза.
Фото: https://kazan-mfmk.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар