16+

Сабан туена бүләк җыю: "Әнинең васияте үтәлде..."

Казан урамнарыннан җигүле атлар узды. Башкалабыз Сабан туена бүләкләр җыелды. Быел атлар 4 урам буенча узды: Каюм Насыйри урамы (Иске татар бистәсе), Пушкин урамы (Опера һәм балет театры), Кремль һәм Бауман урамы (Кремльдә Татарстан Рәисе резиденциясе), Петербург урамы ("Туган авылым").  Бәйрәм ишекләре һәр кунак өчен дә ачык булды. 

Сабан туена бүләк җыю: "Әнинең васияте үтәлде..."

Казан урамнарыннан җигүле атлар узды. Башкалабыз Сабан туена бүләкләр җыелды. Быел атлар 4 урам буенча узды: Каюм Насыйри урамы (Иске татар бистәсе), Пушкин урамы (Опера һәм балет театры), Кремль һәм Бауман урамы (Кремльдә Татарстан Рәисе резиденциясе), Петербург урамы ("Туган авылым").  Бәйрәм ишекләре һәр кунак өчен дә ачык булды. 

– Сабан туе бәйрәме Казан күләмендә дә киң колач алды. Беренче тапкыр башкала эчендә бүләк җыюда катнашам. Авылда кечкенәрәк чакта бу йола истә калды: атларны бизәп, сөлгеләр, бүләкләр чыгару. Әлбәттә, бүләк җыю башында өлкәннәр торырга тиеш. Балалар абый-апаларына ияреп, өйрәнсеннәр.  Иске татар бистәсенә килгәч, үткәннәрне искә алып хисләнеп тордык. Бу тарихи урамнарда күпме ат эзләре, танылган шәхесләр эзләре калган, – диде танылган театр артисты Фәнис Кәлимуллин. 

Казан Сабан туе өчен Венера Зәләлиева авылга кайтып, сандыктан сөлге  табып алып килгән.
– Кайсы Сабан туйны күбрәк яратасыз? 
– Казан Сабан туен ныграк яратам. Уеннар күбрәк, бөтенесенә ничек җитешим дип чабам. Концертны телевизордан да карап була. Әллә Сабан туе җирендә көй уйнамаган урыннар бармы? Капчык киеп йөгерәм, токмач та кисәм, су да ташыйм. Бу бәйрәм елга бер генә килә бит. Тәмен белеп калырга кирәк, - ди ул. 

Иске татар бистәсендә урнашкан кафе һәм башка сәүдә нокталары үз бүләкләрен тапшырды. 
– Без бу бәйрәмнән читтә кала алмыйбыз. Һәр елны катнашабыз. Татар яулыклары, ташламалар бүләк иттек, – диде Татар яулыгы үзәге җитәкчесе Елена Габдрахманова. 

"Быел бәйрәм тагын да зуррак масштабларда узачак", - дип вәгъдә иттеләр. Авылларда күркәм гадәт буларак башкарылган бу йоланы күргәч, барыбер чагыштыра башлыйсың. Районнарда бүләкне халык җыйса, шәһәрдә бу эшкә артистларны җәлеп итәләр. Гармун, ат, җырчылар, сөлге, бөтенесе бар төсле. Тик халык кына оялып торды.

Телефоннарны алып фото,  видеога төшерделәр. Әле бер өлкән яшьтәге ханымннан шелтә дә ишеттем: кадрны бозганмын икән. 

Бөтен кешене бер калыпка тигезләү дә дөрес булмас. Мәсәлән, Флүрә ханым бәйрәмгә әнисенең васыятен үтәргә чыккан. Ул аңа: "Минем вафатымнан соң, сөлгене Сабан туена бүләк итеп бирерсең", – дигән. " Әнинең рухы шатлангандыр дип ышанам, бик ярата иде бу бәйрәмне", – диде Флүрә ханым. 

Казан технология һәм дизайн көллиятен тәмамлаган кызларыга  да бәхет елмайды. Кулга диплом тотып,  Сабан туена бүләк җыючылар белән биеделәр. 

Җигүле атлар Камал театры кырыенда очрашты. Анда театр артистлары "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек күрсәтте. Бу спектакльдә кулланылган зәңгәр шәлне Әсхәт  Хисмәт колгага элеп куйды. 

Зур бәйрәмнәр ясый беләбез. Хәзер зурлык белән түгел, сыйфат белән мактанырга кирәктер. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading