16+

Руслан Дәминов: "Соңгы тапкыр зур сәхнәдә 60 яшьлегемә оештырган юбилей концертымда җырладым"

Татарстанның атказанган артисты Руслан Дәминовның бүген туган көне! Мәртәбәле җырчыбызга 74 яшь тулды. Туган көне белән котлап шалтыратсам, аның бассейннан кайтып килеше! Гадәттәгечә, якташлар якынлыгын тоеп, шаярып сөйләштек.

Руслан Дәминов: "Соңгы тапкыр зур сәхнәдә 60 яшьлегемә оештырган юбилей концертымда җырладым"

Татарстанның атказанган артисты Руслан Дәминовның бүген туган көне! Мәртәбәле җырчыбызга 74 яшь тулды. Туган көне белән котлап шалтыратсам, аның бассейннан кайтып килеше! Гадәттәгечә, якташлар якынлыгын тоеп, шаярып сөйләштек.

— Саунада рәхәтләнеп җырладым (көлә)! Минем белән йөзәргә йөрүчеләр күнегеп беттеләр, килеп керүем була, җырла да җырла дип теңкәмә тияләр. Мин дә ялындырып тормыйм. Атнасына 3-4 тапкыр йөзәргә йөрим, көн дә барсаң да була, иренәм бит. Мусина урамында урнашкан бассейнга бер елга дип 13 000 тәңкәгә абонемент алып куйдым да, рәхәтләнәм! Башта 20 минутлап йөзәм әле, аннары саунага керәм. Менә шунда инде минем “сәхнә”. “Профессионалмы? Булса да булыр икән моның кадәр тавыш!” - диләр. Мин әйтәм, пенсионер! Тавыш өчен дә файдасы зур, йөзгәч, тын да иркенәя.

— Соңгы тапкыр сәхнәдә кайчан җырлаган идегез соң, Руслан абый?
— 60 яшьлегемә оештырган юбилей концертымда. 14 ел вакыт узып та киткән... Хәзер менә әкренләп кенә репетуарымны карый башладым. Яңа җырлар да өйрәнәм, искеләрен дә җайлап кына искә төшерәм, барлыйм. Бәлки 75 яшьлегемә туган якта булса да берәр концерт куярмын, юбилеемны якташлар белән билгеләп үтәрмен. Зур концертлар оештырырга хәзер куркыта да.

— Сез бит Тәтеш районының Олы Тархан авылы егете. Безне дә чакырыгыз, кайтабыз! 
— Яхшы! Туган якка сирәк кайтыла хәзер. Көз көне Светлана апам янына кайтып килгән идек. Быел аңа да 83 яшь тула, Аллаһы боерса. Бердән-бер туганым ул калды, бик яратам үзем. Светлана апа ялгыз, җизни бер ел элек вафат булды.

— Ял итәргә йөрисезме?
— Чит илләргә кызыкмыйм да, бармыйбыз да. Әле узган ел җәй көне Удмуртиядәге бер шифаханәгә ял итәргә бардык. Алабугадан ерак түгел. Матур инде табигате. Күле дә бар. Көймә алып, Рамиләне утырттым да, кереп киттек күл уртасына ишеп. Кара әле, мин әйтәм, Рамиләгә, Италия бит бу! Җырлап җибәрдем итальянча. Көймәдә йөрүчеләр дә туктадылар. Шунда берсе миңа каршы җырламасынмы?! Ул җырлый, мин кушылам, мин башлыйм, ул күтәреп ала. Яңгырап торды күл өсте. Безне кыланмышны мәдәният йорты мөдиренә дә җиткергәннәр. Эзләп тапты бит. Шаккаткан! “Концерт куегыз, әле...”, ди. “Юк, мин әйттем, ял итүчеләр белән җырлашып утырырга булса мин риза”, дигән идем, Рамилә белән барып керсәк, зал шыгрым! Бергәләп җырладык. Берсен дә җырлатмыйча калдырмадым. Ахырдан яныма килеп: “Сезгә күпме акча түлисе?” - диләр. “Мин гомере буе җырлап яшим, ял итәргә килдем, акча эшләргә түгел”, дидем.

— Мәчеткә йөри башлаган идегез, Руслан абый. Намазга басмадыгызмы әле?
— Җомга намазына йөрим. “Болгар” мәчетендә Илдус хәзрәт Фәизнең вәгазьләрен дә яратып тыңлыйм. Ә менә көненә биш вакыт намаз укырга өлгереп җитмәде әле күңелем. Иң мөһиме – исән булыйк, Аллаһы насыйп итсен, дим.

— Туган көн мәҗлесенә кемнәр килә соң бүген?
— Көне буе телефон тынып тормый. Шалтыраталар, котлыйлар, рәхмәт. Түгәрәк сан түгел бит, шуңа зурдан купмадык.

— Рамилә апа нәрсә бүләк итте соң?
— Берни дә. Безнең алай бүләк бирешүләргә бөтенләй ис китми. Кирәк әйбер дип тә санамыйбыз. Кич балалар сугылыр инде. Рамилә кичә үк төне буе аш бүлмәсендә кайнашты. Әле оныклар да чирләштергәләп тора. Мик бик бәхетле бабай бит, 5 оныгым бар. Өчесе Наилә кызым белән Илнур кияүнеке – Әмир, Кәрим, Азамат. Төпчегенә бер яшь кенә. Әмир хәрби хезмәттә, Кәрим көллияттә укый. Айрат улым белән Валентина киленемнекеләр – Азат белән Архан. Азатка утыздан артык, яше бар, ә менә төпчеге бишенче сыйныфта укый. 

— Оныкларыгызда музыкага сәләт бармы?
— Юк бит. Миннән берсенә дә күчмәгән. Генрих исемле абыем бар иде, ул да данлыклы җырчы. Аның Марат исемле улының баласы җырлый. Шөкер, дип куанып кына торам. Музыка мәктәбендә дә укый, җырдан уңышлары да байтак. Сәхнәгә чыгып, җырчылык династиясебезне дәвам итә алса, бик әйбәт булыр иде.
— Амин! Насыйп булсын, Руслан абый. Иң мөһиме, исән булыйк. Саулыктан киселмик!

Фото: https://kazan-opera.ru/

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading